– Илкүләм проектларны тормышка ашыру җиңел түгел. Юл, торак-коммуналь хуҗалык һәм башка мәсьәләләрне төбәк белгечләре ярдәмендә генә хәл итеп була, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Иннополиста узган Идел буе федераль округында закон чыгаручылар ассоциациясе утырышында.
Очрашуда илкүләм проектларны тормышка ашыру, яңа технологияләр кертү, кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләрен закон нигезендә көйләү турында сөйләштеләр. Татарстанда барлыгы 12 илкүләм проект эшли. Президент белдергәнчә, барлык юнәлешләр буенча да җитди эш алып барыла. Алар төбәкне үстерү, халыкның яшәү шартларын яхшыртуны күздә тота. Нәтиҗәле эшләү өчен норматив-хокукый актлар да зур роль уйный, кайбер чакта аларны кыскарту, оптимальләштерү кирәк. Ассоциациянең эшчәнлеге исә парламентлар арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту, яңа хокукый механизмнар эшләү, закон чыгару буенча тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим.
– Тормыш бер урында гына тукталып тормый, бер технологиягә алмашка икенчесе килә. Яңа пәйда булган объектларны норматив-хокукый яктан көйләү ихтыяҗы туа. Тәҗрибә уртаклашу бары тик файдага гына булыр, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында инновацион технологияләр турында сөйләде. “Республика “Санлы икътисад” илкүләм проектын тормышка ашыруда зур хезмәт куя. Республикадагы инновацион структураның тотрыклылыгын сакларга махсус икътисади зона, техник, индустриаль мәйданчыклар, IT-парк һәм башкалар ярдәм итә. Нефть табу һәм аны эшкәртү, машина төзелеше юнәлешләрендә дә заманча технологияләр кулланабыз, – диде парламент башлыгы. – Илкүләм проектларны яхшы белгечләрдән башка булдыру мөмкин түгел. Иннополиста кадрлар әзерләү буенча көч тупланачак. Без Идел буе федеарль округы төбәкләре өчен мастер-класс күрсәтергә әзер. Алга таба актуаль мәсьәләләрне хәл итүнең яңа юлларын эзләп, аны тәкъдим итәчәкбез.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белдергәнчә, һәр төбәктә, һәр районда проектның нәтиҗәсе күренергә тиеш. Аларны халык, җәмәгатьчелек, бизнес һәм фән берлекләренең фикерен исәпкә алып, ачык итеп алып бару таләп ителә.
– Бу эштә җирле түрәләргә зур җаваплылык йөкләнә. Беренче чиратта, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, тиешсез урыннарда булдырылган чүплекләрне бетерү, халыкны тузган тораклардан чыгару, әйләнә-тирәне уңайлы итү… Һичшиксез, башка юнәлешләр дә мөһим. Төп бурыч – халыкның яшәү шартларын яхшырту, – диде Игорь Комаров.
– Илкүләм проектлар турында халыкка гел сөйләп, аңлатып торырга кирәк. Сораштыру нәтиҗәләре буенча халыкның нибары 57 проценты гына – сәламәтлек, 56 проценты – юл куркынычсызлыгы, 51 проценты мәгариф турындагы проектлар турында ишеткәне бар, – ди Россия Президентының Идел буе федераль округында тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков. Димәк, яртысы белми. Бу уңайдан, Самара губернасы Думасы спикеры Геннадий Котельников: “Илкүләм проектлар турында халыкка аңлатмыйча, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Безнең вузларда 100 меңнән артык студент белем ала. Аларны бу эшкә җәлеп итеп булыр иде”, – дигән тәкъдим җиткерде.
Сүз уңаеннан. Ассоциация 2002 елның 14 маенда дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда бердәм хокукый нигез булдыру, төбәкләрдә закон эшчәнлеген координацияләүне җайга салу максаты белән оешкан.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat