Хәтерләсәгез, заманында Туфан ага Миңнуллин каләмдәшләрен көн саен бер җөмлә булса да язарга, бер-берсе белән аралашырга өндәгән иде. Аның бу фикерен хуплаучылар да, мыек астыннан елмаеп үткәрүчеләр дә булды. Ә менә үзен аның шәкерте санаган Данил Салиховка, күрәсең, бу сүзләр бик сеңеп калган. Юкса үз нигезендә Туфан абыйга атап иҗат йорты салмас, шунда Туфан Миңнуллин җыены оештырмас иде. Ике елга бер мәртәбә үткәрелә торган бу чара Татарстан каләм ияләрен генә түгел, Башкортстан, Удмуртия, Мари Иле язучыларын, драматургларын, театр тәнкыйтьчеләрен җыйды.
Телефонны, интернетны онытып, күзгә-күз карап аралашып, бер-береңнең әсәрен игътибар белән тыңлап була икән. Без бу мизгелләрнең шулкадәр тансык булуын 6-7 июль көннәрендә аңладык. Интернет аша гына аралашу язучыларга да барып җитте, дип баш чайкый әнә Әхәт Гаффар да. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов исә, бүген иң кирәк нәрсә – аралашу, җегетләр, дип җөпләп куя:
– Бер-береңнең иҗатын белү, алай гына да түгел, чуаш, мари, башкорт әдәбиятлары, дөнья әдәбияты үрнәкләре белән танышу кирәк. Кирәк, әмма безнең бер-беребезнең хәл-әхвәлен белешергә дә вакытыбыз җитми. Туфан Миңнуллин Кече Битаманга еш килә иде. Аның, Данил, миңа шушында кечкенә генә бер куыш сал әле, дигәне булды. Йортны да тергездек, күреп тә өлгерде, әмма шушы йортта кунарга өлгерми калды… Ул дөньялыктан киткәч, гомерем булса, бу җирдә Туфан исеме белән җыен үткәрермен, дигән сүзем бар иде. Икенче тапкыр үткәрәм, шөкер, искә алуыбыз рухына дога булып барып ирешсен. Без Туфан абый йогынтысында, аның киңәшләрен тотып, драматургиягә килдек. Шуңа күрә аның эшен дәвам иттерәсебез, милли драматургиягә булдыра алган кадәр өлешебезне кертәсебез килә. Монда юнәлешләр билгеләнә, мөһим темалар ачыклана, киләсе әсәрләргә оеткы салына.
Язучы Рабит Батулла исә, Туфан Миңнуллинга атап, драматурглар семинарын гына түгел, шагыйрь, публицист, халык авыз иҗатын җыючы фольклорчы буларак та җыеннар үткәрергә кирәк, дигән фикердә:
– Бөтен өлкәләр ни хәлдә булса, милли драматургия дә, кызганыч, шул хәлдә бүген. Шуңа күрә җыелырга, фикер алышырга кирәк. Җомга намазын, гает намазларын да җыелып укыйбыз бит. Җыелу, хәл белешү, тәҗрибә уртаклашу, бер-береңнең исәнлеген белү беркайчан да артык булмый. Туфан Миңнуллин драматург кына түгел, хикәяче, хатирәләр язучы, чын мәгънәсендә олы шагыйрь дә әле ул. Аның шигъриятенә багышланган аерым бер семинар үткәрергә кирәк.
Җыен бөтен шартын туры китереп ачылды. Чараның әләмен Батулла белән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин күтәрде. Авыл халкы да әлеге чараны кызыксынып күзәтте. Бәләкәй генә авылга утыздан артык язучының килеп төшүе – хәтерләргә сеңеп калырлык вакыйга ул.
Семинарның төп өлешендә исә 15 пьеса укылды. Алардан берничә автор аерым билгеләп үтелде. Театр белгече Гөлшат Фәттахова әйтүенчә, чын мәгънәсендә пьеса дип атардайлары берничә генә булса да, бу – казаныш:
– Тема төрлелегенә игътибар иттем. Мәхәббәт тә, репрессия, беткән авыллар проблемасы да, фольклорга нигезләнеп язылган әсәрләр дә бар. Шушы 15нең берничәсен генә чын мәгънәсендә пьеса дип әйтеп була. Миңа калса, ун пьесаның берсен аерып атау да аз түгел. Сәхнәгә дә күтәрелсә, җыенның зур нәтиҗәсе булыр иде.
Әлбәттә, татар әдәбияты, драматургиясе турында сөйләшкән җирдә туган тел мәсьәләсе турында фикер алышу булмыйча калмый. Илдар Хәйруллин театрда тел мәсьәләсе, милли драматургия турында уйлары белән бүлеште:
– Драматургия ни хәлдә дисең… Бу – шулкадәр катлаулы сорау. Драматурглар бик аз безнең. Булганның да күбесе урысча яза. Әгәр син үзеңне татар дип саныйсың икән, ничек инде үз телеңнән бизәргә мөмкин? Кызганыч, тормышыбызда татар теленә урын кимегәннән-кими. Әйтик, мәчетләрдә вәгазьләр башлыча урысча укыла. Нишләп урысча сөйлисез, дип сораганым булды. Хәзрәт, татарча белмәгән татарлар килә бит, дип җавап бирде. Туфан абыйның: “Әгәр дә кеше үзен татар дип саный икән, татарча өйрәнә алмыймы? Аз гына булса да горурлыгы бар икән, нигә ул туган телен өйрәнми? Юкса бит инглизчәне, немец телен бер дә авырсынмыйча үзләштерәбез, ана телен өйрәнергә иренәбез”, – дип гасабиналып сөйләгәне бар. Менә монда да, кайберләре, фикер әйтәм дип, пьеса язган, ләкин ана телендә түгел. Әле күптән түгел генә “Сәләт”тә булдым. Театральләшкән конкурсның рәисе идем. Бик матур чыгышлар ясадылар. Арча педагогия көллияте студентлары белән сөйләшеп киттек. Алар, татар бүлеге бетерелде, дигәч, егылыплар китә яздым. Шуннан уйлап карагыз, нинди киләчәк көтә безне? Г.Камал театрыннан тыш, барлык театрлар да балалар өчен спектакльләрне урысча уйныйлар. 3-5 яшлек бала аңына ана телен сеңдерү урынына без урысча фикерләү формалаштырабыз. Быел театр училищесына яңа курс җыйдым. Кабул итү имтиханнарына татар авылыннан балалар килде. Авызларыннан чыккан һәр өч сүзнең берсе урысча. Тел байлыгы югалып бара! Хәлебез бик аяныч. Чынбарлык бик куркыныч.
Әлеге чынбарлык Салават Юзеев, Мансур Гыйләҗев, Туфан Имаметдинов һәм башкаларның пьесаларында ачык чагыла. Хәлебезнең ни дәрәҗәдә аяныч икәнен драматурглар аңлатмаса, тагын кем аңлатыр соң? Чөнки сәхнә – халыкка тәэсир итү алымнарының иң үтемлесе. Чират – режиссерларда. Алар милли тормышыбызны чагылдырган әсәрләргә алынырлармы? Хәер, җыенда катнашучы режиссерлар кайбер әсәрләрне сайлады да инде.
Ашыт буендагы кичке уен, Туфан абый йөргән эзләр, ул сокланган табигать күренешләре әнә шулай тәэсир итте.
Гөлинә Гыймадова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat