Физика, математика, химия фәннәрен татарча укып, БДИ биреп буламыни? Урысча укыганнар гына кеше була, дип уйлаучы әти-әниләргә җавапны имтихан нәтиҗәләре үзе күрсәтә. Татар мәктәбендә белем алып, 100 генә түгел, хәтта 400ләп балл җыеп була. Ә акыллы башларга дәрәҗәле вузларның ишекләре һәрвакыт ачык. Тагын ни кирәк?
Узган атнада газета битләрендә Казанның 2 нче гимназиясе укучысы Рамил Баһавиевның 299 балл туплавы турында язып чыккан идек. Соңгы имтихан нәтиҗәләре барланган бу көннәрдә аның информатикадан да 100 балл җыйганы билгеле булды.
– Унбер ел буе бары татарча гына укыдым. Әти-әниләр балаларын татар мәктәпләренә бирергә курыкмасын иде. Татарча уку белем алырга, имтиханны уңышлы тапшырырга берничек тә комачауламый. Киресенчә, үстерә генә. Иң мөһиме – аңлап уку. Милләтне алга җибәрү үзебездән тора. Барысы да гаиләдән башлана. Өйдә дә татарча аралашабыз. Урамда да туган телемдә сөйләшергә читенсенмим. Татарчаның ояла торган бер җире дә юк, – ди Рамил, горурланып. Алга таба да ул татар рухын сакларга җыена. Аның математика буенча галим буласы килә. Киләчәктә татар мәктәбендә укыту насыйп булса, бик шат булыр идем, ди. Югары балл туплавына әле дә ышанып җитми. “Әти-әниләрем хисчән кешеләр түгел, әмма аларның күзләреннән минем өчен сөенүләрен күрдем”, – ди. Рамил сынауларга көн-төн әзерләнмәгән. Дәресләрне күңеленә сеңдереп, өй эшләрен вакытында эшләгән. Менә уңышның сере нидә! Дуслары белән аралашырга да, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкан. Кайсы вузны сайлаячагын әле төгәл хәл итмәгән.
– Әти-әниләрнең татарча укуга карата шик белдерүе – бер, әмма укытучыларның да аңлавы бик мөһим. Укытучы, татарча укытып, нәтиҗәләргә ирешеп булуга ышанмаса, моңа әти-әниләрне ышандыра алмаса, бернәрсә дә барып чыкмый. Әти-әниләр фәнне яхшы белгән укытучыны сайлый. Милли мәктәптә, аның язмышында мөгаллимнең роле зур. Рамил – бик сәләтле, тырыш укучы, әмма аның уңышлары укытучыларга да бәйле, – ди гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина.
Экологиядән бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе һәм биологиядән илкүләм бәйге призеры – Балтач мәктәбе укучысы Гүзәл Сәгыйтова да химия, биологиядән – 100әр, урыс теленнән 98 балл җыйган. Гүзәлгә уку елы дәвамында илнең күп уку йортларыннан чакырулар килгән, 25 меңәр сум стипендия вәгъдә иткәннәр. Ул Мәскәү дәүләт медицина университетында табиб-тикшеренүче белгечлеген үзләштерергә җыена. “Өйдә дә, мәктәптә дә татарча аралашабыз. Мәктәптә фәннәрне ике телдә дә укыйбыз. Татар мохитенең дә файдасы зур. Күбрәк тел белгән саен яхшырак. БДИ ул – бәхет эше, имтиханнарның авырлыгын сизмәдем”, – ди Гүзәл.
Башка татар мәктәпләрендә хәлләр ничек икән? Аларның укучылары сынауларны ничек тапшыра?
Алабуганың 1 нче татар гимназиясе директоры урынбасары Ләюзә Вагыйзова белдергәнчә, узган ел уку йорты 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларының имтихан нәтиҗәләре буенча районда беренче урынга чыккан. Узган елларда урыс теленнән йөз балл туплаучылар булган. “Балалар урысча да, татарча да рәхәтләнеп сөйләшә. Өченче тел кертүне дә хуплыйм, аның бернинди зыяны да юк. Күп тел белү фикерләү сәләтен арттыра. Имтиханнарны быел да әйбәт бирделәр”, – ди ул.
Быел башка еллардан аермалы буларак, 1 нче сыйныфка өч параллель тупламакчылар. “Күршедәге бакча балаларын төркемнәре белән 1 нче сыйныфка бирик, дигән әти-әниләр дә бар. Әти-әниләрнең татар теленә хөрмәте зур. Ихтирам ул министрлык, депутатлардан гына тормый, уку йортының белемне сыйфатлы бирүенә бәйле. Әти-әниләрне алдап булмый. Алар балаларының яхшы белем алуын тели. Бер баласы бездә укыганнар икенче, өченчесен дә китерә. “Бишенче баламны алып килдем әле”, – диючеләр дә бар. Чөнки алар белемнең ничек бирелүен күреп тора. Уку да, тәрбия дә кызыксындыра. Бездә хәтта тәмәке тарткан укучылар да юк. Әти-әниләр татарча укытуга каршы түгел”, – ди урынбасар.
Чаллының 2 нче татар гимназиясен быел 46 укучы тәмамлаган. Шуларның 21е урыс теленнән 80нән югары балл җыйган. Биш укучының инглиз теле сынавы нәтиҗәсе – 90нан югары. Биология, химия, физикадан нәтиҗәләр аеруча яхшы. “Татар баласы тырыш булуы белән аерылып тора. Бездә дә 100 балл җыючылар булгалый иде. Тик соңгы елларда бу күрсәткечкә 1-2 балл гына җитми кала. Укучылар ике телне дә яхшы белә, – ди директор урынбасары Нурзия Сәлимҗанова. – Башлангыч сыйныфларда татарча гына укысалар, югары сыйныфларда әти-әниләр урысча укытуны да сорый. Барлык чаралар да татарча оештырыла. Быел 1 нче сыйныфка 90 бала кабул итәчәкбез”.
- Әнис Галимҗанов, КФУ галиме:
– Татар мәктәбендә укыган бала белемне төбенә төшеп алырга тырыша. Мин моны ике телне дә яхшы белгән студентларымнан чыгып әйтә алам. Татар мәктәбен тәмамлаучыларның имтихан нәтиҗәләре дә яхшырак. Кызганыч, бүген күпчелек татар баласы өчен татар теле туган тел түгел. Мультфильмнар аларны урыска әйләндерде. “Шаян ТВ” каналы татарча мультфильмнар, тапшырулар аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләр дип ышанам. КФУда быел математика-информатика, физика-математика, биология-химия укытучыларын татар телендә укыту буенча өч төркем ачылды. Бүгенге “кара заман”да бу – зур эш, профессиональ батырлык. Аны милли университетның нигезе булыр, дип уйлыйм. Фәнне үз телендә белми икән, ул йә белгеч түгел, йә ул аның туган теле түгел. Безгә хәзер булачак математика укытучыларын татарча фикерләргә өйрәтергә туры киләчәк.
Сәрия Мифтахова