”Элегрәк фермер хуҗалыклары эре инвесторларның мөмкинлегенә кызыга иде. Заманча техниканы үзебезгә кирәк кадәрле алган чаклар булды. Хәзер киресенчә. Без фермерларга кызыгып карыйбыз. Йөзләрчә миллион сум бурыч булган килеш, нинди яңа техника аласың? Техникасы тузды, ә кредитын һаман түлибез”, – ди Әгерҗе районыннан килгән хуҗалык җитәкчесе.
Лаеш районының Олы Кабан авылы янында бишенче ел рәттән оештырылучы ”Кыр көне” агросәнәгать күргәзмәсе, бер яктан, авыл хуҗалыгында фәнни казанышлар, техника һәм технологияләрнең нык алга китүен дәлилләсә, икенче яктан, хуҗалыкларның матди мөмкинлеге чикләнгән булуын күрсәтте. Рәт-рәт булып тезелеп киткән югары җитештерүчән техника, урып-җыю һәм терлек азыгы әзерләү комбайннары, тагылма җайланмалар һәм башка күп төрле җиһазларның хуҗалыкларга барысы да диярлек бик кирәк югыйсә. Сатып алырга акча гына юк, диләр.
Авыл хуҗалыгында проблемалар җитәрлек, әлбәттә. Аларны хәл итү юллары турында сөйләшүләрнең өч көн дәвам итүе дә тикмәгә түгел. Чит ил, Россия һәм Татарстан вәкилләре, күпсанлы кунаклар, авыл хуҗалыгы белгечләре, галимнәр катнашында сөйләшүләрдә кызыклы фикерләр, эшлекле тәкъдимнәр дә шактый булды.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйтүенчә, бүген авыл хуҗалыгында югары сыйфатлы продукция җитештерү күләме артканнан-арта. Чит илләрдә аны сатып алырга теләүчеләр дә бар.
– Татарстанда җитештерелгән төрле азык-төлек, шул исәптән ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр продукцияне чит ил кулланучысына җиткерү – көндәлек игътибар үзәгендә. Бу юнәлештә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә 2019 – 2024 елларны колачлаган махсус эш программасы да булдырдык. Озакламый чит илләргә сатылачак авыл хуҗалыгы продукциясенең еллык күләмен 360 миллион сумга җиткерәчәкбез, – ди Николай Титов.
”Түгәрәк өстәл” янында узган сөйләшүдә Татарстан җитештерүчеләре генә түгел, бу юнәлештә эшләрне оештыру буенча Россия һәм чит ил оешмаларының җаваплы җитәкчеләре дә катнашты. Россиянең Экспорт корпорациясе вәкиле Артур Курамшин әйтүенчә, чит илләр белән сәүдә элемтәсе булдыру җиңел түгел. Аның үз нечкәлекләре бар. Шуңа да үз продукциясен чит ил кулланучысына сатарга теләгән Татарстан җитештерүчеләренә моңарчы да төрле ярдәм күрсәтелгән, киләчәктә дә бергә эшләргә әзерләр.
”РАЦИН”ның Татарстан авыл хуҗалыгында җитештерелә торган продукция буенча сыйфат эксперты Әнвәр Мәвләнов та үз чыгышында чит илләр белән сәүдә элемтәсен киләчәктә тагын да ныгыту мөмкинлекләренә тукталды. Андый хуҗалыкларга Татарстан җитәкчелеге, Авыл хуҗалыгы министрлыгының ярдәме дә каралган.
Терлекчелек тармагы буенча сөйләшүләр дә проблемаларны урап узмады. Россия күләмендә горурланырлык нәтиҗәләребез булса да, хәл итәсе мәсьәләләр байтак әле. Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов билгеләп узганча, нәсел эше, ашату рационы, терлекчелек комплексында эшне тиешенчә оештыру һәм башка кайбер юнәлешләрдәге кимчелекләр һәр хуҗалыкта диярлек бар.
Америка Кушма Штатларында ит җитештерү өчен терлек асрау белән шөгыльләнүче Джон Аскоу әйтүенчә, Татарстандагы мөмкинлекләр белән тагын да нәтиҗәлерәк эшләп булыр иде.
”Түгәрәк өстәл” янында сөйләшү кунакны шулкадәр тәэсирләндерде ки, ул хәтта үзенең, Актаныш районына килеп, терлек асрарга хыяллануын да яшермәде. ”Авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциягә бәя гадел булсын иде. Калганын хәл итеп була”, – диде Америка кунагы. Бездәге хәлләрне яхшы белә, димәк.
– Югары сыйфатлы продукциягә, аерым алганда, сөткә бәяне тотрыклы итү өчен, конкрет чаралар күрелә. Әлегә хуҗалыклардан кабул ителә торган сөтнең уртача бәясе – 23 сум. Бу хакта ил җитәкчелеге белән сөйләшүләр бара. Нәтиҗәләр булыр, – диде Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге җитәкчесе Денис Пирогов.
Джон Аскоу да юкка гына сагаймагандыр. Бәяләрне күптән тотрыклы итәргә вакыт. Әлегә шәхси хуҗалыклардан сатып алынган сөтнең килограммы 16 сумга калган авыллар бар. Бәяләр әле артып, әле кимеп торганда, аның кире уйлавы да мөмкин бит…
Камил Сәгъдәтшин
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat