Арча районында көчле җил мәктәп түбәсен куптарып ташлаган (фото)

Бүген Арча районының Ашытбаш авылында көч җил мәктәп түбәсен куптарып ташлаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Кичә кич Арча районының Ашытбаш авылының Тукай урамында урнашкан Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең түбәсенең бер өлешен җил куптарган. Бу турыда 112 номерына 18.50 сәгатьтә хәбәр килде», – дип сөйләделәр ведомствода.
Урынга килгән коткаручылар ачыклаганча, түбәнең 60 квадрат метр өлешенә зыян килгән. Иртәгә район администрациясе киңәшмә була. Түбәне төзәтү вакыты шунда билгеләнәчәк.

 

 


Фикер өстәү