2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстанда 536 млрд сум керем тупланган, шулардан 74%ы федераль бюджетка җибәрелгән

Татарстан Республикасында 2019 елның гыйнвар-май айларында җыелма төбәк продукты (ҖТП) үсеше үткән елның шул чорына карата 100,7% тәшкил иткән. 2019 елның 6 аенда сәнәгать җитештерүе индексы — 101,3%ка, төзелеш эшләре күләме – 90,5%ка, ваклап сату әйләнеше 101,9%ка арткан.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 елга финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Киңәшмәдә видеоконференция режимында республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика территориясеннән 2019 елның 1 яртыеллыгында 536 млрд сум керем (салым, салым булмаган, таможня түләүләре, бюджеттан тыш фондларга акча күчерүләр) кергән. Шулардан 74%ы федераль бюджетка киткән.

«Берләштерелгән бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәр күләме 137 млрд сумнан арткан һәм уңай динамикага ия, — диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу 2018 елның 1 яртыеллыгына карата 7%».

Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, бүген илкүләм проектлар кысаларында финанс тәэмин ителеше таләп ителә. Быел бу максатларга 23 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк, шулардан якынча 7 млрд сумы – республика бюджетыннан.

«Федераль үзәк белән килешүләрдә салынган барлык параметрларга да ирешергә кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 1 яртыеллыкта илкүләм проектлар буенча җыелган акчаларның 3%ы үзләштерелгән. 1 яртыеллыкта министрлыклар буенча еллык план үтәлеше: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы – 4,2%; Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы – 5,3%; Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы – 15,2%; Татарстан Республикасы Транспорт министрлыгы – 25%.

Россия Федерациясе Президентының (2019 елның 25 апреле, № 193) Указы нигезендә Россия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү күрсәткечләре кертелде.

Республика салым органнарының 2019 елның 1 яртыеллыгындагы эше йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлары турында Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм быелга бурычлар турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин нотык сөйләде, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү