Илкүләм проектлар кысаларында Татарстанда мәктәпләр төзекләндерелә, балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, хастаханәләр яңартыла, спорт мәйданчыклары куела, авыллар арасында юллар салына…
”Ә халык бу хакта беләме соң? Минем тоемлавымча, белем бетерми. Ә бит без илкүләм проектларда активрак катнашырга тиеш”, – диде Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Зәй районында ”Бердәм Россия көне”ндә. Партия әгъзалары районда яшәүчеләр белән очрашты, аларга медицина, социаль, юридик ярдәм күрсәтте.
– Россия Президенты колачы ягыннан да, бүлеп бирелә торган акча күләме ягыннан да моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдәге илкүләм проектларны тәкъдим итте. Безнең бурыч – проектларны тормышка ашыруга халыкның үзенең үк күз-колак булып торырга тиешлеген, барысының да кешеләр өчен эшләнүен аңлату. 2024 елга кадәр триллионнарча сум акча бүлеп бирелә. Беркайчан да, хәтта советлар чорында да кешеләргә карата шуның кадәр зур игътибар бирелгәне юк иде әле. Безнең бурыч – кайсы территорияне төзекләндерергә, ишегалларында, яшәү урыннарында нәрсә эшләргә икәнен халык белән бергәләшеп хәл кылу, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы рәисе бүген шәһәр-бистәләребезне халыкка яшәргә уңайлырак итү өчен тиңдәшсез мөмкинлекләрнең ачылуын билгеләп үтте.
– Бурычыбыз – Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашу. Республика Президенты, махсус боерык чыгарып, 12 илкүләм проектның һәркайсы өчен министрлыклар һәм ведомстволардан җаваплы кешеләрне билгеләде. Җирле хакимиятләрнең халык белән бергә бу теләккә кушылып, чыннан да, алга таба гражданнарыбызның тормышы, ялы, белем алуы өчен уңайлырак шартлар тудырылуын күрербез, дип уйлыйм, – дип аңлатты парламент җитәкчесе.
Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов та уңай үзгәрешләргә шат. Аның әйтүенчә, шәһәр һәм район инфраструктурасын үстерүгә бюджеттан һәр ел саен 1әр миллиард сум чамасы акча бүлеп бирелә.
– Бүген кечкенә генә Зәйдә 30 гектар мәйданда парк-скверлар бар. Медицина үсә, районыбызның үзәк хастаханәсе медицина шәһәрчегенә әйләнде. Шәһәребезнең барлык тугыз мәктәбе капиталь төзекләндерелде, алты балалар бакчасына ремонт ясалды, – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин, әлбәттә инде, узган елның декабрендә эшли башлаган ”Зәй” агросәнәгать паркын да игътибардан читтә калдырмады. Чөнки республика районнарында тәүге пилот проекты булып тора бит бу. Сүз уңаеннан, азык-төлек товарларының төп төрләре белән Татарстанның үз-үзен тулысынча тәэмин итүен билгеләп үтәргә кирәк. Биредә кече хуҗалыкларның – шәхси ярдәмче хуҗалыклар (хәзер бездә аларның саны – 456 мең), крестьян-фермер хуҗалыкларының (якынча 4,6 мең), гаилә фермаларының (1219 мең) тоткан урыны гаять зур. Аларның республика агросәнәгать комплексындагы өлеше 50 проценттан артыграк тәшкил итә. Әлбәттә инде, дәүләт ярдәме авыл хуҗалыгын үстерүдә зур роль уйный. Республика шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә һәр ел саен 2 миллиард сумнан артыграк күләмдә акча бүлеп бирә.
Фәрит Мөхәммәтшин, агропромпаркка сокланып, аны, Татарстан Президенты тәкъдим иткән шәхси хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары продукциясе белән эшләүнең яңа формаларыннан берсе, дип бәяләде. ”Зәйлеләр агропромпаркны беренчеләрдән булып төзеде, биредә азык-төлектән ниләр генә юк! Алга таба продукцияне эшкәртеп сату да күздә тотыла”, – диде ул.
Зәй игенчеләре дә мул уңыш көтә. Алар быел бөртеклеләрдән – 45, ә чөгендердән 447 центнер уңыш өмет итә. Кырга чыккач, Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Сөйләшү барышында авылда яшьләр өчен эш урыннары булдыру турында фикер алыштылар.
Соңыннан Дәүләт Советы рәисе Зәй районы активы белән очрашты. Анда районда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга контрольлек итү буенча эш төркеме эшчәнлеге каралды.
Татарстанда ”Бердәм Россия көне” проектының 2004 елдан бирле тормышка ашырылып килүен билгеләп үтәргә кирәк. Аның чираттагысы Азнакай районында узачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat