Казаныбызның башка шәһәрләр белән “Россиянең өченче башкаласы” исемен йөртүгә ничек тырышканлыгын хәтерлисез булыр.
Идел буе төбәгенең рәсми башкаласы – Түбән Новгород белән бу бәхәскә нокта куелды да кебек. Һәрхәлдә, юридик яктан фәкать Казанның гына “өченче башкала” дип аталуга хокукы бар хәзер. Шулай икән, бу исемне чынбарлыктагы эшләр һәм төрле өлкәләрдәге уңышлар белән расларга кирәк. Ә алар ниндирәк соң безнең?
Соңгы айда Россия күләмендә Казанның ничегрәк “ялтыравына” тукталып үтик. Биредә, Казан дигәндә, бөтен Татарстанның күздә тотылуын әйтергә кирәктер. Июнь башында Санкт-Петербургта узган Халыкара икътисади форумда Россия төбәкләренең инвестицияләрне ни дәрәҗәдә җәлеп итүләренә йомгак ясалды. Мондый рейтингларда беренче урынны, кагыйдә буларак, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе яулый. Ә икенче юлга гадәттә Санкт-Петербург менеп “кунаклый”… иде. Тик бу ни бу? Беренче урын Мәскәүнеке булса, икенче урында – Татарстан! “Өченче башкала” гаять авыр һәм катлаулы номинациядә “икенче башкала”ны уздырган лабаса!
Ул гына да түгел әле. Казанда эшче һөнәрләр буенча Россия чемпионаты узды (август аенда шулай ук бездә “WorldSkills” программасы буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәген дә тагын бер кат искә төшереп үтим). Татарстан командасы тәүге тапкыр беренче урынны яулады! Моңа кадәр аерым номинацияләрдә генә җиңсәк, бу юлы бик күп һөнәр төрләре буенча Татарстанның егет-кызларына тиңнәр табылмады. Сүз уңаеннан, социаль челтәрләрдә “Чыннан да, татарлар булдыра!” дигән фикергә юлыгуымны да әйтеп үтим. Казан яки Татарстанда яшәүче татарныкы түгел, ә бөтенләй башка төбәктәге урыс кешесенең фикере бу!
Пилотлар арасында башкалабызда соңгы тапкыр үткән һәм бөтен дөньяга яңгыраган Red Bull дөнья чемпионаты этабына тукталып тормыйм. Ә менә шушы араларда гына Россия, шулай ук бөтен дөнья күләмендә гаять зур әһәмияткә ия булган бер хәбәрне колак читеннән генә уздыру ярамастыр дип уйлыйм. Россия вице-премьеры Максим Акимов белдергәнчә, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанга яңа буын 5G элемтә челтәре “килә”. “Без җиһаз җитештерүчеләр белән дә бу хакта сөйләшүләр алып барабыз, ә аларның күпчелеге – Кытай компанияләре. Безгә аларның Россиягә килүе мөһим”, – диде ул.
Әйтергә кирәк, Кытай белән АКШ арасындагы тәүге технологик сугыш нәтиҗәләре бу. Бишенче буын мобиль элемтәсен эшләү буенча лидер – “Хуавей” киләчәк элемтәсе өчен җиһазлар җитештерүче бик зур компания дә булып тора әле. Трамп әлеге лидерлыкка балта чабарга карар кылып, Америка компанияләренә “Хуавей” белән хезмәттәшлек итүне тыйды. Шул ук вакытта Россия кытайлыларга үзенең “Аврора” операцион системасын һәм филиалларын илебездә урнаштыру мөмкинлеген тәкъдим итте.
Казанның Россиядә һаман саен өченче башкала булып торуы расланды. Шулай икән, ни кирәк тагын?!
Вахит Шәрипов