Кичә Казанның Юдино бистәсендә яшәүчеләр өчен сөенечле көн булды. Биредә күптән көтелгән күпфункцияле үзәк ачылды. Димәк, моннан соң кырык эшне кырык якка ташлап, шәһәр үзәгенә барырга туры килмәячәк. Барлык хезмәтләрне дә бер урында гына алырга мөмкин булачак.
Яңа ачылган үзәктә, башка барлык филиаллардагы кебек үк, 181 хезмәт буенча ярдәм алып булачак. 10 “тәрәзә”дә хезмәт күрсәтүче белгечләр көнгә 200 кешене кабул итәр дип уйлыйлар.
Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов әйтүенчә, күпфункцияле үзәк ачылу бистәдә яшәүне тагын да уңайлырак итәчәк. Соңгы бер ел эчендә генә районда шундый өч бина ачылган. Чираттагы үзәк августта “Салават Күпере” торак комплексында үз ишекләрен ачачак.
– Барлык үзәкләргә дә кеше күп йөри. Һәм алар барлык хезмәтләрдән дә файдалана. Моннан соң халыкка шәһәр үзәгенә барырга туры килмәячәк, – диде Сергей Миронов.
Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада 56 филиал эшли. Шуларның 8е – Казанда. “Салават Күпере”ндәге үзәктән тыш, киләсе елда башкалада тагын өч үзәк ачылачак. Моннан тыш, 1 меңнән артык халкы булган авылларда күпфункцияле үзәкнең 281 территориаль бүлекчәсе эшли. Аларга көненә 10 меңнәр тирәсе кеше мөрәҗәгать итә.
– Казанда да, районнарда да 181 хезмәт күрсәтелә. Халык санына карап кына хезмәтләр саны кимемәячәк. Теге яки бу хезмәтне алыр өчен, безгә килгәнче, колл-үзәккә мөрәҗәгать итеп, кирәкле документлар исемлеген белешсәгез, тагын да уңайлырак булыр иде. Без документларны паспорт булмаган очракта гына алып калмаска хокуклыбыз. Ниндидер документ җитмәсә, гаризаны алып калабыз, ләкин гариза кабул ителмәскә һәм эш тукталырга мөмкинлеген кисәтәбез, – диде Ленара Мозаффарова.
Әлеге чарада Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин да катнашты. Ул да бистә халкын әлеге зур вакыйга белән котлады. Котлап кына калмады, белгечләр белән аралашып, халыкның кайсы хезмәтләрдән аеруча актив файдалануы белән дә кызыксынды. Паспорт, теркәү урынын алыштыру, салым кайтару, туу турында таныклык, ИНН алу – иң еш күрсәтелә торган хезмәтләр әнә шулар икән.
Шулай да, министр фикеренчә, күпфункцияле үзәк эшчәнлегендә тагын да камилләштереп бетерәсе берничә пункт бар.
– Моңа кадәр кеше “документлар пакеты” белән килгәч, ниндидер кәгазь җитмәгән очракта, бу хакта белмичә кайтып китә иде. Нәтиҗәдә, ике атнадан соң әзер документ аласы урынга, аңа онытылган кәгазь алып килергә туры килде. Бу исә кәефне төшерә һәм вакытны суза. Шуңа күрә моннан соң һәр хезмәтне анализлап, автоматлаштырырга кирәк булачак. Президент безнең алга куйган икенче бурыч: кеше теге яки бу хезмәт белән кайсы дәүләт органы шөгыльләнүен уйларга тиеш түгел. Боларның барысы да бер урында – биредә күрсәтелергә тиеш, – диде Айрат Хәйруллин.
Моннан тыш, җитәкче кире кайтару очракларының азрак һәм җавап бирү вакытының тизрәк булуына да ирешербез, дип өметләнә.
Хезмәтләрдән беренчеләрдән булып файдаланучы Елена Нагумановага да игътибар зур булды кичә. Баласына ИНН алырга килгән ханымга торт бүләк иттеләр. Шулай ук аны министр чәчәк бәйләме белән дә сөендерде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat