Берәү казый, икенчесе чүп ташый. Татарстанда яр буйларын тәртипкә китерәчәкләр

Татарстан халкы сулык­ларны пычрата һәм рөхсәтсез файдалы казылмаларны урлый. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров хәбәр итте.

– Дәүләт инспекторлары тарафыннан табигатькә зыян салуның 3 меңнән артык очрагы ачыкланды. Суд тарафыннан алты оешма­ның эше туктатылды. Алар арасында “Татвторчермет” та бар. Ул туфракның өске катламына зыян салган. Хокук саклау органнары бе­лән берлектә 17 җинаять эше ачылды, – ди Фаяз Шакиров. – Соңгы 3,5 елда республикада су янында йорт төзүчеләр, ишегалдында гына “үз инеше”н булдыручылар саны артып китте. Дөресрәге, без 2016 елда тик­шерүләр башлагач, тәр­тип бозучыларның эзе­нә тө­шә башладык. 3,5 елда шундый 700ләп очрак ачыкланган. Су янәшәсендә төзелеш башлаучыларның йортларын сүттерергә туры килде. Табигатьне саклау кануннарын бозмасыннар өчен, 125 су объектының чикләрен бил­ге­ләдек. Шуларның 28е аеруча саклану статусына ия.

Файдалы казылмаларны рөхсәтсез генә алучылар да күбәеп киткән. Экологлар бе­лән йөргән рейд вакытында без моңа үзебез дә инандык. Кешегә иң мөһиме – үзенә яхшы булсын. Табигать турында уйлаучы бик сирәк. Фаяз Шакиров та әнә шулай ди.

– Инеш-күлләргә пычрак сулар агызучылар да бар. Су чистарту җайлан­масы аша чыкмаганга, ул ел­га-күл­ләр­дәге терек­лек­кә зыян сала. Хәтта үләннәр үсүдән туктый, – ди ул. – Рөхсәтсез алын­ган казылма байлыклар – түлән­мәгән салымнар ди­гән сүз. Шул казылган урында чүплек хасил була. Берәү казый, икенчесе чү­бен илтеп бушата.

“Автостоп” операциясе барышында су буйларында машиналарын калдырган 17 очрак ачыкланган. 1 июль­дән “Чиста һава” ак­циясендә 249 машинаны туктатып тик­шер­гәннән соң, аларның 3,6 проценты тиешле нормалар­га туры кил­мәгән.

Министр урынбасары, Питрәч районында таби­гатькә зур зыян салган оешма хакында да әйтеп узды. Узган атнада, кулында рөх­сәт кәгазе булмаган килеш, бу оеш­ма вәкилләре 70 мил­лион сумлык казылма байлык ташыган.

– Бу факт буенча бер­кетмә төзелде. 800 мең сум штраф салынды. Алга таба бу оешманың эшен про­кура­ту­ра караячак, – ди экологлар.

15 июльдән республикада “Чиста яр” акциясе башлана. Әлеге эштә волонтерлар гына түгел, һәр кеше актив катнашыр дип көтелә. Җыеш­тыру эшләре 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү