Узган шимбәдә Аксубайда “Уяв” Бөтенроссия чуаш мәдәнияте бәйрәме уздырылды. Үзләре әйтмешли, чуаш брендына әйләнеп баручы тамашаны без дә күреп кайттык.
Чуашларның милли бәйрәменә хөрмәтле кунак булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чуашстан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев та килде. Бәйрәмгә кадәр алар ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры, атказанган урманчы Александр Гуляевка бюст ачуда катнашты. Татарстан Президенты, бөек шәхесләр турында хәтер шул рәвешле саклана, дигән фикердә. “Үзем дә – урманчы баласы. Александр Гуляев минем әтием белән дә эшләде. Ул искиткеч кеше иде, рәхмәт аңа”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Гуляевка багышланган сынны яңа скверга урнаштырдылар. Сквер да аның исемен йөртә.
“Уяв” – чуашларның язгы сабан эшләре төгәлләнгәч оештырыла торган бәйрәме. Турыдан-туры тәрҗемә иткәндә ”саклау” дигәнне аңлата. Димәк, бәйрәм халыкның борынгыдан килгән йолаларын, гореф-гадәтләрен саклый. Элегрәк бу бәйрәм кысасында егетләр һәм кызлар арасында төрле бәйгеләр үткәрелгән, көрәштә “чуаш батыры”, иң чибәр кыз ачыкланган. Шулай ук милли ризыкларны, эчемлекләрне иң оста һәм тәмле итеп әзерләүдә ярышканнар, кул эшләнмәләре күргәзмәләре булдырылган. Биредә туй үткәрү, кич утыру йолалары да күрсәтелгән.
Хәер, бу хәзер дә шулай. “Уяв” бәйрәме оештырылган мәйданга килеп керү белән шул дәвергә кайтып килгәндәй буласың. Мәйданга керер җирдән үк республиканың төрле почмакларыннан килгән фольклор ансамбльләре кунакларны җыр-моңга төреп каршы ала, чуаш милли киеменә киенгән апайлар, мактый-мактый, ризыкларын тәкъдим итә, кул эшләрен күрсәтә, яшьрәкләр исә әйлән-бәйлән әйләнә.
Ансамбльләр Татарстаннан гына түгел, Самара һәм Чуашстаннан да килгән иде. Төп мәйданда исә “Уяв”ның асылын аңлатып, театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Яшь кызлар каен себеркеләрен суга манып, яңгыр да чакырды, сөлгеләр белән дә биеде, җырлары бер мәлгә дә тынмады.
Дуслык түгәрәгендә Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Игнатьев та әйләнде. Икесе дә чуаш халкының милли киеменнән иделәр. “Безнең дустыбыз Дмитрий Самаренкин (Чуваш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, “Казан май комбинаты” җәмгыяте директорлар советы рәисе) 2,5 мең костюм тектергән. Үземә һәм Михаил Васильевичка да костюм сорап алдым әле. Менә хәзер чын-чынлап бәйрәмгә кушылдык дияргә була”, − дип шаяртты Президент. Ул бәйрәмне Татарстан өчен бүләк дип атады. “Уяв” – бик матур бәйрәм. Милләтеңә карамастан, без монда һәм без бергә. Мондый бәйрәмнәребезне тагын да бергәләп үткәрергә язсын”, − дип халыкны “Уяв” белән котлады Рөстәм Миңнеханов.
Михаил Игнатьев исә ветераннарга рәхмәтен белдерде. Аныңча, алар ярдәме белән генә бәйрәм рухы буыннан буынга күчә. “Өлкәннәр яшь буынга безнең рухи һәм мәдәни бай мирасны тапшыра белә”, − диде ул.
Рөстәм Миңнеханов милли кием киеп кенә калмады, балыкчы йортында балык та тотты, яңа йортка күчү йоласын да күрде, Аксубай аучылары белән дә танышты. Михаил Игнатьев юка пешерде.
“Уяв” бәйрәменә кагылышлы төрле ышанулар бар. Мәсәлән, күпләр бу бәйрәмдә тиң парын очрата ала икән. Бәйрәм кунагы Алексей Калуков сөйләвенчә, чуашларның төп бәйрәмендә яшьләр бер-берсен очрата һәм кавыша торган була. “12 июльдән уңыш җыю башланганчы туйлар гөрләгән. Мин дә шул традициягә таянып гаилә кордым”, − диде ул.
Чуашлар бәйрәмендә өйдә ясалган куасның гына да нинди генә төре булмады! Кипкән йөзем, кара җимеш кушып ясалганын яратып эчтеләр. Чуаш хуҗабикәләре, минекен ал да минекен авыз ит дип, һәрьяклап кыстап кына тора! Барысы да рецептлары белән бүлешмәсә дә, барысы да: “Куаска күңел җылысын кушып ясадым, төп сере дә шул”, − диеште.
“Уяв”та тагын бер кунак булды. Аксубай җирлегенә “WorldSkills” эшче һөнәрләр әләме килеп җитте. Аны район башлыгы Камил Гыйльманов кабул итеп алды. Шулай итеп, галәмне урап кайткан әләм чуаш халкының бәйрәмен дә күрде.
Чулпан Гарифуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat