Татарстан халкын начар юллар һәм әйләнә-тирәлекнең төзек булмавы борчый. “Халык контроле” системасына шул хакта мөрәҗәгатьләр күп килә икән. Алты ай эчендә аның аша 39327 мөрәҗәгать кабул иткәннәр. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 27 процентка күбрәк бу. Алга таба бу система аша авыр хәлдәге гаиләләр турында да хәбәр җиткереп булачак.
Министрлар Кабинетында узган брифингта элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Тимур Зарипов әйтүенчә, байтак кеше борчыган мәсьәләне язып кына калмый, аның үтәлешен дә тикшерә. Әйтик, бер районнан килгән мөрәҗәгатьтә: “Безнең юлга асфальт түшәлде бит инде, ник ул хактагы белдерүне алып атмыйсыз?” – дип язганнар. “Җирле түрәләрнең эшләп бетермәве аркасында шулай килеп чыга: гозер үтәлгән, ләкин системага хәбәр җибәрелмәгән”, – ди Татарстанның кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская.
“Халык контроле” системасын даими кулланучылар саны 60 меңгә җиткән. Тимур Зарипов әйтүенчә, көн саен якынча 263 мөрәҗәгать кабул ителә, тик белгечләр 30 процентын кире кага. Ул моның сәбәпләрен дә аңлатты: “Кайберсендә мәгълүмат буларак җибәрелүче фотосурәтләрнең сыйфаты начар, бер үк әйберне кат-кат язалар, нәрсә турында сүз барганы аңлашылмый, бер мөрәҗәгатьтә күп төрле мәсьәлә күтәрелә – төгәллек юк… Төгәл булмаган яки хаталы мөрәҗәгатьләрне яңадан язып утырмасаң да була, алдан язылганына төзәтмә кертү җитә”.
Төгәл сорау яктыртылган очракта да, ул категориядәге сорау белән шөгыльләнүче белгечләр булмаска мөмкин икән. Халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне дәүләт һәм муниципалитет органнарында эшләүче 537 хезмәткәр җыя һәм эшкәртә. Әлеге системаны Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорск, Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр аеруча үз итәргә өлгергән. Теләче, Кайбыч, Әтнә, Чүпрәле, Апас, Спас районнары халкы бу мәсьәләдә сүлпәнлек күрсәтә.
Халык үтенече буенча, мөрәҗәгатьләр ачык һәм ябык режимда килә. “Ябык” икән, аны җибәрүчеләрнең исем-фамилиясе үзенә һәм ул эш белән шөгыльләнүчегә генә күренә. Ачыктан-ачык мөрәҗәгать итүчеләр үзләренең генә түгел, башкаларның да мәнфәгатен кайгырта. Әйтик, әйләнә-тирәне төзекләндерү, районнардагы юлларны карап тору, юл, транспорт хәрәкәтен җайга салу буенча сорау юллыйлар. Исемен бүтәннәргә күрсәтергә теләмәүчеләр торак-коммуналь хуҗалык проблемалары, исерткеч эчемлекләрне сатканда тәртип бозу очраклары турында яза. Кайбер сораулар ел фасылына күрә барлыкка килә дә соңыннан юкка чыгып тора, икенче елны кабатлана.
– Мөрәҗәгатьләрнең 70 проценты уңай хәл ителде. Кайберсе республикада эшләп килүче программалар ярдәмендә тормышка ашырыла, – ди Сәрия Сабурская. – Мәсәлән, юл төзелешенә, ремонтына кагылышлы мәсьәләләрне шулар рәтенә кертергә мөмкин. Республикада йорт яны ишегалларын төзекләндерү буенча программалар эшли. Бистә юлларын төзекләндерү, авыл урамнарын яктырту программалары бар. Әлеге системада халык соравы буенча диспансеризация тикшерүенең ничек үтүе, авыр хәлдәге гаиләләр, уңайлы мохит хакында хәбәрләрне дә урнаштырырга мөмкин булачак. Моның өчен аерым бүлек барлыкка киләчәк. Мондый мөрәҗәгатьләр элек ГЛОНАСС системасы буенча алына иде.
Сәрия Сабурская әйтүенчә, кайбер шәһәр-районнарда барлык мөрәҗәгатьләрнең 90 проценты уңай хәл ителә. Эшне нәтиҗәле оештыручылар дип Чаллы, Бөгелмә шәһәрләрен атады ул. Казанда һәм башка җирлекләрдә 2015 елда кергән, әмма бүгенгәчә нокта куелмаган мөрәҗәгатьләр бар. Аларның байтагы юл төзекләндерү мәсьәләсенә кагыла. Яңа йортлар тирәсендә тиз генә юллар түшәп булмый, йортлар төзү тәмамлангач кына, юл салырга керешәләр. Кайбер очракта акча җитмәү аркасында да сорау һавада эленеп кала. “Эш планга кертелгән икән, ул ахырына җиткерелә. Моны модераторлар гына түгел, кешеләр үзләре дә күреп тора”, – ди вәкаләтле вәкил. Гозер язучы үзе үк, шул вакытка вәгъдә бирелде, вакыт чыгарга күп калмады, эш әле башланмады да, дип хәбәр итә. Әйтик, Биектау районында юл төзекләндерелмәгәч, җирле үзидарә эшләми, дип язып җибәргәннәр. Лаеш районыннан электр үткәргечләрне алмаштыруга кагылышлы үтенеч буенча да эш тиешле вакытта башкарылмаган. Лениногорск районында яшәүчеләр юлсызлыктан зарлана. “Берни үзгәрми, кайчан тәртип булачак?” – ди район халкы.
Дөрес, барлык җирдә дә контроль бер төрле түгел, кайдадыр битарафлык хөкем сөрә. Урыннарда кадрларның алмашынуы, ялга китүе дә эшне тоткарлый икән. Хәл ителгән очракта да, ул турыда хәбәр ителмәгәч, мөрәҗәгать ябылмый. Үтенечләрнең ничек үтәлүен район прокурорлары да күзәтеп тора.
Фәния Арсланова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat