Бүген “Тукай Юлы – Путь Тукая” туристлык машруты ачылды. Бу – җәяүле сәфәр. Юлга җәяү дә, атка атланып, велосипедка утырып та чыгарга мөмкин. Бу чын мәгънәсендә халык проекты һәм ул Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнарын колачлаячак.
Тукай эзләре буйлап нәрсә күрсәтергә җыеналар дисезме? Оештыручылар әйтүенчә, барасы авылларда кечкенә Апуш яки бөек Тукай йөрмәгән дә булырга мөмкин. Проект республикабызда, илебездә һәм чит төбәкләрдә яшәүче татарларны ялга җәлеп итү, татар телен, көнкүрешне, гореф-гадәтләрне саклап калу, авылларда тарих һәм һәйкәлләрне торгызуны күздә тота. Кыскасы, “Тукай юлы” дигән яңа мәдәни-туристик бренд булдырмакчылар.
Моңа кадәр дә теләгән кешеләрнең Казан артына, ягъни Тукайга таба җәяүләп барып караганы булган. Берәүләр кышкы бураннарга, икенчеләр җәйге челләгә карамыйча… “Тукай юлы”ннан Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, проектны оештыру комитеты рәисе Римма Ратникова да үтте. Бу сәфәр проектның беренче этабы булачак. Сәяхәт итәргә теләүчеләрне 21 чакрым юл көтә.
– “Тукай юлы” гореф-гадәтләрне, тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау буенча авылга яңа сулыш өрәчәк. Әлегә, татар авылы шәп, анда бар да яхшы, дип әйтә алмыйбыз. Татар авылымы ул, урысныкымы – ярдәмгә мохтаҗ. Россиядә “Авылны үстерү” программасы эшләнә. Проект ярдәмендә авылда эшлекле активлык үсеш алачак, – диде Римма Ратникова әлеге проектка багышланган матбугат очрашуында.
Проект Татарстан Велосипедчылары берлеге рәисе Илдус Янышев тәкъдиме белән оештырылган. Әлеге фикер анда дөнья тирәли сәяхәт иткәндә туган.
– 13 ил буена сәяхәттә йөргәндә, Испания, Польша, Балтыйк илләрендә велосипедта, җәяүләп ял итү төренең үсеш алуына игътибар иттем. Испаниянең төньягында изге Иаков юлы буенча сәяхәт итүчеләргә гаҗәпләндем. Яшь яки карт булуына, физик мөмкинлекләренә карамыйча, төрле милләт кешеләре анда йөзләгән чакрым юл үтәргә килә. Россиядә мондый нәрсә юк. Шул вакытта, нигә Татарстанда сәяхәт кылуның шундый формасын оештырмаска, дигән фикер туды. Арчада әнием туган, анда велосипед белән кайтканым булды, – ди милләттәшебез. – “Тукай юлы” авыл белән шәһәрне берләштерүче гуманитар проект булачак. Дуслыктан куркырга кирәкми. Кеше бер-берсенә ярдәм иткәндә, үзен бәхетлерәк хис итәчәк. Проектның максаты – туризмны үстереп, акча эшләү түгел, сәяхәт итү, аралашуның яңа төрен булдыру, сәламәт яшәргә чакыру.
Аның әйтүенчә, туган як туризмы белән кызыксынучылар сәяхәт вакытында экологиягә бәйле “авырткан урын”нарны да күрә алачак. Үзе дә Казансу елгасында байдаркада йөзгәндә, елгага фермадан чыгарып ташланган тирес, чүп өемнәренә тап булган. Бу хакта “Халык контроле”нә хәбәр иткән. “Шул рәвешле без мәдәниятне үстереп кенә калмыйча, экологияне дә яхшыртачакбыз”, – ди велоактивист.
Проектта катнашучыларга сәяхәтче паспорты да бирмәкчеләр. Дөрес, әлеге сәфәргә кагылышлы сораулар күп туачак. Беренче сәфәр аңлашыла, тик алдагылары ничек булыр, теләгән кешеләр бу юлны ничек табар? Авыл кешеләре көн дә килеп төшкән кунакларны якты йөз белән каршы алырмы?
– Проект әле башланып кына килә. Баштагы мәлдә авыл халкы сәяхәтчеләрне белеп бетермәскә дә мөмкин. Кунакларны кабул итәргә риза булган гаиләләр дә табылыр, анысы. Бәлкем, үзмәшгульләр кунак йорты, кафе төзер. Юлда төрле хәлләр булырга мөмкин. Шуңа күрә бер координатор билгеләячәкбез. Музей кешесеме ул, башкамы… Сәяхәт кылучылар, юлга чыкканда, алдан хәбәр итәргә тиеш булачак, – ди Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов.
Сәрия Мифтахова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat