Камера булган урында күңелегез тынычмы? (сораштыру)

Казан мәчетләренә күзәтү камералары урнаштырырга җыеналар. Татарстанның Диния нәзарәте хәбәренә караганда, “Имин шәһәр” программасы кысасында гамәлгә ашырыла торган бу эш мәхәллә халкының иминлеген арттыру өчен башкарыла. Шул ук вакытта моңа каршы чыгучылар да юк түгел. Алар фикеренчә, камералар урнаштыру кешенең хокукын боза. Казан Кремлендә исә бу мәсьәләгә тыкшынмаячакларын әйттеләр. Ә сезнең камера булган җирдә күңелегез тынычмы?

Инсаф Галимҗанов, Явлаштау авыл җирлеге имамы (Саба):

– Мәчеттә камера булу кирәк. Гыйбадәтханәдән акча урлау очрак­лары да юк түгел. Менә шуларны булдырмас, каракларны тоту, сак­лану өчен камерадан файдаланырга була. Бу җиһазны кую кеше хокукын боза дип санамыйм. Кеше­нең шәхси йортына куелмый бит. Мәчет – җәмәгать урыны. Камера булган җир­дә үземне тыныч тотам, артык игътибар итмим.

Рушан Сайранов, банк хезмәткәре (Казан):

– Мәчеткә гыйбадәт кылырга, намаз укырга барабыз. Ул кешенең шәхси эше бит, шулай булгач, бу гамәл күзәтү астында булырга тиеш түгел. Нәрсә беләндер мәшгуль булып, сине күзәтеп торсалар, уңай­сызлык тудыра бит. Йөзгә камера төбәп торуны бар кеше дә өнәп бетерми. Мәчетләргә, гадәттә, тәртип бозып йөрүче кешеләр йөр­ми инде. Европа илләрендә, мәсә­лән, чирәмгә басып намаз укысаң да, бер сүз әйтмиләр, артык игътибар бирмиләр, төртеп күрсәтүче юк. Алар мөселманнарга карата бул­ган начар фикерләрдән азат. Шу­ңа анда үзеңне иркенрәк хис итә­сең. Камераны хокук бозу очраклары күбрәк күзәтелә торган җир­ләргә куярга кирәк дип уйлыйм.

Җәүдәт Ибраһимов, Татарстан Прокуратурасының гражданданлык һәм админис­тратив процесслар бүлеге мөдире:

– Камералар бармы, юкмы – аңа игътибар итмим, үземне тыныч тотам. Әлбәттә, күзәтү җайлан­ма­лары җинаятьләрне ачыкларга яр­дәм итә. Мин Сарманда прокурор булып эшләгәндә, Җәлил бистә­сендә Үзәк мәйданга республикада бе­рен­челәрдән булып куйдырткан идем. 2000 нче еллар иде бу. Камералар ярдәмендә күп кенә җи­наять­­ләрне ачыкладык. Мәчеткә ки­рә­к­ме? Анысын әйтә алмыйм. Анда болай да тәртипле, тәрбияле кешеләр йөри. Җәмәгать урыннарына, йорт каршындагы ишек төп­ләренә, паркларга кую бик кирәк. Имтихан пунктларына урнаштыру да балалар арасында кү­черү оч­рак­ларын булдырмаска ярдәм итә­чәк.

Ләйсән Бикчәнтәева, БДИда 100 балл туплаган укучы:

– Имтиханда камералар булырга тиеш. Кемдер бернәрсә укымыйча, күчереп кенә, ә кемдер көч түгеп бирү дөрес түгел бит. Сынау ул гадел булырга тиеш. Сынауга беренче тапкыр кергәндә камераларга игътибар итсәм дә, соңыннан карамаска булдым. Тыныч кына бирем­нәрне эшләдем. Мәчеткә нигә куярга? Мин моны һич тә аңламыйм. Изге урын бит ул. Бары сәдака акчасын урламасыннар дип кенә куйсалар инде.

Камил хәзрәт Бикчәнтәев, Казанның “Солтан” мәчете имам-хатыйбы:

– Кемдер өенә дә күзәтү камерасы куя. Күрәсең, көн буена нәрсә эшләгәннәрен беләсе килә. Өйдә­геләреңә ышанмасаң, Алладан ку­рыкмасаң, видеокамера куясың инде. Нигезләмәсен яхшы, зыян салмый торган иттереп эшләсәләр, мин каршы түгел. Ниндидер шикле кеше мәчетеңә килеп йөри, гый­бадәт кыла икән, аны безгә каршы матди дәлил итеп кулланмагайлары дип борчылам мин. Хокук сакчылары: “Синең яныңа бандит килеп йөри. Ник безгә хәбәр итмисең, әйтмисең? Бергә эш йөртәсездер”, – дип әйтергә мөмкин. Аның маң­гае­на “бандит” дип язылмаган бит. Законнар камил түгел. Нигә мәчет­ләргә генә куялар? Чиркәүләргә дә куйсыннар. Анда куймаганнарын мин тәгаен беләм.


Фикер өстәү