Хәзинә тапсагыз, нишләр идегез? (сораштыру)

29 июнь көнне Россиядә Хәзинә һәм сер саклау көнен билгеләп үтәләр. Белгечләр фикеренчә, ирләр серне саклый белә. Ә менә хатын-кыз бигрәк түземсез икән. Иң чыдамнары да ике генә тәүлек сабыр итәргә мөмкин, ди. Сезнең хәзинәгә юлыкканыгыз бармы, тапсагыз, нишләр идегез?

Зәлия Мөшәрәпова, республика ветераннар советы хезмәткәре:
– Үз гомеремдә бер тапкыр сыңар алтын алка таптым. Башка берни очраганы юк. Акчага юлыгам, әмма алмыйм. Килешми ул миңа. Ирем дә 50 сум акча тапса, 500 сумын югалта. Тиз кергән әйбернең бәрәкәте булмый. Әмма, хәзинә тапсаммы, дип хыялланып алыр идем.

Илназ Минвәлиев, Та­тар­станның атказанган артисты:
– Байлык хакында һәр кеше үзенчә уйлый. Хәерче, акчалы булыр идем, дисә, авыру сәламәтләнер идем, дияр. Байларга инде ул хәзи­нәнең кирәге дә юктыр. Тапкан мал­ны нишләтү кешенең күңел халәтенә дә бәйле дип уйлыйм. Әмма мин бер­нигә дә кызыкмыйм. Гомер буе эш­ләп табарга өйрән­гәнмен. Авыл балалары шун­дый буладыр инде. Улларымны да хезмәт белән тәрбиялим. Әгәр дә инде берәр хәзинәгә юлыксам, бу хакта чит кешегә әйтеп тормас идем. Иң элек биш вакыт намаз укучы хатыным белән уртаклашам. Ул акыллы, төп­ле сүзен әйтә белә. Әмма байлык белән ерак китеп булмасын яхшы беләм. Тор­мы­шымның иң матур чагы. Гаи­ләм мине аң­лый, әти-әнием исән-сау, улларым егет булып җиттеләр. Ашарга ризык, кияргә кием бар. Дуслар җитәрлек. Менә шуны бернинди хәзинәгә дә алыштырып булмый.

Таһир Шакиров, Питрәч районы, Кибәк Иле мәчете имам-хатыйбы:
– Бу очракта нәрсә әй­тәсең инде: тапканга бик сөенмәскә, югалтканга бик көенмәскә кирәк. Чыгасы әй­бер барыбер чыгып китә ул. Кешеләрнең, әйбер тап­саң, як-ягыңа карап, өч тапкыр кычкырырга да, хуҗасы табылмаса, димәк, синеке, кесәңә тыгып куясың, дип сөй­ләшүен ишеткән бар. Алай гына түгел, дин буенча, аның иясен табып тапшыру мәслихәт яисә аны мохтаҗ­ларга бирәсең. Шулай булгач, хәзинә табу сиңа зур җа­ваплылык өсти. Хәзер төрле каналларда табылдыклар турында хәбәрләр урнаштырыла. Хәбәрләр арасында, кемдер миллионнар тапкан икән, дигәннәре дә очрый. Үземнең чит әйбер­ләргә бер дә юлыкканым юк, кызыкмыйм да. Барына канәгать булып яшибез.

Зилә Хассамова, сәнгать җитәкчесе:
– Үз гомеремдә бернинди хәзинә тапканым юк. Әгәр аңа юлыксам, барлык хәзи­нәне акчага әйләнде­реп, яман шеш белән авыру­чы балаларга бирер идем. Үземә берни дә кирәк түгел. Иң мөһиме, балалар гына авырмасын.

Альмира Галиуллина, ике авыру бала тәрбияләүче ялгыз әни:
– Ике авыру балам белән фатир арендалап яшим. Әле менә шушы сорауны бир­гәндә кызым да янымда иде. Икебезнең дә фикерләребез бер булды. Безгә фатир да, башкасы да ул дәрәҗәдә мөһим түгел. Хәзинә тапсам, Эмиль улымны (ул тумыштан ДЦП белән авырый) чит илдәге иң көчле клиникага алып барып, аякка бастырыр өчен, табиблар кулына тапшырыр идем. Ул савыкса, безнең өчен иң зур бәхет шул булыр иде.

Рәшит Исмәгыйлов, эшмәкәр:
– Безнең нәсел мондый нәрсәдән курка. Бабаебыз бак­часыннан алтын табып ала. Бик зур суммада була ул. Әмма, алтын тапсаң, бә­хет­сезлек килә, диюләре туры килә. Башта аларның йортлары янып бетә. Аннары бер-бер артлы ике балалары йөреп торган җи­рен­нән үлә. Әбием, аптырап, кү­рә­зәчегә дә бара. Сукыр багучы бөтен бәланең алтыннан икәнен әйтә. Шуннан соң алар аны кайдадыр кү­мәләр. Әби бакчада икәнен әйткән иде. Башка туганнар куркудан эзләми­ләр дә. Ә мин, кызыксынып, узган ел металл эз­ләгеч белән бакчаны әй­лә­неп чыктым. Тик бер­ни тапмадым.


Фикер өстәү