Мәктәптә укыганда, география картасының кызылга буялган, зур хәрефләр белән СССР дип язылган өлешенә карап, мин чиксез сөенә идем. Ничек сөенмәскә: безнең илдән дә зур ил юк икән бит. Сабыйлыктан чыккач та, хәтсез шатланып йөрдем әле. Горурланмый кара, зурлык ул – көчлелек билгесе дә бит…
Бу атнада Казанда тыйнак кына Алтын Урда юбилее билгеләп үтелде. Кешелек тарихында иң зур дәүләт – Чыңгыз хан империясенең 1269 еллар тирәсендә мөстәкыйльлеккә ирешкән зур өлеше, ике ярым гасыр яшәп, урысларны дәүләт төзергә өйрәткән, милләтебез тамырларына тоташкан Жучи Олысы яралуга – 750 ел. Юбилей җәһәтеннән кайбер сораулар да туа: урыс дәүләтенә Чынгыз хан варисларыннан дәүләтчелек нигезләре белән бергә яулап алуларга хирыслык, сугышчан рух, зурлыкка, масштабка омтылу да йогып калмады микән? Ихтимал, йоккан гына түгел, күпмедер сакланып та калгандыр ул…
Тик бүгенге чорда территориаль зурлыкның масаер сәбәп түгеллеген, киресенчә, проблемалы икәнен аңлар өчен, акыл иясе булу кирәкми. Горурлану өчен, гел башка күрсәткечләр мөһим. Ул халыкның тормыш дәрәҗәсе, сыйфаты гына да түгел. Икътисадны бераз аңлаган кеше, территориаль зурлык дигәндә, шунда ук шәһәрләр, торак пунктлар арасы ераклыгын, шул сәбәпле юллар, коммуникацияләрнең артык кыйммәткә төшүен, үзләштерелмәгән җирләрне, аларны үзләштерим дигәндә, күп миллиардлар түгү мәслихәтен, өстәвенә илнең күпчелек өлеше салкын климатик зонада урнашу аркасында, энергетика чыгымнарының чамасызлыгын һәм башкаларны билгеләр иде. Барысын да исәпләсәң, Россия очрагында гына түгел, гомумән алганда да, территориаль зурлык ил үсешенә комачау, аның аягына тагылган шактый олы гер булып чыга. Әмма бу хәлләр әле – мәсьәләнең бер ягы гына.
Медальнең икенче ягы да бар. Анысы исә четереклерәк, чөнки ул безнең аңга барып тоташа. Чамасыз зурлык – үзебез аны гел генә игътибар үзәгендә тотмасак та, гражданнарның билгеле бер өлешендә, җитәкчелектә империя синдромы саклану, гади халыкка шактый кыйммәткә төшүче империя рецидивлары туып тору сәбәпчесе дә. Чөнки империя ул – мин-минлеккә, бөеклеккә, башкалардан өстенлеккә дәгъва, эчке сәясәттә дәүләт мәнфәгатьләренең кеше мәнфәгатьләреннән өстен торуы, биләмәләр киңәюгә, экспансиягә даими ихтыяҗ. Империя һәм ызгышлар – синонимнар, дип әйтү дә арттыру түгел: субъектлар төрлелеге, халыклар, милләтләр күплеге (аны гетерогенлык дип тә атыйлар), аларның тормышны үз дигәнчә кору теләге аркасында, дәүләт азчылыкларны басымчакламыйча яши алмый.
Империя өчен кечерәю – зур югалту. СССР таркалгач, ил территориясе 22 млн кв километрдан 17гә калды. Россия әле дә дөньяның иң зур иле булуга карамастан, ул 5 млн кв километрның читкә китүен күпләр фаҗига буларак кабул итте. Союз таркалуны ил җитәкчелеге дә, ХХ гасырның иң зур гарасаты, дип бәяләде. Тик тарихи процессларны тыеп булмый. Киткән җирләр өчен хафалану ул – медицина теле белән әйткәндә, фантом сызланулары. Россиядә ул сызлану көчле.
Дөнья көткәндә, җыйнаклык күпкә отышлы. Без кайчакларда Татарстан янәшәсендәге күрше төбәкләргә, бигрәк тә аларның безнең белән чиктәш районнарына, анда яшәгән татарлар санына карап, республика төзегәндә большевикларның махсус саранланганына, чагыштырмача олы милләткә кысрык территория, аз санлыларга зурны бирүенә ачуыбыз килә: күпме милләттәшләребез читтә калган. Тик Татарстан күпкә киңрәк чикләрдә оешкан очракта бүгенге уңышларыбыз булыр иде микән? Ихтимал, булыр да иде. Татар – тырыш кавем. Тик зур өйдә тәртип урнашыру барыбер авыррак. Республика Президенты 43 районның кайберләренә елына икешәр барып чыга. 43 урынына 83 район булса, бара алыр иде микән? Россия субъектларындагы районнар саны исә ике меңгә якын – алар 1893! Туры эфир вакытында Россия Илбашын мин кайчакта кызганып та куям. Чөнки зурлык сәбәпле, андый эфирны көнаралаш оештырганда да, җитешсезлекләрнең очына чыгам димә. Бигрәк тә хакимият вертикале һәм кулдан идарә кулланганда, төп җаваплылыкны үз өстеңә алганда. Урда кайчандыр, бәлки, алтын да булгандыр, тик аның кайбер традицияләре искерде шул инде.
Наил Шәрифуллин
Фото: pixabay.com
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat