2019 елның көзендә Россиянең 44 төбәгендә Иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре составы алышыначак

Иҗтимагый күзәтчелек комиссияләре тоткыннарның хокукларын үтәүгә контрольлек итеп килә. Менә хәзер аларның составы Россиянең 44 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да үзгәрәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Россия Иҗтимагый палатасы секретаре Валерий Фадеев белдергән.

“Россиянең 44 төбәгендә комиссия составы бөтенләй үзгәрәчәк. 19 июльдә комиссия әгъзалыгына тәкъдим итү процедурасының башлануы турында игълан ителәчәк, бу хакта “Российская газета”да хәбәр басылып чыгачак”, – дигән ул. Аның әйтүенчә, тәкъдим итү – шактый ук катлаулы эш. “Закон нигезендә, кандидатларны бары тик иҗтимагый берләшмәләр генә тәкъдим итәргә мөмкин. Шуңа күрә иҗтимагый оешмадан рекомендация кирәк. Кандидатның үзенең генә түгел, якын туганнарының да хөкем ителмәгәнлегенә белешмә алу шарт”, – дип билгеләп үткән Фадеев. Закон буенча, комиссия составына 5тән 40ка кадәр кеше керергә мөмкин.

Фадеев тәгаенләп үткәнчә, күзәтчелек комиссияләренә кандидатлар тәкъдим итү октябрь аенда төгәлләнә. Шуннан соң Иҗтимагый палата советы Иҗтимагый күзәтчелек комиссияләренең яңа составлары өчен тавыш бирәчәк.

Ул гади халыкны күзәтчелек комиссияләренә күбрәк тәкъдим ителергә чакырган. “Бу комиссияләрдә ФСИНның элекке хезмәткәрләре актив эшли. Комиссиядә тоткан урынын табышлы урынга әйләндерү омтылышлары да юк түгел: күзәтүчеләрнең вакытыннан алда шартлы рәвештә тоткынлыктан азат итүне оештыруга ярдәм итү очраклары булгалады. Кыскасы, комиссияләр составларына җәзаларны үтәтү системасында эшләмәгән кешеләрнең керүе яхшырак булыр иде, дип уйлыйбыз. Укытучылар, табиблар кебек башка һөнәр ияләре кирәк. Алар комиссияләр эшен нәтиҗәлерәккә әйләндерәчәк,” – дип йомгак ясаган Фадеев.


Фикер өстәү