“Хөкүмәтнең эшмәкәрлеккә карата мөнәсәбәте үзгәрергә тиеш. Без алар белән янәшә барып, ярдәм итәргә тырышсак иде”. Кичә Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советының XII киңәйтелгән утырышында әлеге фикер кат-кат әйтелде. Районнардагы эшмәкәрләр һәм җирле хакимият арасында нинди киртәләр бар һәм аларны ничек хәл итәргә мөмкин? Утырышның төп темасы да әнә шул булды.
Кәнәфи кемгә калыр?
Утырыш башланганда ук элеккеге бизнес-омбудсмен Тимур Нагумановны кем алыштырырга мөмкин булуы билгеле булды. Татарстан Президенты, Совет рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Нагуманов урынына аның урынбасары Венера Камалова билгеләнергә мөмкин.
Мәгълүм булганча, Тимур Нагуманов күптән түгел Әлмәт районы башлыгы вазифасына тәкъдим ителгән иде. Шулай булуга карамастан, ул Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллектә эшчәнлеген дәвам итәчәк. Рөстәм Миңнеханов аның ярты елга Совет секретаре булып каласын да әйтте.
Ярдәмгә “юл картасы” килә
Тимур Нагуманов әйтүенчә, ике ел элек Эшкуарлык Советы тәкъдиме белән районнардагы эшмәкәрләр һәм җирле хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен тикшеренүләр алып барыла башлаган. Аларда 8 меңнән артык эшмәкәр катнаша. Бу тикшеренүләрнең кемнәр өчендер бик үк күңелле булмавын да яшермәде Рөстәм Миңнеханов. Кем әйтмешли, мондый вакытта камчы да, тәнкыйть тә эләгә. Ә камчылау аркадан сөю түгел инде. Шулай булуга карамастан, эшмәкәрләрнең шикаятен бүләк буларак кабул итәргә кирәк, дип саный Президент.
– Шикаять – бүләк кебек. Кайвакыт ул бераз арттырылган булырга да мөмкин, ләкин аны ничек бар, шулай кабул итегез. Кайчагында бөтенләй юк-бар кебек кабул ителгән сүзләр дә яхшы нәтиҗә бирергә мөмкин. Шуңа күрә сабыр булырга кирәк. Без, менә бу район башлыгы яхшы һәм аны эшмәкәрләр ярата, дип күрсәтү максатын куймыйбыз. Эшмәкәр бервакытта да хөкүмәтне яратмаячак, ләкин без аларны яратырга тиеш. Аның тәнкыйть сүзләре һәрвакытта да дөрес тә булып бетмәскә мөмкин, шуңа күрә җентекле итеп тикшерергә кирәк. Эшмәкәр – акча эшләргә теләүче кеше. Шуннан чыгып эш итик, – дип мөрәҗәгать итте Президент район башлыкларына һәм залда утыручыларга.
Әйтергә кирәк, чарада 200 эшмәкәр, республика дәүләт органнары җитәкчеләре, район башлыклары катнашты. Бизнес-омбудсмен күп кенә район башлыклары эшмәкәрләрне борчый торган проблемаларны аңласалар да, аны ничек җиңеп чыгарга кирәклеген белмәвен әйтте.
– Барлык районнарга туры килгән җавапны таба алмадык. Нәтиҗәдә күп баскычлы, катлаулы система барлыкка килде. Без аны эшлеклелек активлыгы белән идарә итү системасы дип атадык, – диде Тимур Нагуманов.
Шулай итеп, Татарстан район һәм шәһәрләрендә эшлекле климатны яхшыртырга һәм бизнес активлыгын арттырырга ярдәм итә торган кыска вакытлы план (чаралар комплексы) булдырылачак. Әлеге эшкә 15 район җәлеп ителгән. Ягъни әлеге план тормышка ашырылган очракта, бизнес яхшы үсеш алыр һәм районда эшмәкәрләр саны артыр дип өметләнәләр.
Бизнеска үсеш алырга ярдәм итәчәк проектлар Түбән Кама, Питрәч, Бөгелмә һәм Яшел Үзәндә эшләнгән инде. Калганнарныкы ел ахырына кадәр әзер булачак икән. Әлеге эшләр нәтиҗәсендә район хакимиятләре совет экспертлары ярдәме белән алдагы 12 айда тормышка ашырылачак “юл картасы”н (якын арада эшләнергә тиешле чаралар исемлеге) төзи. Аның нигезендә эшмәкәрләр формалаштырган проблемалар һәм карарлар ята. Аны тормышка ашыруны да остазлар күзәтеп торачак. Остазлар – төрле тармакларда уңышка ирешкән һәм тәҗрибә туплаган 40 кешелек төркем.
“Кәгазьләр безне үтерә”
Утырышта билгеле булганча, Татарстан эшмәкәрләре бизнесны үстерүгә комачаулык итүче административ киртәләрдән зарлана. Мәсәлән, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин эшмәкәрләр өчен иң катлаулы мәсьәләләр дип җир участокларын бүлеп бирү һәм төзелешкә рөхсәт документлары алуны әйтте. Тимур Нагуманов сүзләренә караганда, районда әлеге проблемаларны бетерү буенча эш алып барыла.
Эшмәкәрләр шәһәр-районнарга инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләрен үстерү турында да хыяллана. Әлеге мәсьәләдә үрнәк итеп Питрәч районы күрсәтелде. Район башлыгы Илһам Кашапов фикеренчә, эшмәкәрләр һәм инвесторлар белән системалы эшләү юк.
– Без эш кушабыз да аны кәгазьгә язып куябыз, беркетмәләр төзибез. Ләкин эшмәкәрләр белән системалы эшләмибез. Бу хакимиятнең эшчәнлеген сизелерлек киметә. Эре инвестор килеп чыга да, кечкенәләре игътибардан читтә кала. Без аларның икесе белән дә тигез эшләргә тиеш, – диде ул.
Шул максаттан, районда махсус пилот проекты булдырылган.
– 2019 ел башыннан алып мин көн саен онлайн рәвештә йөздән артык проектны күзәтеп барам. Моның өчен 30-40 минут вакыт китә. Элек моның өчен җыелышлар уздырырга, беркетмәләр тутырырга кирәк иде. Мондый ысул безгә тормышка ашырылган проектларның санын арттырга ярдәм итәр дип ышанабыз, – диде Илһам Кашапов.
Әлеге мәсьәләгә карата Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен белдерде.
– Кәгазьләр безне үтерә. Без эшли дә алмыйбыз. Коллегабыз сөйләгән әйберләрне исәпкә алырга һәм муниципалитетларга тәкъдим итәргә кирәк. Һәр кеше үзенчә эшлидер. Әмма проектлар саны дистәләгән булса, башка төрле ысуллар кулланырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, Татарстан Президенты 3 – 5 кешене эшле иткән эшмәкәрләр белән эшләргә, ә космодром яисә завод төзергә омтылырга кирәк түгеллеген дә ассызыклады.
Бизнеска үсеш алуга кадрлар кытлыгы да йогынты ясый. Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин фикеренчә, моны белем бирү учреждениеләре белән максатчан килешүләр төзү юлы белән чишәргә мөмкин.
– Безнеңчә, хезмәт хакын арттырып, сыйфатлы социаль пакет һәм эшләү өчен уңайлы шартлар булдырырга кирәк, – диде ул. – Кече һәм урта эшмәкәрлектә тагын бер мәсьәлә бар: әлегә анда хезмәт мөнәсәбәтләре мохите булдырылмаган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat