Cаубуллашыр вакыт та җитә. Депутатлар соңгы утырышка әзерләнә

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы тарихта калып бара. Аның соңгы – кырык тугызынчы утырышы 11 июльдә үткәреләчәк. Кичә парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Комитетлар тәкъдиме белән соңгы утырышның көн тәртибенә 29 мәсьәлә, шул исәптән 8 республика законы проекты, Дәүләт Советының 3 закон инициативасы, 11 федераль закон проекты һәм төбәк­ләрнең закон инициативалары кертелгән.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, аерым алганда, республиканың Гаилә һәм Бюджет кодекс­ларына, җир асты биләмәләре, норматив-хокукый актлар проектларына экспертиза үткәрү тәртибе турында республика законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектлары беренче укылышка әзерләнгән.

Депутатлар закон проектлары буенча фикер алышу белән генә чикләнмичә, бу юлы әле бакчачыларны да кайгыртмакчы. Парламент утырышында РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга бакча һәм дачалар өчен су скважиналарын лицензияләү вакытын озайту турында мөрәҗәгатьне карап тикшерү планлаштырыла. Депутатлар шулай ук рес­публикада сентябрьнең беренче шим­бәсен Бакчачы көне итеп билгеләү турында парламент карары буенча да фикер алышырга ниятли.

Тагын бер мөһим мәсьәлә – Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү күздә тотыла. Биредә сүз федераль закон проектларын карап тикшерү тәртибе турында бара. “Санлаштыру һәм яңа техник мөмкинлекләр шартларында депутатларга электрон элемтә чаралары аша тавыш бирү мөмкинлеге тудырылачак, – диде Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Әмма бу кыска вакыт эчендә карап тикшерелергә тиешле закон проектларына гына кагыла. Калганнары гадәттәге тәртиптә каралачак”.

Кичәге Президиум утырышында парламент депутатларының соңгы биш елда республика социаль оешмаларына ярдәм итү юнәлешендәге эшенә йомгак ясалды.

Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эшли башлагач ук, 2014 елның ноябрендә, депутатларның социаль оешмаларның попечительлек советы эшчәнлегендә катнашуы турында Президиум карары кабул ителгән иде. Депутатлар бөтен чакырылыш дәвамында өлкәннәр өчен интернат-йортларга, балалар йортлары, коррекция мәктәпләренә, Балалар хосписы кебек махсус медицина оешмаларына шефлык итте.

– Агымдагы чакырылышта депутатлар кайгыртуындагы оешмалар даирәсенең киңәюен билгеләп үтәргә кирәк, – дип басым ясап әйтте Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, әлеге эшкә йомгак ясап. – Узган чакырылышларда депутатлар Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы кайбер оешмаларга гына “бил­геләнсә”, 2014 елдан бирле алар респуб­ликаның барлык социаль оешмаларын үз канаты астына алды.

Аның әйтүенчә, бүген депутатлар рес­публикадагы 65 социаль оешмага ярдәм итеп килә. Парламентчылар барлыгы 100 миллион сумнан артыгракка төшкән төрле хәйрия проектларын тормышка ашырган (әйтик, өлкәннәр йортларында яшәүчеләрне газета-журналларга яздырган, алар өчен үзләре хисабына төрле чаралар үткәргән, матди ярдәм күрсәткән). “Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларының да социаль оешмаларга ярдәм итәсенә өметләнәбез”, – диде Римма Ратникова.


Фикер өстәү