Моннан сигез ел элек булган фаҗига әле дә онытылмый. 2011 елның 10 июлендә “Булгария” теплоходы һәлакәткә очрап, анда 122 кешенең гомере өзелде. Шулардан 28е – балалар. Идел буйлап сәяхәткә чыккан 79 юлчыны коткарып кала алдылар.
Якыннарын югалтканнар июль аен әле дә әрнү-сагыш белән каршы ала. Ел саен мәрхүмнәрнең якыннары Кама Тамагы районына Сөйки авылы янәшәсендәге хәтер комплексына матәм митингына җыела. Вакыт – дәва, дисәләр дә, газизләрен югалтканнар моның белән килешми.
– Якыннарыбызны югалту ачысы гомер буена җитәрлек булды, – ди Яшел Үзәндә яшәүче Дилбәр ханым. – Апам Даниянең улы Айнур белән килене Райләне мәңгелеккә югалттык. Арчада яшиләр иде. Без исә ял саен аларга кайтып йөрдек. Алмаз исемле малайлары бар иде. Киленебез икенче бәбиен көтте. “Апа” гына дип торды. Шундый яхшы күңелле балаларның да гомерләре кыска була икән. Еллар узса да, күз яшьләребез кипми. Башта бик еладык. Өйдә әти-әнисез калган бала безне сабыр булырга өйрәтте. Хәзер инде артык сүзләр сөйләмибез. Бергә җыйналгач та, бу фаҗига хакында искә алмаска тырышабыз. Айнурның, Райләнең төшкә кергәне юк. Мөгаен, тыныч яталардыр. Инде уллары Алмаз да зур үсте. Быел алтынчы сыйныфка бара.
Айнур белән Райлә апалары Ильмира һәм җизнәләре Альберт белән бергә ялга бара.
– Мин башта исән кайтуыма да шатланмадым. Өйдә өч бала көткәнгә, исән-сау калганбыздыр инде. Энем белән киленебезне югалтуга ышана алмадым. Андагы хәлләр куркыныч бер төш сыман хәтердә саклана. Теплоходның батуы, кычкыру тавышлары, салкын су – уйласаң да, җан әрни. Мондый хәсрәтне башка күрергә язмасын. Быел мин Сөйкигә дә бара алмадым. Анда баргач, йөрәгемә авыр. Бик борчылам. Шуңа күрә әнием Дания үзе генә барырга карар кылды, – ди Ильмира Әгълиева.
Казанда яшәүче Маргарита ханым да бүген Сөйкигә бара.
– Кызымны югалттым. Аның гәүдәсен иң ахырдан таптылар. Ә мин исә аны исәндер дип көттем. Тик булмады. 11 яшьлек кызы калды. Инде оныгым бүген үзе әни булырга җыена. Күңелдәге хисләрне әйтеп аңлата алмыйм. Балам җитми җаныма, – ди ул. – Фаҗигадән соң сәламәтлегем какшады. Авыртмаган җирем юк. Аякларым начарланды. Ирем инсульт кичерде. Бу хәсрәт мәңге төзәлмәс яра булып калды.
Әлеге фаҗигадә кызы белән киявен югалткан Рәдифә Садриева Балтачта яши.
– Үзем судан курыкканга, кызымны бер дә сәяхәткә җибәрәсем килмәде. Ул чакта олы кызлары 12 яшьлек Энҗе бездә кунакта иде. Гөлназ белән Илнур кайттылар да, теплоходта ял итәргә барабыз, диделәр. “Әй, кызым, мин гомер буена бер дә ял итмәдем. Әллә йөрмисезме?” – дидем. “Башымны ял иттереп кайтам. Бер генә көнгә бит ул. Гел эш тә эш, ял иткән дә юк. Барыйк инде, әни”, – диде. Аркаларыннан сөеп, автобуска утыртып җибәрдем. Кем уйлаган соңгы күрешү булыр дип. Ул чакта кечкенә оныгым Мәликәгә 2 яшь кенә иде. Аны кияүнең әнисенә калдырганнар. Кодагыйның да күңеле сизенгән. Алып калмасам, яратмаслар, бармагыз, дисәм, ошатмаслар, дип ул да риза була, – дип искә ала Рәдифә апа. – Баштарак бик авыр булды. Балалар әти-әниләрен сорап тилмертте. Алар янында еламаска тырыштым. Үземә авыр булса да, сабыйлар хакына түздем. Гомер үтә, Энҗе Казанда укый, икенче курсны бетерде инде, Мәликә әле дә әнисен сорый. Балаларны зиратка да алып барганыбыз юк. Улым бер тапкыр иярткән иде, елыйлар, башка бармасыннар, дип кайтты. Үзем дә, тизрәк догалар укыйм да, кайту ягын карыйм. Йөрәккә бик авыр. Ирем бу хәлдән соң урынга ятты. Мин дә авырыйм. Балаларны искә төшергәч, бөтен җаным-тәнем сызлана, йөрәгем сыкрый, калтырана башлыйм. Әмма бирешмим, ничек тә сабыр итәргә тырышам, яшәргә көч табам. Әле кызларны буй җиткерәсе, аларны кияүгә бирәсе бар. Бар теләгем – сау-сәламәт булсыннар. Аллаһы Тәгалә гомерләрен озын итсә иде. Әти, әни дияргә тилмереп яшәгән балаларымның алдагы көннәре бәхетле булсын!
- Ике палубалы “Булгария” теплоходы 1955 елда Чехословакиядә төзелә. Башта ул “Украина” дигән исемне йөртә, ә инде 2010 елдан “Булгария” дип атала башлый. 2000–2010 елларда теплоходны “Казанская судоходная компания”, “Водофлот”, “Волгатур” оешмалары арендалый. Судноның соңгы арендаторы “Бриз” компаниясе “Булгария”не 2011 елда “АргоРечТур” оешмасына субарендага бирә. Фаҗигадән соң эзләү-коткару эшләре 16 көн дәвам итте. Баткан теплоходны 23 июль көнне генә су өстенә күтәрә алдылар. “АргоРечТур” директоры Светлана Инякина 11 елга хөкем ителде. Ул узган елның сентябрендә иреккә чыкты.
Гөлгенә Шиһапова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat