Урманчыга җитмеш төрле һөнәр дә аз. Мамадышта пычкы осталары ярышты

Мамадышта ул көнне бензин пычкысы белән урман аударучылар сафына “Харвестер” һәм “Форвардер” машиналарын иярләүчеләр дә кушылды. Монда “Урман кисүче – 2019” чемпионатының төбәк этабы узды. Көч сынашу өчен, республиканың 29 урманчылыгыннан, Мари Иле республикасыннан, Киров, Түбән Новгород өлкәләреннән иң оста урманчылар җыелган иде.

Әлеге чараны Санкт-Петербургтан килгән Владимир Богданов бүрәнәдән чылбыр әзерләү буенча мас­тер-класс күрсәтеп ачып җибәрде. Моңа шаккатасы да юк. Владимир – беренче каналдагы “Я могу” тамашасында катнашып, рекорд куйган кеше. Ул анда бүрә­нәдән дүрт өлештән торган чылбыр кисеп, рекордлар китабына кергән. Мамадышта әзерләгән чылбыры “Урман кисүче – 2019” бәй­гесе­нең символы булды. Бәйрәм тантанасын ачканда, тасма түгел, әлеге чылбырны өзде­ләр. Моны Та­тарстанның урман хуҗа­лыгы министры Равил Кузюров башкарды.

– Әлеге ярыш республикада Эшче һөнәрләр елы кысасында үткәрелә. Урман кисүчеләр белән горурланабыз. Безнекеләр дүрт ел рәттән алдынгы урыннарны яулый. Алга таба да шушы дәрәҗәне сакларга иде, – диде ул. – Мондый бәйгеләр урманчылар өчен зур тәҗ­рибә тупларга да мөм­кинлек бирә. Иң мөһиме – куркынычсызлык кагый­дәләре үтәл­сен, осталыкларын күр­сәтсеннәр.

Урманчылар министр сүзләре белән килешә. “Мон­нан берничә ел элек мондый бәйгеләрдә катнашу хакында хыяллана да алмый идек. Хәзер мөм­­кин­лекләр бар. Эшли бел­гән кешегә эш тә җи­тәрлек. Иң мөһиме – тырышлык кирәк”, – ди Балык Бистәсе районында урнашкан Кызыл Йолдыз урманчылыгы җи­тәкчесе Нияз Тазмиев.

Равил Кузюров бу чараны уздырырга ни өчен нәкъ менә Мамадышны сайлавын да искәртеп үтте.

– Республиканың 31 урманчылыгы да әлеге ярышларны үткәрергә әзер. Әмма алар арасында алдынгылар рәтендә булганнары бар. Болар – Саба, Арча, Нурлат, Мамадыш урманчылыклары. Биредә эшләүчеләр бар яктан да үрнәк. Мамадышлылар урман торгызу һәм агач утырту буенча да, икътисади яктан да алда бара, – диде ул.

Мамадыш районы хакимият башлыгы Анатолий Иванов төбәкара чемпио­натның үзләрендә узуына шат. “Бер яктан, зур җа­ваплылык булса, икенчедән – горурлык. “Урман кисүче” чемпионатының бу этабы – ярышлар мәйданчыгы гына түгел, ул тәҗрибә уртаклашу һәм квалификацияне күтәрү урыны да”, – диде ул.

– Алты ел элек Татарстан командасының Россия чемпионатына беренче тапкыр килүенә без бик шатланган идек. Ул чакта призлы урыннар булмады, – ди Җиһаз һәм агач эшкәртү сәнәгате предприятиеләре ассоциациясе генераль директоры Тимур Иртуганов. – Хәзер Татарстан, һичшиксез, лидер булып тора. Соңгы дүрт чемпионатның нәтиҗәләре дә (республика командасы анда беренче урыннарны яулады), Татарстандагы урман аударучыларның берсе тарафыннан 2015 елда күр­сәтелгән дөнья рекорды да шул хакта сөйли. Россия­дәге иң яхшы хөкемдарлар бригадасы да моны раслый. Оештыруга килгәндә шаккатарлык: Татарстан тотынса, җиренә җиткерә. Үземне халыкара ярышларда кебек хис иттем.

Ярышта Татарстан урман хуҗалыкларыннан һәм Лубян урманчылык техник көллиятеннән 100дән артык белгеч катнашты. Урманчылар агач аудару, бензин пычкысы чылбырын алыштыру, катнаш кисем белән бүрәнә, ботаклар кисү буенча һәм эстафетада ярыштылар. “Хар­вестер”ны йөртү­че­ләр пычкы аппаратын җыю һәм сүтү, вакыт эчендә бүрәнә кисү, агач аудару, ә “Форвардер” операторлары бүрәнә төяү, маневрлау, бушату һәм сортларга аеру бәйгелә­рендә көч сынашты.

Җиңүчене һәр эше өчен балл куеп билгеләделәр. Әлбәттә, үз эшенә куелган бәя белән килешмәүчеләр дә, бәхәсләшүчеләр дә булгалады. Команда исәбендә беренчелекне Нурлат урманчылыгы командасы алды. Алар тиздән Россия күләмендә узачак бәйгедә республикабыз данын як­лаячак.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү