Үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында Балтач районында газетабызның ул чактагы исемен йөрткән, республикада гына түгел, ил күләмендә танылган бер колхоз бар иде. 1929 елның язында биш кешедән оешып киткән бу хуҗалык, бер аерылып, бер кушылып, “Кызыл йолдыз”, “Кызыл яшьләр” колхозлары булып йөргәннән соң, 1964 елдан исемен “Кызыл Татарстан”га алыштыра (төгәлрәге, шул исемдәге хуҗалыкка кушыла, ә берничә елдан – аерылгач, бу исемне саклап кала). Һәм шул елдан бирле республикабыз исеме бу хуҗалык исеме белән гел янәшә бара.
Республиканың 100 еллыгын каршылаганда, хуҗалыкның 90 еллык юбилее елында хуҗалык тарихын тагын бер кат барлау мәҗбүрият кебек тоела.
“Берәр юньлерәк колхозга…”
1932 елдан бирле макталса да, әлеге хуҗалыкның иң текә күтәрелеш еллары газетабыз исемен кабул иткән чордан башлана. Күп еллар әлеге хуҗалыкта башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшләгән мәрхүм Габделхак ага Латыйпов истәлеге:
– 1967 ел иде. Газетаның ул чактагы редакторы Шәмси абый Хамматов, безнең районга килгәч, райкомда: “Егетләр, берәр юньлерәк колхозга безнең исемне бирик әле”, – дигән. Ә Шәмси абый – ул чакта обком бюросы члены, дәрәҗәсе бик зур. Аның теләгенә каршы килү түгел, сөенә-сөенә риза булалар. Шулай итеп, без “Социалистик Татарстан” газетасы исемендәге колхозга әйләндек. Менә шуннан безнең газета белән чын-чыннан хезмәттәшлек башланды. Шулкадәр күп аралашып яшәдек, газета журналистлары Балтачка килсә, керми китмәде, без дә үз чиратыбызда Казанга барсак, редакциягә керми кайтмый идек. Ул чактагы коллективны шуңа да бик әйбәт хәтерлим. Озаграк бармый торсак, редакциядәгеләр безгә үпкәли дә иде әле. Ул елларда газетаның абруе шулкадәр зур, бу коллектив белән аралашу безгә дә дәрәҗә, абруй өсти иде. Ә инде Шәмси абый кебек редактор белән дустанә аралашу бик күпләрнең хыялы булса да, ул бик азларга тәтеде.
Колхоз ирешкән уңышларны яктыртуда, безнең тәҗрибәне республикада таратуда бу коллектив шулкадәр олы хезмәт куйды – без бүген дә Шәмси абыйны, Мөнир Абдуллин, Мидхәт Шакирҗанов, Габделбәр Ризвановны зур хөрмәт белән искә алабыз. Шулай да Габделбәр турында аерым әйтми мөмкин түгел. Ул безнең колхозның тарихын өйрәнеп, бик күп кызыклы мәгълүматлар туплап, колхоз турында аерым китап чыгарды. Бу әйтеп бетергесез олы хезмәт булды, бик күп тапкыр кайтырга, тау-тау документларны өйрәнергә туры килде аңа. Шуңа күрә ул бездә үз кешегә әйләнгән иде инде. Редакция коллективы белән үткәрелгән очрашулар, актив хәбәрчеләрне бүләкләүләр эзсез калмады. Безнең авыллар гомер-гомергә бу газетаны иң күп яздырып укучы булды. Бүген дә шулай.
Шунысын да әйтергә кирәк: без дә газета исеменә (шулай ук республика исеменә дип укырга кирәк – авт.) беркайчан тап төшермәдек: колхозыбыз Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде, дүрт тапкыр – СССР, бер тапкыр РСФСР күләмендәге күчмә байракларга лаек булдык, хуҗалыкның исеме ике тапкыр Бөтенсоюз Мактау тактасына кертелде, төрле дәрәҗәдәге ВДНХ дипломнарына, кыйммәтле бүләкләргә лаек булдык.
Сиксәненче елларда безнең колхоз барлык матбугат чараларының игътибар үзәгендә булды дисәң дә, арттыру булмас. Бигрәк тә Салавыч Сәрдегәне комсомол-яшьләр фермасы газета битләреннән “төшмәде”. Гел яшьләрдән торган бу коллектив районда, республикада һәр сыердан сөт савып алу буенча рекорд арты рекорд куйды. 4000, 5000, 6000 килограмм чиген республикада беренчеләрдән булып алар – безнең кызлар “атлады”, аннан бу рекордларны хуҗалык тулысы белән кабатлады… Ул чактагы председателебез мәрхүм Харис Галимуллин СССР Верховный Советы депутаты булып сайланды, районда беренче “атказанган” исеме алучы агроном да, механизатор да безнең хуҗалыктан булды… Алга таба мондый мактаулы исемнәр, орден-медальләр дистәләгән механизатор, терлекче, белгечләргә бирелде. Икешәр орден-медаль алучылар да, съездларга делегатлар булып сайланучылар да булды. Исем алыштыру безнең идея булмады, 1992 елда “Социалистик Татарстан” газетасы “Ватаным Татарстан”га әйләнгәч, без “Татарстан” вариантын сайладык…
21 ел “Социалистик Татарстан” газетасы исемендәге колхоз булып йөргән бу хуҗалык, баксаң, редакция коллективы өчен заманында үзенең премиясен дә булдырган.
– Мондагы җитәкчеләр газета сүзенең көчен, йогынтысын бик әйбәт белә, журналистлар белән теләп аралаша, мәгълүмат бирергә авырсынмый иде. Безгә махсус үз премияләрен булдырып та гаҗәпләндерде алар. “Социалистик Татарстан” газетасы исемендәге колхозның “Социалистик Татарстан” газетасы журналистларына премиясе! Беренчесен фотохәбәрче Мидхәт Шакирҗанов алды. Дөрес, суммасы хәтердә калмаган, тик андамыни хикмәт, – дип искә ала бүген баш мөхәррир урынбасары Габделбәр абый Ризванов.
67 ел бер нәсел кулында
“Татарстан” хуҗалыгын феноменаль итә торган тагын бер факт бар: аның белән 1952 елдан бүгенгәчә фәкать бер нәсел вәкилләре идарә итә. 67 ел буе. Башта абыйлы-энеле Йосыф һәм Харис Галимуллиннар җитәкче булса, аннан соң рәис итеп сайланган Рамил Нотфуллин – аларның бертуганы Мәүлиха апаның улы. Аңардан соң җитәкчелек менә алты елдан артык инде – улы Айнур кулында… Бәлки, хуҗалык ирешкән уңышларның тагын бер сере шушындадыр?
– Мин эшкә кайткандагы белгечләр, җитәкчеләр, игенчеләрнең дә күбесе инде вафат яки лаеклы ялда. Әмма алар безне эшкә шулкадәр җентекләп өйрәттеләр, таләп тә иттеләр, киңәш тә бирделәр – онытылмаслык тормыш мәктәбе булды ул, – ди 30 ел туган авылында эшләп, шуның 16 елын җитәкчелек иткән, инде алты елдан артык район башлыгы Рамил Нотфуллин. – Нинди генә яңа технологияләр белән эшләсәк тә, мин дә, белгечләр дә әнә шул мәктәпне гел истә тотып эшләргә тырыштык. Харис абый Галимуллин кебек рәисләр Татарстанда да бик санаулы булды. Колхозның ул чордагы күрсәткечләре чорына күрә генә түгел, күпләр өчен бүген дә рекордлы. Без исә әнә шул күрсәткечләрне саклый, тагын да арттыра алдык. Бездән соң да бу матур традиция дәвам итә. Шунысы куандыра. Безне аңлаган колхозчыларга, белгечләргә мин бик рәхмәтле, алар аңламаган булса, уңышларыбыз да булмас, күпчелек идея-планнар ярты юлда калыр иде. Белгечләр белән без ул елларда уйлаган һәр нәрсәне башкарып чыга алдык.
Ә алар “уйлаган, башкарып чыккан нәрсәләр”не санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Күбесе зур күләмдә капитал салу белән бәйле һәм яңалык та булганга, кайчакта бәхәсле дә тоелган, каршылар да табылган мондый очраклар нәкъ менә хуҗалыкка икенче сулыш ачарга мөмкинлек бирә дә инде. Бүгенге чорда югалып калмаска, аягында нык басып торырга җирлек була.
Яшь җитәкче Айнур Нотфуллинга эшкә керешү икеләтә авыр була. Бердән, әтисенең йөзенә кызыллык китермәскә, ирешелгәннәрне саклап калырга кирәк, ә икенче яктан, әле тәҗрибәсе бик аз…
– Ул чакта белгечләр дә, тәҗрибәле хуҗалык җитәкчеләре дә бик ярдәм итте. Билгеле инде, әтидән дә контроль-таләпләр генә түгел, киңәш-ярдәмнәр дә күп булды. Алты елның алтысы алты төрле булды, алар да тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Шөкер, без әтиләр чоры ирешкән уңышларны саклап кала алдык, арттырдык та әле, – ди Айнур.
Ул җитәкчелек иткән беренче һәм үткән елгы нәтиҗәләрне чагыштырып карасаң да, шулай булуына ышанасың. Берничә генә сан: 2013 елны хуҗалык 4477 тонна сөт (бер сыерга – 6888 кг), 348 тонна мөгезле эре терлек ите (687 тәүлеклек артым) җитештерсә, 2018 елны инде бу күрсәткечләр 6538 тонна сөт (бер сыерга – 8295 кг), 469 тонна иткә (846 тәүлеклек артым) җиткән. “Мин киткәндә хуҗалыкта көн саен 12 тонна сөт савылса, бүген 25 тоннадан арттырдылар, бу күпне сөйли”, – ди Рамил Нотфуллин да.
Терлекләрнең баш санын арттыру, ашатуда яңа технологияләр, терлек азыгы культураларына, аларның да аксымга бай төрләренә игътибар арту, рапс, кукуруз, бәрәңге мәйданнарын арттыру, техникалар паркын яңарту, төзелешләр…
– Соңгы елларда ел саен 20–25 миллион сумлык техника алдык, 20шәр миллион сумлык төзелеш алып бардык. Бүген техника паркыбыз шактый нык. Шуңа күрә быел төп көчне төзелешкә бирергә булдык, – ди Айнур.
Бу аңлашыла да. Хуҗалыкта 1600 башка исәпләнгән мегаферма төзелә башлады. Ел азагына 800 башка исәпләнгән өлешен файдалануга тапшырырга, сыерлар кертергә, икенче 800 башка исәпләнгән өлешен киләсе елга төзеп бетерергә җыеналар. Инде хуҗалыкта бер мегаферма бар иде, монысы тагын да заманчарак, терлекчеләргә дә, малларга да уңайлырак булачак, диләр. Яңа фермалар төзелгәч тә, иске абзарлардан ваз кичәргә җыенмыйлар. Алардагы терлекләр үз урынында кала, яңа фермага үзләре үстергән таналардан тыш сатып алырга да җыеналар. Гомумән, җитәкчелекнең исәбе – терлекләрнең баш санын алга таба да арттыру, сыерларны гына да ел азагына 3000гә җиткерергә дигән максат куйганнар. Дуңгызчылыктан бушаган торакларны да, үзгәртеп, кабат терлек кертергә ниятлиләр. Биктәштә инде шундый абзарларда таналар асрала, ә Яңа Салавыч фермасында бүген ремонт бара.
…Бер карасаң, чор да, кешеләр дә, яшәү шартлары, яшәү рәвеше дә башка. Җәмгыять үзе дә, карашлар да үзгәрде. Тик җиргә береккән, бар булмышы белән авылныкы булган кешеләрнең эшкә мөнәсәбәте генә үзгәрмәде бугай. Үзебезнең җирлектән, шушы хуҗалык мисалыннан чыгып әйтәм. “Татарстан” хуҗалыгында хезмәт куйган берничә буын якташларым, авылдашларымның тырыш хезмәте шулай дияргә нигез бирә…
Гөлсинә Хәбибуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat