Кичә Казанда Россия антропологлары һәм этнологлары берләшмәсенең XIII конгрессы ачылды. Аның эшчәнлегендә якын һәм ерак чит илләрдән меңгә якын галим катнаша.
Конгесска килүчеләргә иң әүвәл РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләвен җиткерделәр. Анда ил башлыгы, галимнәрнең киңәш-тәкъдимнәре милли-мәдәни һәм дини күптөрлелекне саклауда, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә, миграция сәясәтен камилләштерүдә – Россия Федерациясендә дәүләт милли сәясәте стратегиясенең төп нигезләмәләрен гамәлгә ашыруда бик зур гамәли әһәмияткә ия; җыенга килүчеләрнең составы һәм көн тәртибе ачыкланган проблемаларны югары дәрәҗәдә тикшерергә мөмкинлек бирә, дигән ышаныч белдерә. Катнашучыларны Россия антропологлары һәм этнологлары берләшмәсе рәисе, Россия Фәннәр академиясендәге Этнология һәм антропология институтының фәнни җитәкчесе Валерий Тишков, РФ Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсәлам Магомедов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов, РФ Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, КФУ ректорының беренче урынбасары Рияз Минзарипов котлады. Тәгаен алганда, Татарстан парламенты җитәкчесе, галимнәрнең эзләнү-тикшеренүләренә югары бәя биреп: “Кешеләребез нәсел тамырлары белән кызыксына, әби-бабаларыннан килгән туган телләрен, гореф-гадәтләрен югалтмыйча саклыйсылары килә; сезнең эшегез катлаулы, зур көч таләп итә, шул ук вакытта җәмгыятебездә моңа ихтыяҗ бар, дип белдерде. Без этнология һәм антропология программасы буенча укучы студентларны республикабызның 2014 – 2020 елларда гамәлгә ашырыла торган дәүләт милли сәясәтен гамәлгә кертүгә җәлеп итәбез. Һәр халыкның үз үсеш үзенчәлеге булган рухи һәм матди мәдәнияте бар. Шуларны исәпкә алу, җәмгыятьтә тотрыклылык югалуга юл куймау, галимнәрнең дәүләт хакимияте органнарына гармонияне саклауда ярдәм итүләре зарур”, – дип белдерде.
Россия Фәннәр академиясендәге Социология институтының Милләтара мөнәсәбәтләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе Леокадия Дробижева, зур нотык белән чыгып, Россия тиңдәшлелеге катлы-катлы, теләсә кайсы тиңдәшлелекне корылма дип күзалларга була, без Валерий Тишковның бу билгеләмәсен аңлап бетермәгәнбез икән, илебез мисалында гражданлык тиңдәшлегенең үсә баруы күренә, дип, схема-графикларга таянып, халыкның төрле катлауларыннан сораштыру нәтиҗәләрен җиткерде. Икенче зур нотык белән чыгучы, этнология һәм антропология институты вәкиле Марина Мартынова, Россиядә тел сәясәте, аерым алганда соңгы елларда мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә илдә урыс теленең таралышы һәм кулланылышы тагын да артуы турында тәфсилле мәгълүматлар китерде.
Тәнәфес вакытында кунаклар журналистларның сорауларына җавап биреп, конгрессны уздыру өчен уңайлы шартлар тудырганы өчен, Татарстан хакимиятләренә рәхмәтләрен җиткерде. Тәгаен алганда, Магомедсәлам Могамедов: “Татарстан Республикасы күп еллар дәвамында илебездә җәмгыяви-икътисади үсештә һәм иҗтимагый-сәяси процессларның тотрыклы булуында әйдәп баручыларның берсе булып тора. Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруда Татарстан – илебезнең башка төбәкләренә яхшы үрнәк!” – дип сөйләде.
Рәшит Минһаҗ