Парламентта журналистлар өчен матбугат конференциясе узды. Аны хокукый һәм норматив актларның яшәешебездәге урыны турында “ликбез” дип тә атап булыр иде. Без федераль һәм Татарстан законнары нигезендә яшәргә тиешбез. Әмма әлеге законнар кысасында әле төрле хокукый документлар кабул ителә, теге яки бу өлкәдә дәүләт хезмәте күрсәтү буенча килешүләр төзелә. Менә шул вакытта закон белән каршылыклар килеп чыга, гамәлләребездә ришвәтчелек чалымнары күренә башлый.
Дәүсоветның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин әйтүенчә, бездә ришвәтчелеккә каршы көрәшү өчен ныклы хокукый база бар, Президент җитәкчелегендә Совет та эшли, район хакимиятләрендә дә ришвәтчелеккә каршы көрәшне җитәкләүче махсус кешеләр бар. Тик менә әлеге мәсьәлә һаман көн кадагында кала бирә. Икенче төрлерәк әйтсәк, “Биргәннең битенә бакма!” дигән әйтем үзенең озын гомерле булуын раслый тора.
Хәтта парламентның һәр комитеты да үзләре тәкъдим иткән законнарның ничек үтәлешен тикшереп тора.
Сүз дә юк, закон проекты закон рәвешен алганчы ук аны энә күзеннән үткәрәләр, коррупциягә каршы экспертиза да үткәрәләр. Кыскасы, законнарыбыз камил һәм кыек эшкә урын калдырылмый. Дәүләт хезмәте күрсәтүнең интернет аша алып барылуы да ришвәтчелеккә юл куймый кебек. Хикмәт нидә соң? Шакир Яһудинның теге яки бу өлкәдә эшләүче “җаваплы иптәш”ләрнең җаваплылыгы мәсьәләсен күтәрүе юкка гына түгелдер. Шуның өстенә җаваплы кешеләрнең хокукый “грамота”сын күтәрү кирәклеге турындагы фикер дә игътибарга лаек дип уйлыйк. Инде килеп, прокуратура вәкиле Ренат Латыпов закон белән каршылыкка кергән кешене җавапка тартуның, нигездә, киңәш бирүгә кайтып калуын әйтте. Янәсе, брат, алай ярамый бит инде, дип кенә кыңгыр эшләргә нокта куеп булмый. Журналистлар, “хата” җибәрүчеләрнең нинди җавапка тартылулары турында мисаллар китерә алмассызмы, дип сораганнар иде. Бүгенгә нибары бер кешенең – Минзәлә районында опека оешмасында эшләүче бер ханымның эштән куылуын ишеттек.
Дөрес, 20 июльдән соң дәүләт хакимияте башкарма органнарында һәм җирле үзидарә органнарында хокукый һәм норматив экспертиза үткәрү нәтиҗәләре билгеле булачак, мәгълүматлар прокуратура сайтына куелачак, диделәр. Кызыксынган кеше сайтка кереп карый алачак. Тик бер сорау туа: гади халык экспертиза нәтиҗәләрен эзләп интернетта утырырмы соң?
Очрашуда хокук мәсьәләсендә халыкны агарту кирәклеге турында да сүз чыкты. Бу эш өлешчә массакүләм мәгълүмат чараларына да йөкләнә. Әмма законнарның асылын, хокук һәм бурычларыбызны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү эшенә кем генә алыныр икән?
Шакир Яһудин әйтүенчә, СССР вакытында обком лекторлары халыкка чыга иде, хәзер алар юк. Дөрес, депутатлар халыкны кабул итә үзе, хокук белгечләре дә районнарга чыккалый. Тик менә шунысы бар: хәзерге законнар бик күпертелгән, ягъни элек биш-алты биттән торган закон хәзер кырык-илле битле. Алар бик вакланган һәм тиз генә очына чыга торган түгел. Шуның өстенә, белүемчә, кайбер законнар бер-берсе белән үзара каршылыкка да керә. Менә шуларны тыңлап-уйлап утырдым да, үзебез проблемалар тудырып, аннан соң аларны хәл итү өчен бөтен көчебезне биреп яши бирәбез дип, тагын бер кат уйлап куйдым. Алдарак әйткәнемчә, ришвәтчелеккә каршы да мир белән көрәшәбез, бу көрәштә җәмгыятебезнең төрле институтлары, бәйсез экспертлар, гади халык та катнаша. Тик менә көрәшнең очы-кырые бик күренми. Кайсыбыздыр эшләп җиткерми, димәк.
Риман Гыйлемханов
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat