29 майда чыккан “Тальян гармун” дигән мәкалә авторы мине күптән борчып йөрүче проблеманы яктырткан. Әле башлангыч сыйныфта укыганда, 1949 елда ук Казанда җитештерелгән тальян гармунда үзлегемнән өйрәнеп, еш кына сәхнәләрдә чыгыш ясадым.
Ә инде үзем уйнап, халык җырларын да башкара башлагач, күп мәдәни чараларның активистына әйләндем. Кызганыч, теләгем булса да, музыкаль белем алырга туры килмәде, 30 елдан артык гомерем хәрби хезмәттә үтте. Әмма кайда гына хезмәт итсәм дә, һәрвакыт милләттәшләрем белән элемтәдә булдым. Бу уңайдан бер кызыклы вакыйга гел исемнән чыкмый. 1959 елның февралендә Грозный шәһәрендә солдат хезмәтендә чакта, Илсур исемле Арча егете белән увольнениега чыккач, Ленин бабай һәйкәленә карап, үз телебездә сокланып сөйләшеп торабыз. Шунда өлкән генә яшьтәге бер апа: ”Бәрәч, сез татарлар түгелме соң?” – дип эндәшмәсенме?! Без үзебезнең кайсы яклардан икәнебезне аңлаттык. Ул безне кочаклап алды да, якташларым икән бит, дип елый-елый, өенә кунакка чакырды. Көннәрнең берсендә бу апага кунакка киттек. Безне иң якын, кадерле кунаклар кебек кабул иттеләр һәм бик бай аш өстәле әзерләделәр. Мин кинәт комод өстендә япма бөркәлгән гармун шикелле әйбергә игътибар иттем. Ул тальян гармун булып чыкты. Бер тартуым булды, аның моңлы чыңлавыннан барыбыз да җанланып киттек. Байтактан уйнамаган булгач, үзем дә бик куандым. Үзеннән-үзе “Авыл көе”н җырлый башладым.
Тәрәзә төбем – исле гөл,
Җил искәндә бөгелә.
Бөгелеп төшкән гөлләр кебек,
Үзәкләрем өзелә…
Ике сәгать буе мин чын татар концерты бирдем, алар, куанышып, зур рәхмәтләрен әйттеләр. Икенче килүебездә бөтен танышларын, якыннарын, күршеләрен җыйганнар иде.
Ижау шәһәрендә яшәгән елларымда да “Гүзәл” җыр һәм бию ансамбле составында республиканың татарлар яшәгән шәһәр-авылларында тальяным белән бик күп чыгыш ясарга туры килде. Кайберләре, концерт беткәч, яныма килеп, тальянымны кулларына алып, уйнап карап: “Бу бит – татарның җан кисәге”, – дип, сызланып әйтә торганнар иде.
Хәтеремдә, 15-20 еллар элек, Чаллыда һәр елны гармунчылар фестивале уздырылды, анда бик күп тальянчылар да (шулай ук мин дә) катнашты. Осталарга бүләкләр тапшырылды.
Кызыксынып сораштырган идем. Шәһәребезнең музыка мәктәпләрендә тальянда уйнарга өйрәтү дәресләре гомумән юк диярлек. 6 нчы музыка мәктәбенең югары категорияле музыка укытучысы Роза Тимофеева гына ныклап шөгыльләнде бу эш белән. Ул пенсиягә киткәнлектән, анда да тальян дәресләре бөтенләй диярлек бетерелгән. Шулай итеп, бүгенге яшь буын музыкантлар тальян гармунда бөтенләй уйный белми.
Миңа тальяным белән бик еш Чаллы һәм тирә-як авыл мәктәпләрендә, китапханәләрендә очрашуларда булырга туры килә. Җыйналган балалар алдына чыгып басу белән, кулларыма тоткан тальянымны күрсәтеп: “Балалар, менә бу уен коралын беләсезме?” – дип сорыйм. Залда тынлык урнаша һәм, акрынлап, бер-берсе белән пышылдашып, җавап эзли башлыйлар. Каяндыр берсе, ишетелер-ишетелмәс кенә “гармун” ди. Икенчесе – “баян”, өченчесе – “аккордеон”, тагын әллә нинди тузга язмаган исемнәр әйтәләр. Ләкин “тальян” дип дөрес җавап бирүче генә юк. Шунда мин янәшәмдә басып торучы яшь укытучыларына да күз салам. Ул да, белмәгәнлектән, кызарыбрак аптырап тора. Әлбәттә, мин аларга тальян гармунның инде күп гасырлар татар халкының иң яраткан, иң кадерле музыка коралы икәнен сөйлим һәм барлыкка килү тарихы белән таныштырам.
Татар гаиләләрендә дә тальян гармуннар юк дәрәҗәсендә. Элекке елларда тальянлы ата-ана, балаларын да уйнарга өйрәтеп, буыннан-буынга күчерә иде. Иң аянычы шул: тальян гармунның татар халкының аерылмас бер өлеше икәнен аңлау бетә башлады. Аудитория алдына чыгып баскач, мин еш кына бер кызыклы сорау да бирәм. “Бүген тальянда уйнап җырлаучылар икәү генә, берсе – Фән Вәлиәхмәтов, икенчесе кем?” – дим. Баштарак аптырап калалар, ә инде очрашу азагында, Рубис абый, син, дип җавап бирәләр.
Кыскасы, бу актуаль проблеманы күтәрергә, дәүләт программасы рәвешендә, мәктәпләргә, бигрәк тә музыка мәктәпләренә мәҗбүри кире кайтарып, ныклап өйрәнергә һәм зур сәхнәләрдән яңгыратырга кирәк!
Рубис Зарипов
Бик кирэкле мэсьэлэне кутэргэнсез! Чыннан да,туган телебез белэн беррэттэн узебезгэ генэ хас булган мон бара.Алар аерылгысыз.
Шуны анлаган хэлдэ хакимияттэ мэдэни hэм музыкаль белем биру олкэсендэ жаваплы турэлэргэ бу кимчелекне бетеру буенча чаралар курергэ кирэк.
Башкортстанда курай татарстандагы гармуннарның бетү хәлендә калган иде. Хөкемәт курай мәсәләсен үз өстенә алды, бүгенге көндә башкортстанда курай инде чәчәк атты. Телевидение фермаларда тирес түккәндә дә курай уйната. Моны көлеп язмыйм, җае чыккан саен, курайлары бар икәнен күрсәтергә тырышулары, дип аңларга кирәк.
Татарстан шундый дәүләт: заманында ул мөстәкыйль дәүләт, үзенең акчасы булган. Яшәү вакытында дүрт тапкыр хәреф алыштырган: гарәп, латыйн, кириллица (гарәпкә чаклысын белмим). Бик күп китаплары булган тирән белемле дәүләт булган… Сугыш вакытында язылмаган законнар буенча, һәр полкта сугышчыларның рухын күтәрер өчен бер банчы тотканнар…
Бүгенге көндә Татарстан башка республикалар арасында бар яктан да үрнәк булырлык ил, дип әйтергә була.
ТАЛЬЯН ГАРМУН — ТАТАР РУХЫН ҺӘРВАКЫТ КҮТӘРЕП ТОРУЧЫ ИҢ КИРӘКЛЕ КОРАЛ !!!