Дини гаиләләрнең тормышы башкаларныкыннан кыенрактыр, аларга аралашу урыннары да әллә ни күп түгел кебек. Үз эшләрен ачарга уйласалар, өстәмә мәшәкатьләр туа, чөнки мөселманга процентлы кредит алу шәригать буенча тыела. Кыскасы, күңелсез мохит… Менә шулай беркатлырак фикер йөртелгән. Башкортстанның Дәүләкән районында яшәүче Лилия һәм Рөстәм Бакаевлар белән танышу әлеге уйларны, шикне тулысынча юкка чыгарды.
Алар Казандагы Россия Ислам институтының читтән торып уку бүлегендә белем ала. Лилия моңа кадәр көллияттә хисапчы һөнәрен үзләштергән, югары белеме дә бар. Рөстәм Әлмәттәге мәдрәсәне тәмамлаган. Әти-әниләре димләп, яшьли кавышканнар. Гаилә стажы – 10 ел. Әминә исемле кыз, Камил исемле ул үстерәләр. Үз эшләрен башлап җибәргәннәр. Бер карасаң, гадәти гаилә һәм гадәти тормыш. Мин монда бәхетле дини гаилә һәм бәхетле тормыш дип тә өстәр идем. Без бүген япь-яшь ир белән хатыннан бәхетле булу серләрен өйрәндек.
– Балаларны калдырып, икәүләшеп, башка шәһәргә укырга чыгып китү җиңел түгелдер?
– Лилия: Без булмаганда, балаларны әби-бабайлары карый, алар өчен күңел тыныч. Балаларга дини белем бирәсе килә. Гыйлем мирас шикелле буыннан буынга күчәргә тиеш. Дин дигәндә, тарихны да күз уңында тотам. Ирем белән киңәшеп, икәүләп укырга кердек.
– Димәк, имтиханнар күбәеп киткән. Тормыш болай да гел сынаулардан тора. Бирешмәс өчен, алдан ук махсус догалар укыйсызмы?
– Рөстәм: Имтиханнар вакытында гына түгел, барлык мөселман биш вакыт намаз укыган саен дога кыла. Аллаһы Тәгалә безгә файдалы гыйлем бирсен, яхшы гамәлләрне кабул итсен һәм авырулардан шифаландырсын дип, дога укып, кулларыбызны күтәреп сорыйбыз. Намазлы һәм догалы булу яшәү рәвешебезгә әйләнгән.
– Гыйбадәттән тыш, гамәл кылмыйча да булмый, ничек өлгерәсез?
– Р: Гамәл кылу – пәйгамбәрләрдән калган гадәт, аларның барысы да эшләгән. Мөхәммәд пәйгамбәр көтү көткән, сәүдә иткән, Нух пәйгамбәр балта остасы булган. Кеше акчаны эшләп табарга һәм әрәм-шәрәм итмәскә тиеш, чөнки зәкят бирәсе дә бар. Коръәннең күп аятьләрдә, намаз укыгыз һәм зәкят бирегез, дип язылган. Зәкят чыгарып, мохтаҗларга, ятимнәргә булышасың. Дин безне ялкау булмаска, үз көнеңне үзең күрергә чакыра. Син дөньялыкны кайгыртырга, ахирәтне дә истән чыгармаска тиеш.
– Гаиләдә аңлашылмаучылык булганда кайсыгыз юл куя?
– Л: Бездә бөтен нәрсә җиңел генә хәл ителә. Мин Рөстәмне бер күрүдә үземнең кеше икәнен аңладым. Максатлар, омтылышлар бер үк төрле. Әти-әниләр безне таныштырганда, миңа – 18, аңа 20 яшь иде. Бер айдан никах укыттык. Ун ел бергә яшибез, бер дә үкенмибез. Әти-әни мине, ата-ананы тыңлаган бала бәхетле була, дип үстерде. Аларның сүзеннән чыкмадым һәм Аллаһы Тәгалә бик әйбәт ир җибәрде. Безнең гаиләдә – хөрмәт, чисталык-пакьлек, шуңа күрә бәрәкәт тә бар. Балаларыбыз исән-сау, әтиләре һәр яктан үрнәк: динле дә, эшли дә, спорт белән дә шөгыльләнә.
– Р: Бәхәсләр була, тик алар озак дәвам итми. Кайбер ирләрнең бәласе – үзенчә генә эшләү. Үз фикереңне әйтергә, ләкин хатынны да тыңларга, уртак фикергә килергә кирәк. Без бит дошманнар түгел, дилбегәне төрлебез төрле якка тартмый. Балаларыбыз да сәләтле: Әминәбез, бакчага йөргәндә үк, төрле ярышларда катнашып, республика буенча җиңү яулый иде. Хәзер мәктәптә “бишле”гә генә укый, биш яшьлек улыбыз футболга тартыла. Узган ел “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” дигән республика бәйгесендә гаилә белән катнашып, җиңеп чыктык. Мөселман гаиләсе дә башкалардан калышмый. Чакырган җиргә бармыйча калмыйбыз, сәяхәт тә итәбез. Баланы кечкенәдән спортка тарту анда җиңү сәләтен арттыра. Миңа хаҗга барырга да насыйп булды.
– Хаҗ сәфәре үзгәрттеме?
– Хис-кичерешләрне әйтеп аңлата торган түгел. Шундый атмосферага эләгәсең: анда барлык кеше – мөселман. Ул бик нык тәэсир итә, бөтенләй башка кеше булып кайтасың.
– Күптән түгел ураза тәмамланды. Рамазан аенда күп кеше хәрамнан тыела, тәүбә итә, ә ураза беткәч, элеккечә яши башлый…
– Р: Уразаның кыйммәте – изге гамәлләр кылып, тыелганнан тыелу, ач тору гына түгел. Син аннан соң да үзгәрмәскә, камиллеккә омтылырга тиеш. Пәйгамбәребезнең сәхабәләре Рамазаннан соң ярты ел, Аллаһы Тәгалә уразаны кабул итсен иде, дип дога кылган. Икенче ярты елда чираттагы рамазанны күрсәк иде, дип сораганнар. Аллаһы Тәгалә шул айда җиргә Коръән иңдергән.
– Л: Ураза кешенең тормышын авырайтмый. Быел безнең үсентеләр сату чорына туры килде. Иртәдән кичкә кадәр гел эштә булсак та, уразаны калдырмадык.
– Кешегә киңәш бирергә яратасызмы, тәнкыйтьләүгә ничек карыйсыз?
– Р: Киңәш тә бирмим, тәнкыйтьләмим дә. Әйтергә мөмкин, ләкин кешене мәҗбүр итә алмыйсың. Аллаһы Тәгалә сайлау юлы биргән. Диндә мәҗбүр итү юк. Үгет-нәсихәт бирү – имамнар эше.
– Сездә имам булу теләге юкмы?
– Р: Имамнарны хөрмәт итәбез, мәчетләргә булышабыз, тик мин үземне башка өлкәдә күрәм. Бөтен кеше дә имам була алмый, мөселман докторлар, эшкуарлар, башка өлкәдә эшләүчеләр дә кирәк. Әлбәттә, алган гыйлемне кулланачакбыз. Хәдистә, үзеңне һәм үзеңнең гаиләңне беренче чиратта тәрбиялә, диелгән. Минем өчен төп юнәлеш – питомникны ел дәвамында эшләтү. Үз эшебезне ачканда да, хәләлне сайладык, процентлы кредитлар да алмадык. Аллаһы Тәгалә юлын күрсәтте. Баштарак әти-әниләр булышты, хәзер үзебез тырышабыз. Максатыбыз – акча эшләү генә түгел, ә яраткан шөгыльне башкару. Җирдә, туфракта нәрсәдер үстерим дисәң, аны яратырга кирәк. Бу – минем эш. Төнлә торып та, теплицадагы үсентеләрне сыйпап, алар белән сөйләшеп йөрим.
– Л: Балаларга дини китаплар укыйбыз, бәйрәмнәрдә бүләкләр ясыйбыз. Безнең өчен иң зур бәйрәм – ураза һәм корбан гаетләре. Әминә белән Камил мөселман гаиләләрендәге балалар белән аралаша. Дуслар да, туганнар да күп. Өйдә тынычлык саклыйбыз, тавыш күтәрмибез. Ата-анасы кычкырышканда, бала үзен гаепле саный. Бала тату, наз, ярату булган гаиләдә генә бәхетле. Россия Ислам институтын тәмамлагач, балаларга дин сабагы бирергә, түгәрәкләр оештырырга телим.
Фәния Арсланова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat