Сатучысыз кибетләр, “цифрлы авыл”лар, “цифрлы авыл хуҗалыгы”, роботлар, мини комбайннар, газ-мотор ягулыгында эшләүче кыр кораблары… Әкият, болай булмас дисезме? “Татарстанда кыр көне” агросәнәгать күргәзмәсендә үз проектларын тәкъдим итүчеләр киләчәк авылын һәм авыл хуҗалыгын нәкъ менә шулай күрә һәм алар шуңа омтыла да. Кайбер проектлар инде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның хәер-фатихасын алып, тормышка ашырыла да башлаган.
Авыл цифрлаша
Кичә Лаеш районының Олы Кабан авылы янында оештырылган агросәнәгать күргәзмәсендә без хәзерге тормыштан берничә адым алга атлап, әнә шул проектлар һәм яңа технологияләр белән танышып кайттык. Быел бишенче тапкыр үткәрелә торган “Татарстанда кыр көне” күргәзмәсе 4 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чарада Россия төбәкләреннән һәм Татарстаннан 167 оешма катнаша.
Быел “Татарстанда кыр көне” агросәнәгать күргәзмәсе үзгәрәк форматта үтте. Башка еллардан аермалы буларак, пленар утырышлар уздырылмады, бөтен игътибар күргәзмәгә юнәлдерелде. Рәсми ачылышка кадәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район һәм хуҗалык башлыклары авыл хуҗалыгы техникасы, яңа төр технологияләр, чәчү материаллары, фермер продукцияләре белән танышты. Күргәзмәдә булган бер генә экспозиция дә Рөстәм Миңнехановның игътибарыннан читтә калмады. Күргәзмәләрне караган вакытта ул авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга ярдәм итә торган һәм яңа, шул исәптән автомат режимда эшләү сәләте булган техника сатып алу буенча күрсәтмәләр дә бирде. Мәсәлән, республиканың бер хуҗалыгында газ-мотор ягулыгында эшләүче комбайнны сынап карарга кирәклеген әйтте. Гадәти комбайннар белән чагыштырганда, бөртекле культураларны мондый техникада суктыру өч тапкыр арзангарак чыгачак икән.
Моннан тыш, ул “Цифрлы авыл хуҗалыгы” проекты белән дә танышты. Проект кысасында Питрәч һәм Саба районнарындагы барлык кырларга да тулы анализ ясалганлыгын җиткерделәр.
Яшермим, безне “Цифрлы авыл” проекты да гаҗәпләндерде. Аның җитәкчесе Булат Җамалиев аңлатуынча, алар авыл халкына товар һәм хезмәтләргә он-лайн заказ бирү, фермерларның продукцияләрен кэшбэк белән сату, эш эзләү, бизнеска консультация, Uber кебек сервислар тәкъдим итә.
Бу проект тормышка ашкан очракта авылларда халык… сатучысыз кибетләргә йөриячәк. Әлеге кибеткә эләгер өчен кеше йөзе буенча тиңләштерелергә тиеш. Шуннан соң гына ишек ачыла. Сатып алучы залга кереп кирәкле әйберне сатып ала да чыга. Ә түләүне махсус терминал аша башкарырга кирәк булачак. Бу юнәлеш иң “караңгы” авылларда яшәүчеләр өчен дә товарны онлайн режимда заказ бирергә мөмкинлек бирә, дип саный проектны тәкъдим итүчеләр. Мондый бер кибет булдыру 1 млн сумга төшәчәк. Ә менә товарлар биредә арзанрак булачак, дип ышандыра алар. Пилот проекты буларак, сатучысыз кибетләрне Балык Бистәсе һәм Лаеш районнарында эшләтеп җибәрмәкче булалар. Дөрес, әлегә камилләштереп бетерәсе бар.
Рәсми ачылыш вакытында Рөстәм Миңнеханов республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка һәм аның командасына рәхмәтен җиткерде.
– Менә инде бишенче ел рәттән шушы эшне алып барабыз. Монда кызыклы әйберләр күрәбез, әлбәттә. Киләчәктә дә шушында җыелып, яңалыкларны күрергә насыйп булсын. Яхшы оештырылган технологик күргәзмә өчен рәхмәт, – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, биредә агросәнәгать комплексының 3,5 меңнән артык белгече катнашкан.
– Заманча технологияләрдән башка көндәшлеккә сәләтле булу кыен. Без автопилот белән идарә ителә торган тракторны да, терлекчелектә яңа технологияләрне, корылыкка чыдам үсемлек сортларын да күрәбез. Күп кенә товар белән тәэмин итеп торучылар контактларын киңәйтер дип уйлыйм, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев Татарстанның ил территориясендә иң югары күрсәткечләргә ия булуы республика командасының җайга салынган эш нәтиҗәсе икәнлеген ассызыклады.
– Мин бүген мондый искиткеч зур күргәзмәдә булуыма бик шатмын. Татарстан җитәкчелеге, бөтен команданың җайга салынган эше нәтиҗәсендә без Россиядәге иң яхшы нәтиҗәләрне күрәбез. Татарстан аграрийларга ярдәм итү буенча бөтен илгә үрнәк. Авыл хуҗалыгы машина төзелеше, сөтчелек һәм үсемлекчелек тармаклары буенча ярдәм күрсәтелә. Әгәр башкалар да сездән үрнәк алса, без бөек аграр держава булыр идек, – дип бәяләде Иван Лебедев.
Грантлар
“Татарстан кыр көне” күргәзмәсе кысасында “Гаилә фермалары”, “Яңа эш башлап җибәргән фермерларга ярдәм”, “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперацияләрен үстерү” программалары буенча грантлар откан кешеләрне дә котладылар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов әйтүенчә, яңа эш башлап җибәрергә теләк белдереп, грант алырга 132 гариза кабул ителгән булган. Кичә шуларның 105енә бәхет елмайды. “Гаилә фермалары” программасы буенча 62 гаризаның 30ы кабул ителгән. Ә 10 кооперативның 4енә уңыш елмайган.
– Без аларга уңышлар телик. Әле эш урыннары булдырырга, ферманы тутырырга кирәк булачак. Әлеге бизнес-проектлар тормышка ашкан очракта, 500 өстәмә эш урыны булдырылачак, 2400 савым сыер, 2500 мөгезле эре терлек, 1,5 млн кош, 10 меңнән артык баш сарык сатып алыначак. Болар барысы да фермерлар үсешен арттырачак. Алар – иң яхшы динамика күрсәтүчеләр. Бу елны без 10 процент үсеш белән төгәлләргә планлаштырабыз, – диде Ришат Хәбипов.
Узган еллардан аермалы буларак, быел грант күләме дә шактый саллы. Гаилә фермаларын үстерүгә – 350 млн, эш башлап җибәрүче фермерларга – 250 млн, кооперативларга 300 млн сум грант бүлеп бирелгән. Грант отучылар арасында аеруча Чистай (10 грант отучы), Арча, Кукмара, Саба, Нурлат, Мөслим районнары фермерлары күп.
Бәхет Әлмәт шәһәреннән авылга (Минзәлә районының Иркәнәш авылы) күченеп кайткан Ләйсән Миңнехановага да елмайды. Шәһәрдә тугыз ел юрист булып эшләгән Ләйсән туган авылында терлекчелек белән шөгыльләнмәкче. Әлеге вакытта 8 сыер асрый икән. Грант откан 3 млн сум акчага киләчәктә сыерларның баш санын 30га кадәр җиткермәкче була.
– Танышларым шәһәрне калдырып кайтуымны аңлап та бетермәде, ләкин мин кеше сүзенә игътибар итмим. Гел авылда булгач, мондый карар кабул итү дә бик кыен бирелде, димим. Туганнарым да ярдәм итте. Эш башлауда профессиям дә бик булышты. Өстәмә пай җирләре алдым. Барысын да дөрес итеп рәсмиләштерергә туры килде, – диде яшь фермер.
“Сыер белән дә уртак тел табарга кирәк”
Быелгы күргәзмәнең тагын бер яңалыгы – аның кысасында сыер савучылар арасында республика бәйгесе финалы узу иде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармагы үсеше бүлеге җитәкчесе һәм конкурсның баш хөкемдары Сирин Нигъмәтҗанов әйтүенчә, конкурста 43 районнан 44 сыер савучы катнашкан. Беренче этабы Биектау районында узган. Анда катнашучылар теоретик сорауларга җавап биргән һәм сыер савып күрсәткән. Финал өлешендә исә сыер савучылар савым аппаратын вакытка төгәл һәм дөрес итеп сүтеп җыйган. Быел оештыручылар бәйгедә катнашучыларның күңелләрен дә күрергә булган. Шушы кырда ук матурлык салонын булдырганнар. Жюрилар алдында сынау узган хатын-кызларга маникюр, чәчләрен ясыйлар, бизәндерәләр. Абсолют җиңүче республика данын Россия күләмендә уза торган бәйгедә яклаячак.
Бәйгедә катнашучылар арасында Әтнә районының Күшәр хуҗалыгында эшләүче Мәннан Шәяхмәтов та бар иде. 42 ел сыер саву тәҗрибәсе булган ир-ат бер сыердан тәүлегенә 27 литр сөт савып ала.
– Сыер саву бер дә җиңел түгел. 40 ел элек бер сыер савучы 13 сыер сауса, хәзер 600гә якын туры килә. Шулай булса да, эшемне яратам. Кешеләр кебек үк, сыерлар белән дә уртак тел табып эшләргә кирәк, – диде ул.
Зөһрә Садыйкова