Республика хуҗалыкларында булган 577800 баш терлекне ел дәвамында тиешенчә тукландыру өчен, 1 миллион 800 мең тонна, ягъни бер башка 30 центнердан да ким булмаган күләмдә терлек азыгы әзерләү кирәк. Әлегә бу күрсәткеч нибары 8 центнер гына тәшкил итә.
Югыйсә табигать шартларыннан зарланырлык та түгел кебек. Байтак хуҗалыкларда күпьеллыкларның уңышы башка еллардагыдан ким булмады. Кояшлы көннәр дә үләннәрне үз вакытында җыеп алырга мөмкинлек бирде. Әмма, әлеге дә баягы, бүген эшлисе эшләрне иртәгәгә калдыру, эш барышында матди кызыксындыру чараларын җитәрлек кулланмау, булган кадәр техникадан тиешенчә файдалануны оештыра алмау үзенекен итте. Кайбер хуҗалыклар күпьеллыкның беренче уңышын җыеп алуны 20 июньгә тәмамлау урынына, бу эшне яңа башлап җибәрде. Әтнә районында бер баш терлеккә инде 25 центнер терлек азыгы әзерләнгәндә, Менделеевск, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Югары Ослан һәм башка кайбер район хуҗалыкларында әлегә бу күрсәткеч нибары 4 – 6 центнер тәшкил итә.
Эшне тиешенчә оештыра алган хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү бер минутка да тукталып тормый. Андыйларга әледән-әле явып узган яңгырлар да комачау итми. Әтнә, Зәй һәм Тәтеш районы хуҗалыклары күпьеллыкларны нәкъ фән кушканча – үләннәр аксымга бай вакытта әзерләп кала алды. Бу исә – кыш дәвамында сыерларның сөте кимемәячәк, димәк, терлекчелектән керем дә күбрәк булачак, дигән сүз.
Тагын бер күрсәткеч – 100 гектар сөрү җиренә ничә баш терлек асрау да хуҗалыкларның нәтиҗәле эшләвенә уңай тәэсир итә. Чагыштырмача кечкенә генә Әтнә районында 18900 баш терлек бар. Ә аңардан берничә тапкыр зуррак районнарда, әйтик Бөгелмә хуҗалыкларында бу күрсәткеч 6 тапкыр кимрәк! Билгеле, нибары 3800 баш терлеккә азык әзерләү җиңелгәрәк туры киләдер. Әмма хуҗалыкларның ел әйләнәсендә төп кеременең терлекчелектән икәнлеген дә онытырга ярамый.
Югары Ослан районы хуҗалыкларында эшләрнең ни өчен эленке-салынкы баруының төп сәбәбе дә – терлекчелеккә тиешле игътибар булмау. Югыйсә 100 гектар сөрү җиренә нибары 14 баш терлек туры килүче район хуҗалыкларына терлекнең баш санын икеләтә-өчләтә арттырырга барлык мөмкинлекләр бар. Шул исәптән, кырдагы печәнне вакытында җыеп алу өчен дә әллә ни күп кирәкми. Керделе-чыктылы инвесторларның буш вәгъдәләренә кул селтәп, терлекчелек дилбегәсен үз кулларына алсалар, күпкә отышлырак булыр иде, диюем. Әлмәт, Минзәлә, Менделеевск районы хуҗалыклары да терлек азыгы әзерләүне төрле сәбәпләр белән тартып-сузып килә.
Узган елда бер баш терлеккә 35 центнердан артык азык әзерләгән хуҗалыкның язга таба тирә-күрше хуҗалыклардан сенаж ташуын белеп гаҗәпкә калган идем. Соңыннан аңлаттылар. Техника җитешмәү сәбәпле, сенажны җитәрлек дәрәҗәдә тыгызлый алмаганнар. Җитмәсә, сенаж базын да әштер-өштер генә томалаганнар. Нәтиҗәдә, терлек азыгы әчеп, сыйфатын югалткан. Өстәвенә яңгыр астындагы печәннәре дә күгәргән булып чыкты. Мондый азык белән мул сөт алу түгел, терлекне теге дөньяга озатырга гына кала шул инде. Нәтиҗәдә, никадәрле кешенең хезмәте әрәмгә китеп, хуҗалыкка шактый күләмдә өстәмә чыгымнарга барырга туры килә. Терлекчелектә табышлы эшләр өчен, һәр нәрсәне алдан кайгыртырга кирәк шул. Башкача булганда, язгы якта печән, сенаж һәм башка төр терлек азыгы сорап, күрше хуҗалыклардан хәер эстәргә калуың да бар.
Камил Сәгъдәтшин
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat