Татарстанда җитештерүчеләрнең продукцияләрен күрсәтү буенча яңа электрон система эшли башлады. Әлеге мәйданда эшмәкәр үз товарына сатып алучы табачак, заказ бирүче акчасын янга калдырачак. Шушы гамәлләр ярдәмендә, республикадагы икътисадның үсешен дә белеп булачак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде.
– Әлеге система май аеннан гына эшли башласа да, инде үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Ул кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсешенә уңай тәэсир итә, – диде ул. – Татарстанда эшмәкәрләр төрле яктан яклау таба. Әлеге системаны булдыру карарын Президент Рөстәм Миңнеханов март аенда ук имзалаган иде. Җитештерүчеләрне бер мәйданга җыю кемгә нәрсә кирәген дә белергә ярдәм итә. Республикадагы оешмаларга нәрсә җитми, шуны ачыклыйбыз. Шуннан соң эшмәкәрләр үзләренең товарын тәкъдим итә. Халык ихтыяҗларын күз уңында тотып эшләү һәр як өчен дә отышлы.
Фәрит Габделганиев фикеренчә, бу система эшмәкәрлекне тагын да үстерер, яңа эш урыннары барлыкка килер, сатып алуда акчаны янга калдырырга мөмкинлек туар. Республиканың 23 районында 56 предприятие шушы системага нигезләнеп эшли икән. Алар 656 төр товар җитештерә. Бу уңайдан Чистайның “Бетар” су исәпләгече җитештерүче заводын искә алып үттеләр. Баксаң, җитәкчеләрнең күбесе аның хакында ишетмәгән дә икән. Ә менә гади кулланучы аларны күптән белә. Социаль ипотека йортларына алар җитештергән исәпләгечләрне куюны таләп итәләр. Заманында үзебез дә шушы исәпләгечне шактый эзләгән идек. Вьетнам базары янәшәсендә саталар булып чыкты. Хәзер Чистай исәпләгечләрен Алексеевск оешмалары сатып ала. Әлмәттә җитештерелгән товар да ерак китми, Азнакайга гына күчә. Кыскасы, бу хәлләр белән танышкач, чит илнекен эзләп тә йөрисе юк, үзебездә дә товар җитәрлек, дип уйлыйсың. Әмма Татарстанның Дәүләт заказы буенча агентлык җитәкчесе Яков Геллер, эшмәкәрләр бер-берсенең продукциясен өч очракта алмаска мөмкин, ди. Аның беренчесе – кыйммәт, икенчесе – сыйфаты начар, өченче очракта – юк. Республикада бөтенләй җитештерелми торган товарлар да бар икән. Болар – йорт хайваннары (этләр, мәчеләр) өчен азык, гофр тартмалар, яктырткычлар.
– Чаллыда кәгазь-катыргы комбинаты эшли. Гофр тартманы ясап булыр иде. Алучысын да табып була. Мәсәлән, андый тартмалар “Татспиртпром”га кирәк. Без әле – эшнең башында гына. Ярты ел эчендә 600дән артык тәкъдим алдык. Бу мәйданнан үзмәшгульләр дә файдалана ала. Эре оешмаларга бирелгән мөмкинлек аларга да бар. Без андыйлар өчен 128 төрдәге лицензиясез хезмәт күрсәтүне булдырдык. Яңа система бар эшмәкәргә дә ачык, – ди Яков Геллер. Тагын шунысы бар: Татарстанда эшләп килүче бу система аша башка төбәкләр дә үз товарын сата ала. Дагыстан Республикасы, Әстерхан, Сахалин өлкәләре, Пермь краеннан яңа тәкъдимнәр булган да инде. Күбрәк авыл хуҗалыгы продукциясен таратмакчылар икән. “Әгәр бездә җитештерелгән сөткә караганда Пермьнеке арзанрак икән, аңа өстенлек бирәчәкбез. Сыйфаты да, бәясенең кыйммәт булмавы да мөһим”, – диде агентлык җитәкчесе.
Гөлгенә Шиһапова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat