Илдар Гыйльметдинов: “Дәүләт туган телне өйрәнергә мөмкинлекләр тудырырга тиеш”

Редакциябезгә Россия Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов килде.

Думаның Милләтләр эше буенча комитеты, исе­мен­нән үк аң­лашылганча, илдә яшәү­че барлык ха­лык­лар­ның мән­­фәгатен кайгыртырга тиеш. Алай гына да тү­гел, Рос­сиягә мигрантлар­ның мә­дә­ни-рухи ихтыяҗ­ларын ка­нә­гать­лән­дерүдә ярдәм итү, алар­ның хокуклары бозылуга юл куймау да шактый ук дәрәҗәдә шушы комитет җил­кәсенә тө­шә. Илдар әфән­де җитәк­ләгән комитет Рос­сиядәге 193 мил­ләт, 277 тел һәм диалект язмышы өчен җа­вап­лы булса да, безне, нигездә, бүген илдә-җир­дә татарның ничек яшә­ве, аның рухи халәте, телебез­нең, милли мә­гари­фе­безнең килә­чәге кызыксындырды. Комитет рәисе фикерләрен укучыларыбыз игътибарына тәкъ­дим итәбез.

*Россиядә 193 милләт яши. 277 тел һәм диалект бар. Безнең өчен төрле мил­ләт вәкилләренең мән­фә­гать­­ләрен кайгырткан комитет булу мөһим. Комитетка ке­рүче барлык законнарны да игътибар бе­лән карап барабыз.

*Комитет алып барган эш юнә­леш­ләренең берсе – Рос­­сиядә яшәү­че чит ил граж­­дан­нары­ның социаль-мә­дә­ни җайлашуын кай­гыр­ту. Алар­ның да шулай ук ру­хи-мәдәни ихтыяҗлары бар. Без чит ил граждан­на­ры­на эшче кулларга ка­­ра­ган кебек кенә карарга тиеш түгел, ә рухи-мәдәни тормышта үз­лә­рен табарга яр­дәм дә итәргә тиеш.

*Безгә һәр тел мөһим. Ке­ше кайда гына яшәсә дә, туган телендә белем алырга хо­кук­лы. Бу мәсь­ә­ләдә без шактый гына проблеманы да ачык­ладык. Кирәк ка­дәр­ле дәреслекләр юк, көн та­ләп­ләренә җавап бирә торган, уку-укыту прог­раммаларын формалаштыра тор­ган яңа федераль стандартлар, яңа методикалар ки­рәк.

*Дәүләт туган телне өй­­рә­нергә мәҗ­бүр итә ал­мый, аның өчен мөм­кин­лек­ләр тудырырга тиеш. Без бүген 2015 елда кабул ителгән мә­гариф стандартлары буенча эшлибез. Яңа стан­дарт­ларның проектлары ин­тернетта бар. Безгә шуларны өйрәнергә кирәк. Тик нигә­дер яңа стандартлар белән танышып, үз фи­кер­ләрен белде­рү­челәр аз. Ә аларны, кабул ит­кәнче, нык кына камил­ләштерергә кирәк.

*Мәктәптә укыту программасын сайлауда ата-ана катнаша, дип әйтү дөрес түгел. Әмма кайбер мәктәп­ләрдә ата-анага кул кү­тәрт­тергән бу­лып, туган тел кер­мә­гән укыту программасын сайлаталар. Аннан соң 3 сәгатьнең бер сәгатен вариатив өлеш­тән алып, та­тар телен өй­рәнүгә багышлыйлар һәм: “Ата-ана шулай хәл итте”, – дип акланалар. Бу – закон бозу, ягъ­ни болай эшләү ата-ананың туган телне сайлап алу хокукын чикли.

*Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә бирү төп шарт итеп куелгач, мәктәп тә, ата-ана да чарасыз калды. БДИны татарча би­рүгә укучы­ның хокукы булырга тиеш. Аны тормышка ашырыр өчен, бү­ген мәктәпнең әзер­леге булырга тиеш, hәрбер фән буенча кон­троль-үлчәү материаллары булдырылырга тиеш. Хәзерге көндә бары тик татар теле hәм әдәбияты буенча гына контроль-үлчәү материаллары әзер, бу фән­нәр буенча туган телдә имтихан бирергә була. Калган фән­нәр буенча андый материаллар юк, аларны әзер­ләргә кирәк.

*Бүген татар баласының 68 проценты гына үз телен өйрәнә. Инде ниш­ләргә? Тел өйрәтүне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк. Димәк, икетелле тәрбия сис­темасы эшләнергә, бе­л­геч­ләр әзерләнергә тиеш. Моны берәү дә тыймый һәм бернинди закон да кирәк түгел. Тел белән кызыксыну әнә шулай кеч­кенәдән башланса, балага мәктәптә белем алу да ансатрак булачак.

*Мәктәп бусагасын атлап ке­рүгә, баланы грамматика белән күмеп таш­ламас­ка кирәк. Без урыс һәм башка мил­ләт балаларына дүртәр-бишәр сәгать татар теле укытып, имтихан бирдереп, алар­­ның күңелен кайтарырга тиеш түгел. Кызганыч, федераль үзәк тә дәү­ләт телләре укыту стандартларын, методикасын эшлә­мәде. Дәүләт теле ул аралашу, аң­лашу өчен кирәк. Менә без, кө­рә­шеп-талашып ди­гән­дәй, урыс балаларына мәҗбүри рә­вештә татар теле буенча төп­ле бирем би­рергә тырыштык. Ә нәти­җә­се нинди? Ба­лалар­ның нибары 0,7 проценты гына татар телен үзләш­терә алды.

*Бүген шактый мәктәп­ләрдә фәннәр федераль экспертиза узмаган, ягъни законсыз дәреслекләр буенча укытыла. Бер китапка экспертиза уздыру 1,5-2 млн сумга төшә һәм ул – шактый катлаулы процедура. Хәзер экспертиза үт­кәрүнең яңа­ча тәрти­бе эшләнде һәм ул шактый җиңеләйтелгән.

*Туган телләрне өйрәнү буенча яңа концепция дә эшләнде. Шуның буенча федераль дәүләт стандартлары булдырылачак. Заманга автомат рәвештә ияреп бар­мый­ча, мәгариф системасындагы һәр үзгәрешне күзәтеп, алдан чарасын кү­рергә өй­рә­нергә кирәк.

Риман Гыйлемханов әзерләде


Фикер өстәү