Янәшә атлагандай булдык. Тукайга яңа сәфәрнең беренчесе ничек узды?

2019 елның 29 июне милләт тарихына якты бер истәлек булып кереп калырга мөмкин. Ниһаять, Арча җирендә рәсми рәвештә “Тукай юлы” туристлык маршруты ачылды.

Аерым бер шәхес исеме белән аталган җәяүле сәфәр илдә юк. Әлбәттә, “Ур-ра!” кычкырып, кул чабарга иртәрәк әле, чөнки бу – гаҗәеп дәрәҗәдә олы эш­нең башы гына. Дөресен әйткәндә, Тукайлы сәфәр­нең асыл максаты да тулысынча ачыкланып бетмәгән. “Тукай юлы” дип аталгач, бе­рәүләр аны шагыйрь эзләре буйлап сәфәр чыгу дип кабул итте. Алар күп­медер дә­рәҗәдә хаклы да. Чөнки бә­ләкәй Апушның балачак сукмаклары, Казанга, Казах­станның Җаек каласына нинди юллар белән барганы бүгенгә кадәр ачык­ланып бетмәгән. Ә ачык­ларга ки­рәк!

Инде килеп, “Тукай юлы”­ның идеологы, Татарстан велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев һәм шул идея тирәсендә фикердәшләрне туплаучы, Татарстан Дәүсоветы рәисе урынбасары Римма Ратникова сәфәр оештыру турында сөйләшүләр башлаганда ук, аның Тукай рухы аша Татарстанны, аның халкын, татарның яшәү рәвешен дөньяга танытуда зур әһә­мияте булачагы турында кат-кат әйтеп килделәр.

Тукайлы сәфәрне әле эчтәлек белән баетасы, максатларын да тәгаенләп бетерәсе бар. Чөнки юлга чыгар алдыннан, адәм баласы үз-үзенә: “Мин ни өчен бу сәфәргә чыгам соң әле, тәнемә-җаныма ни алачакмын?” – кебек сораулар да куячак. Ә без исә аларга алдан ук җавап тапкан булырга тиеш. Дөрес, сорау­лар­ның яңалары туа торачак әле һәм бу табигый да. 29 июньдә без әнә шул туарга мөмкин булган сорауларны, көтелмәгән хәлләр­не дә фаразларга тырыштык.

Иртәгә сәфәргә чыгасы дигән көнне күңел никтер тынычсызланды, башка төрле уйлар керде. Һавасы да әллә нинди бит: үзе салкын, үзе яңгырлы, үзәккә үтәрлек җил исә. Кем әйтмешли, мондый көнне җүнле кеше урамга этен дә чыгармый. Шөкер, Ходай безгә кояшлы, җылы көн бирде. “Тукай юлы”н тантаналы ачу иртәнге унга билгеләнсә дә, сәгать сигез тулганда Арчада идем инде. Юлдашлар электричка белән килергә тиеш. Район башкарма комитеты җитәк­чесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та таң тише­геннән тимер юл вокзалында булып чыкты. Ул көнне Арчаның мәдәният, мәга­риф хезмәткәрләре дә ир­түк аяк өстендә иде. Вокзал тирәсендә Тукайның Шү­рәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарык арлы-бирле йөренә, артистлар репетиция ясый. Үтеп-сүтеп йөрү­челәр баштарак бу хәлгә бераз аптырап карасалар да, “Тукайлы сәфәр” турында ишеткәч, кызыксынып китеп, юлчыларны сораулар белән күмеп ташладылар. Безнең фикердәшләргә әй­ләнеп, хәерле сәфәр теләп калдылар. Шөкер, Тукай рухы, милли рух бар әле без­нең күңелләрдә. Сәфәр чыгучылар 200гә якын булса, авыллар аша үткәндә, безне каршы алып, озатып калучылар мең тирәсе булмады микән дим. “Тукай юлы” буенча беренче сәфәр шулай башланып киткәч, аның дәвамлы, озын гомерле булачагына да өмет бар.

Тимер юл вокзалыннан соң Түбән Мәтәскә авылында чәй эчәргә туктадык. Капка төпләрендә кешелек­кә генә кия торган күлмәк­ләрен кигән авыл апалары утыра. “Сезнең авылда бе­рәр бәйрәм мәллә?” – дигән булам. Безнең Арча халкы сүзгә кеше кесәсенә керә торганнардан түгел. “Тукайны зурлап, шулай юлга чыгу – үзе бәйрәм бит инде ул”, – диләр. Мине чәйгә дә чакырганнар иде, “Чәй эч­кән бар ла ул…” – дип шаяртып котылдым. Берсе, Нурзидә исемлесе: “Минем өйдә музей да бар”, – дип куйды. Шаярта дип уйлаган идем, янында утырганнары аның сүзен куәтләде. Алла боерса, аерым килеп китәм әле. Нурзидә, авыл халкы төрле заманнарда кулланган йорт кирәк-яракларын, эш коралларын җыеп барып, өйнең бер бүлмәсендә музей ачкан икән. Бу шө­гы­лен гади генә аңлата: “Аларны кемнәрдер, кайчандыр ясаган, сатып алган, кулланган бит инде. Шуңа күрә чүплеккә чыгарып атасы кил­мәде”, – ди.

Шөкер, без үткәнебезгә, тарихыбызга ваемсыз тү­гел, татарның яшәү рә­вешен ядкарь итеп саклаучы Нурзидәләр күп әле без­дә. Алар белән очрашу сә­фәр чыкканнар өчен үзенә күрә бер гыйбрәт тә булыр иде. Алданрак язганымча, “Тукай юлы”н эч­тәлек белән баетасы бар әле. Сәфәр­ләр­не берәр туристлык фирмасы аша да оештырырга ки­рәк. “Бу бит – халык проекты, кем кайчан тели – шунда юлга чыга. Ялгыз да, төркем белән дә сәфәр чыгарга мөмкин”, – дигән сүзләргә шәхсән үзем шикләнеп карыйм. Юлчыларны кайда төн кундырырга, ашатып-эчертеп ял иттерергә? “Тукай юлы” әле берничә “сук­мак”тан тора һәм ул сукмаклар киләчәктә Әтнә, Биектау, Саба, Кукмара районнары аша да үтәчәк. Әгәр без юлчыларны татар тормышы, күркәм йолалар, бәй­рәмнәр, авыл­дашларыбыз­ның яшәү рә­веше белән таныштырырга хыялланабыз икән, димәк, кайчан, күпме ке­шенең сәфәр чыгачагын белеп торырга тиеш булабыз.

Ярый, Арча инде кунак кабул итеп, төрле чаралар уздырып өйрәнгән. Татарстанда кеше күп килә торган район бүтән юк. Шулай булса да, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, һәр район­да “Тукай юлы” сә­фәренә җаваплы берәр кеше булырга тиеш, дип саный. Мондый сәфәрне үз иркенә генә куймаска ки­рәк, ди.

29 июнь көнне Арча якларын Тукай белән бергә урап кайткандай булдык. Тора-бара милли хисләр тагын да тирәнәер, ныгыр дип уйлыйм. Тик моның өчен эшлисе дә эшлисе әле.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү