Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган рәсми мәгълүматларга караганда, узган ел ил буенча 46 миллион 400 мең гектар сөрү җире кысыр калган. Сөрелмәгән, чәчелмәгән, беркемгә бернинди керем китермәгән.
РФ Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр ачыклаганча, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 56 миллион гектар җир, гомумән, максатчан файдаланылмый. Бу – барлык сөрү җиренең 15 проценты дигән сүз.
Колхоз-совхозларны таратып, сөрү җирләрен аның чын хуҗасы – җирдә эшләүчеләргә пай буларак бүлеп бирә башлаганнан соң, күңелдә зур өмет уянган иде. Ниһаять, авылда яшәүчеләрнең гасырларга сузылган хыялы тормышка ашар сыман тоелды. Әмма чалбары булмаган килеш билбау өләшүнең нәтиҗәсе генә без көткәнчә булмады.
Ул еллардан бирле шактый вакыт узган булса да, пай җирләрен шәхси мөлкәте итеп терки алучылар һәр авылда – бармак белән генә санарлык. Моның күпме каршылыклар аша эшләнгәнен алар үзләре генә белә. Күпләрнең пай җирләрен инвесторга арендага бирүенең яки юк-бар бәягә сатуының да мәгълүм сәбәпләре бар. Нәтиҗәдә хуҗасы ачыкланмаган, шул сәбәпле җир белән күк арасында “эленеп” калган җир мәйданы әле дә 18 миллион гектардан артып китә.
Кызганыч, районнарда булганда, озак еллар дәвамында эшкәртелмәгән, инде вак-төяк куаклыклар ишәеп килүче ятим җир кишәрлекләрен әледән-әле очратасың. Дөрес, кайбер районнарда андый мәйданнар кеше күзеннән ерактарак урнашкан. Ә менә Югары Ослан, Әгерҗе, Питрәч, Чистай һәм кайбер башка районнарда олы юл буйларында да ятим кишәрлекләр күзгә ташлана. Җитәкчеләр аны “фермер хуҗалыклары яки юридик затлар карамагындагы җир” дип аңлатырга тырышса да, елдан-ел эшкәртелми калып, уңдырышлылыгын югалта барган кишәрлекләргә аннан файда юк.
Әйтергә кирәк, озак еллар эшкәртелми яткан җирләр фермер хуҗалыклары һәм юридик затлар карамагында гына түгел. Физик затлар һәм гомуми кулланыштагы, хәтта ки дәүләт милке булып исәпләнгән җирнең дә меңнәрчә гектары ел саен файдаланылмый кала. Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Владимир Кашин әйтүенчә, мондый гамәлләр ил казнасына ел саен 400 миллиард сумнан артык югалту алып килә.
Аннан килеп, ташландык җирләрне яңадан уңдырышлы итү дә зур чыгымнар сорый. Кем әйтмешли, югалту гына җиңел. Белгечләр исәпләп чыгарган: 100 гектар ташландык җирне яңадан сөрү әйләнешенә кайтару өчен, 20 миллион сум кирәк булачак икән! Бу сан да әле ел саен үзгәрә тора. Тик игенче файдасына түгел. Ни өчен дигәндә, техника, запас частьлар, ашлама һәм башка төр кирәк-яракларга бәя күзгә күренеп күперә. 2018 елда гына да ягулык-майлау материаллары, аерым алганда, солярка бәясе 8 сумга арткан. Гәрчә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак, ягулык бәяләрен йөгәнлибез, дип кат-кат ышандырса да, солярканың 1 литры 3,50 тиенгә кыйммәтләнгән.
Ягулык-майлау материаллары чит илләрдә дә арзан түгел, диләр. Авыл хуҗалыгы алга киткән Европа илләрендә дә бензин хакы бездәгегә караганда ике тапкыр артык икән. Әмма, шайтан – башка, җен – башка дигәндәй, аларда авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме дә бездәгедән уртача 8 – 10 тапкыр күбрәк. Аннан килеп, Европа илләре үз игенчеләренә ягулыкны 50 процент ташлама белән бирә.
Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2024 елга кадәр чит илләргә авыл хуҗалыгы продукциясе сатуны ике тапкыр арттыру бурычы куелган иде. Шөкер, бу юнәлештә алга китеш сизелә. Чит илләрдә Россиядә җитештерелгән азык-төлеккә, аерым алганда, ашлык, яшелчә, җиләк-җимешкә ихтыяҗ арта. Әмма ил буенча миллионнарча гектар уңдырышлы җирнең сөрү әйләнешеннән төшеп калуы, башка күп төрле сәбәпләр игенчелекне генә түгел, терлекчелекне дә артка сөйри. Җитештерелгән продукциягә бәяләр гаделсезлеге хәлне тагын да катлауландыра.
Мондый хәлдән ничек чыгарга? Әйтергә кирәк, ил җитәкчелеге тарафыннан ятим җирләрне сөрү әйләнешенә кертү, озак еллар файдаланылмый яткан җир кишәрлеген кире кайтару һәм башка проблемаларны кичекмәстән хәл итү буенча чаралар да күрелә. Тиешле законнар да кабул ителә. Әмма сөрү җирләрен табыш чыганагына әйләндерергә омтылучыларны вак-төяк штрафлар белән генә өркетеп булмый шул инде.
Озак еллар файдаланмаган өчен суд аша җирне кире алу мөмкинлеге дә бар. Бу хакта закон кабул ителгәнгә ике ел вакыт узды. Нәтиҗә юк түгел: дистәләрчә ел сөрү җиреннән файдаланмаган өчен, 8 алыпсатарның җире кире алынган. Эшләр шулай дәвам итсә, бәлки берничә гасырдан соң хуҗасыз җирләр дә калмас әле.
Камил Сәгъдәтшин
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat