Әлеге сорау дөньяви уку йортларын тәмамлаганнарны гына түгел, мәдрәсә шәкертләрен дә борчый. Бу көннәрдә күпчелек мәдрәсәләрдә, әйтик, Россия Ислам университетында узган шимбә көнне чыгарылыш кичәсе булды. Уку йорты җитәкчеләренә шылтыратып, шәкертләрегезне кая эшкә урнаштырасыз, әллә үзләре эш эзлиме, дип сораштырдык.
Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсе ректоры:
– Быел безнең читтән торып уку бүлеген тәмамлаучылар булмады. Чөнки дүртьеллык укытуга күчәбез. Кичен укучылардан (алар былтыр дүртьеллыкка күчкән иде) 19 кеше тәмамлады. Аларның икесе РИУга керергә исәпли. Араларында имам булып эшләүчеләр дә бар. Тугызы – хатын-кыз. Алар бөтенесе мәчетләр каршындагы якшәмбе мәктәпләрендә укыта. Көндезге бүлекне ике егет тәмамлады. Икесе дә укуларын РИУда дәвам иттермәкче. Көндезгеләр өч ел укый. Киләсе елда көндезгене дүртәү тәмамлар дип торабыз. Киләсе елда, Алла боерса, читтән торып укучылар белән бергә исәпләгәндә, 46 кеше укып чыгарга тиеш. Соңгы елларда бездә башкортстанлылар бик күп укый.
Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры:
– Быел мәдрәсәбезнең көндезге бүлеген унбер шәкерт тәмамлады. Болар – алты егет, биш кыз. Егетләребезнең берсе армиягә китте. Икесе Бөгелмәдә һәм Казанда имам ярдәмчесе булып эшкә урнашты. Берсе үзебездә эшкә калды. Кызлар да эшсез калмас. Мәчетләр каршындагы курсларда укытачаклар. Әйтик, бер кызыбыз Новокузнецкидан килеп укыган иде. Үзләренә кайтып урнашты. Киләсе елда тугыз кеше көндезгене тәмамлар дип торабыз. Башкалардан аермалы буларак, бездә биш ел укырга кирәк. Кайдадыр өч мең сәгать укысалар, бездә сигез мең сәгать укыту каралган. Укып бетерүчеләргә ихтыяҗ зур. Әле менә, фатир да, хезмәт хакы да була, дип Нурлат шәһәренә бер егет җибәрүебезне сорадылар. Алла боерса, киләсе елга җибәрербез, быел егетләребез урнашып бетте инде, дидем. Бездә читтән торып укучылар гадәттә – мәчеттә эшләүче муллалар, курсларда укытучы абыстайлар. Аларның эш урыны бар, диплом кирәк. Болар – иллеләп кеше – әле августта гына тәмамлый. Кичке бүлекне 190лап кеше тәмамлады. Боларның күбесе – хатын-кызлар, өлкән буын кешеләре. Алар гадәттә мәчет каршындагы курсларда укыта. Ир-атлар арасында нигездә мәчеттә эшләүчеләр – каравылда торучылар, мәзиннәр, икенче имамнар гыйлем ала. Без – республикадагы иң зур мәдрәсә. Быел бездә, бөтен укучыларны исәпкә алганда, 1100 кеше укыды.
Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа мәдрәсәсе ректоры:
– Быел мәдрәсәбезне сигез шәкерт тәмамлады. Аларның икесе Казанда РИУда укуын дәвам иттерергә җыена. Икесе үзебезнең районда имам булып кала. Икесе армиягә китә. Егетләребез параллель рәвештә Казан вузларының Буа филиалында да укый. Калган икесе шунда укуларын дәвам иттерәчәк.
Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Әлмәт мәчете ректоры:
– Бездә быел сигез егет укып бетерде, диплом алды. Аларның өчесе армиягә китә. Бер егетебез РИУның шәригать факультетына укырга керә, икесе шундагы Коръәнхафизлар үзәгендә укыячак. Ике шәкертебез, чит илләргә китеп, дини гыйлем алырга җыена. Бу арада документларын тапшырып йөриләр. Бездә читтән торып уку бүлеге юк. Кичке бүлекне тәмамлап, быел уналты кеше диплом алды. Аларның кайберләре районыбызда имам булып эшли, өчесе үзебезнең мәдрәсәдә эшкә кала. Хатын-кызларыбыз, Алла боерса, мәчет каршындагы курсларда сабак бирәчәк.
Рәфыйк Мөхәммәтшин, РИУ ректоры:
– Быел Россия Ислам институты белән Казан Ислам университетын тәмамлаучыларның саны 186 булды. Дистанцион рәвештә укыган утызлап шәкерт укуын бетерде. Алар арасында мәдрәсә укытучылары, имам-хатыйплар да бар. Хатын-кызларыбызның күбесе мәчетләр каршындагы курсларда укытырга җыена. Егетләрнең күбесе Болгар Ислам академиясендә (БИА) магистратурада укырга ниятли. Икесе имам булып эшләргә исәпли. Бер егетебезне Татарстан Диния нәзарәтенең мәгариф бүлегенә эшкә урнаштырырга ниятлибез. Башка елларда укытып чыгарган биш шәкертебез быел Мисырның “Әл-Әзһәр” университетына укырга китте. Әлегә анда ике айлык курсларда укыйлар. Быел тәмамлаучылардан чит илгә барып укуын дәвам иттерүче булмас шикелле. БИА ачылгач, чит илдә дини гыйлем алу ул кадәр актуаль түгел. Теология факультетын тәмамлаучы өч кырымтатар өйләренә кайтып китте. Алар үзләрендә имам булып эшләячәк. Икесе бездә магистратурада укуын дәвам иттерергә җыена. Быел журналистика бүлеген биш кеше тәмамлады. Аларның бөтенесе дә инде эшкә урнашты дияргә мөмкин. Әйтик, берсе Арча радиосында хезмәт куя. Берсе үзе “Мечети Казани” дигән газета чыгара. Кызыл диплом алган Альфредыбызга берничә вариант тәкъдим иткәннәр. Әле ул тәгаен кайда урнашасын хәл итмәгән. Дөрес, ислам икътисады бүлеген тәмамлаучыларга эшкә урнашу кыен. Чөнки бу тармакта эшләүчеләр әлегә аз. Һәрхәлдә аларның һәрберсенең үз бизнесы, эше бар. Сер түгел, җәмгыятебездә икътисадчы белгечләр болай да күп әзерләнде. Шуңа күрә уку йортыбызда икътисад үзәге генә калдырып, алга таба икътисадчылар әзерләүне туктатып торырга уйлыйбыз.
Рәшит Минһаҗ
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat