Бу сөенечле вакыйганы башкалада яшәүчеләр генә түгел, авыл халкы да көтеп алды. Тәүлегенә 1000 тоннадан артык сөт эшкәртү мөмкинлегенә ия булачак бу предприятие меңләгән кешене эшле һәм ашлы итеп кенә калмый, ә бәлки югары сыйфатлы сөт продуктлары белән дөнья базарына тагын да күбрәк үтеп керү мөмкинлеге бирә.
Ил күләмендә иң зур сөт эшкәртү предприятиеләренең берсе булган Казан сөт комбинатын яңартылганнан соң ачу тантанасында Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “КОМОС ГРУПП”(Удмуртия) җәмгыяте идарәчесе Андрей Шутов, бер төркем хезмәт алдынгылары һәм кунаклар катнашты.
Әлеге предприятиедә соңгы тапкыр ике ел элек булырга туры килгән иде. Андагы хәлләрне хәзер инде искә аласы да килми. Кайчандыр гөрләп торган цехлар тынып калган. Озак вакытлар хезмәт хакы алмаган эшчеләр чарасызлыктан ни эшләргә белми. Күпләр инде башка урынга күчкән. Комбинатның барлык почмагына, хәтта ишегалдына да бөлгенлек исе таралган… Шуңа да ул вакытта Казан сөт комбинатына инвестор буларак килергә җыенучы “Комос ГРУПП” җәмгыяте идарәчесе Андрей Шутов предприятиенең кыска вакыт эчендә тотрыклы эшләүче заманча комбинатка әйләнәчәге турында әйткәч, күпләр мыек астыннан гына елмаеп куйган иде.
– Сөт комбинатын яңарту өч этапта башкарылачак. Моның өчен 3,5 миллиард сум инвестиция җәлеп ителәчәк. Әлегә 1,6 миллиард сумлык эш башкарылды, – диде Андрей Шутов ачылу тантанасында. Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев: “Татарстан Республикасы җитәкчеләренә рәхмәт. Аларның ярдәменнән башка бу кадәр зур масштаблы эшне башкарып чыгу мөмкин булмас иде”, – дип тә өстәде.
Әйткән сүз – аткан ук дигәндәй, җиң сызганып эшкә тотынгач, хәтта ки инвесторның бу гамәленә икеләнебрәк караган банклар да ярдәмнән баш тартмаган. Нәтиҗәдә ике ел элек кенә бөлгенлеккә чыккан Казан сөт комбинаты бүген танымаслык дәрәҗәдә үзгәргән. Барлык цехлар һәм ярдәмче биналарда дөньяның иң алдынгы илләреннән кайтарылган югары җитештерүчән җиһаз һәм җайланмалар урнаштырылган. Нәтиҗәсе озак көттермәгән: бүген Казан сөт комбинатында җитештерелгән продукция Россиянең 70 төбәгенә озатыла. Шулай ук Казахстан, Әрмәнстан һәм Кытайда да югары сыйфатлы продукцияне яратып кулланалар.
– Ике ел эчендә без тәүлегенә 500 тонна сөт эшкәртү дәрәҗәсенә ирешү максаты куйган идек. Югары җитештерүчән техника һәм технологияләр нигезендә якын киләчәктә эшкәртү күләмен ике тапкыр арттырачакбыз, – диде Андрей Шутов.
Камил Сәгъдәтшин
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat