Юлда йөргәндә, кем белән генә очрашып сөйләшә башлама, сүз авыллардагы төрле проблемаларга барып тоташа.
– “Ватаным Татарстан”да Буа районы шәхси хуҗалыкларыннан сөтне иң түбән бәядән җыюлары турында язган идегез. Җитәкчеләр, бу мәсьәлә ныклы күзәтү астына алыначак, дип тә ышандырды. Район газетасында, сөтнең килограммы 19 сумнан да кимемәячәк, дип яздылар. Вәгъдә – иман диелсә дә, бәяләр түбән, – диде шушы районның бер хуҗалыгында яшәп ятучы агай.
Шәхси хуҗалыкларда җитештерелә торган сөт бәяләренең гадел булмавыннан зарланып шалтыратулар элегрәк тә булгалады. Кайбер авылларда ул 16 сумга калган. Кибет киштәсендәге бер шешә судан да арзанрак бит бу! Бәясе ун ел инде шәхси хуҗалыклар файдасына үзгәрмәгәндә, авыл кешесен сыер асрарга ничек өндисе? Җитмәсә, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр дәвам иткән эш-мәшәкатьләрнең чыгымы артканнан-арта торганда.
Әгерҗе, Аксубай, Яңа Чишмә, Мөслим һәм кайбер башка район авылларында сыер асраучылар белән аралашканда, сөт бәяләренең кими баруы турында хәвефле хәбәрләр расланды.
Иң элек Буа районы авыллары белән элемтәгә кердек. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган рәсми мәгълүматлар буенча, 70 савым сыеры булган Адав-Толымбай авылында соңгы вакытта хәл шактый катлауланган. Җирле үзидарә җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов әйтүенчә, бүген 30 хуҗалыкта нибары 58 сыер калган! Ярты ел эчендә шәхси хуҗалыкларда 12 савым сыеры юкка чыккан.
– Чыгымнар арта бит. Олы яшьтәгеләргә сыер асрау кыенлаша. Бер кибән печән бәясе – ике тапкыр, фураж хакы 70-80 процентка артты. Ә сөт бәясе 6-7 ел элек ничек булса, һаман шулай кала. Барлык чыгымнарны исәпләгәндә, бер литр сөтнең үзкыйммәте 25 сумнан ким түгел. Бүген аны 18 сумнан алалар. Сыер асрауның чыгымы керемнән шактый күбрәк, – ди җирлек башлыгы.
Сөт бәяләренә килгәндә, җитәкчеләрнең район газетасында, сөтнең килограммы 19 сумнан да кимемәячәк, диюләре чынга ашып җитмәгән икән шул. Иң күп сыер асраучы Боерган авылында да исәп-хисапны (сөт җыючы – Сергей Мягуков) 18 сумнан ясыйлар. Иске Тинчәле (Фәнис Азизов), Түбән Наратбаш, Черкен һәм Килдураз (Фәнис Гадиев) һәм башка кайбер авылларда да сөт бәясен гадел түгел дип саныйлар.
Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Гөлүсә Садыйкова әйтүенчә, сөт бәясе төрле авылларда төрлечә. “Кайчагында янәшә генә хуҗалыкларда да ул берничә сумга аерыла. Дистәдән артык авылның шәхси хуҗалыкларыннан сөт җыючы “Восток” оешмасы (җитәкчесе – Марсель Сабиров) югары сыйфатлы сөт өчен нибары 16 сум түли. Нурлат районына Самара өлкәсеннән килеп сөт җыючылар артыграк бәядән исәп-хисап ясый”, – ди Гөлүсә Гәрәй кызы. Сәбәбе – Самара өлкәсендә сөт җыючыларга берничә сум субсидия түләнә икән.
Шәхси хуҗалыкларга бездә дә дәүләт ярдәме бар анысы. Сыер асраучыларга субсидия дә бирелә. Әмма сөт бәяләре әледән-әле түбән тәгәрәгәндә, авылда сыер асрауның файдасы калмый. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелә торган сөтнең узган ел белән чагыштырганда 6900 тоннага кимүенең төп сәбәбе дә шуңа барып тоташа.
Сөт бәяләрен тотрыклы итәр өчен, югарыда исемнәре телгә алынган район җитәкчеләре берни эшләми, дип әйтү дөрес булмас иде. Чирмешән районы җитәкчесе Фердинанд Дәүләтшин кебек иртә таңнан эшен шәхси хуҗалыклардагы хәлне белешүдән башлап, хезмәт көнен шуның белән тәмамлаучылар да бар. Нәтиҗәсе күз алдында: узган ел шәхси хуҗалыклар 3815 тонна сөт сатып, 77 миллион сум керем алган! Туймәт авылында яшәп, елына 50 тоннадан артык сөт сатучы Мидхәт Кәримов әйтүенчә, тиешле бәя булганда, авылда сыер асрауның файдасы бик зур.
Мондый нәтиҗәләргә ирешү урындагы җитәкчеләргә дә бәйле. Сөткә бәя булмаса, сыер асрауның мәгънәсе кими, ә сыерсыз калган авылның киләчәге юк. Һәрхәлдә, кибет киштәсендәге сөтнең 900 граммлы пакеты 60–70 сум торганда, каймактай сөтеңә үзкыйммәтеннән күпкә түбән хак түләү ул – авылның тамырына балта чабу.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, тотрыклы эшләр өчен дәүләт тарафыннан гарантияләнгән махсус закон кирәк. Башкача, шәхси хуҗалыклар җитештергән продукциядән алынган керемнең күп өлеше арадашчыларга, эшкәртүчеләргә һәм сатучыларга булачак. Мәгълүм әкияттәге кебек, шалканы үзеңә булмагач, сабагыннан ни файда?
Камил Сәгъдәтшин
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat