Әлифба эзеннән. Татарның төп китабын язган кешенең гыйбрәтле язмышы бар

Бер көнне якташларым белән татар Әлифбасы “атасы” Сәләй Вәгыйзовның туган ягы – Самара өлкәсе Камышлы районына сәфәр чыктык. Үзе исән чагында Сәләй аганы бер-ике мәртәбә күргәнем булды, әмма, ни сәбәпледер, гәпләшеп утырмаганмын. Бу минем тарафтан олы мәгънәсезлек иде. Юлда барганда якташларым – дөньяда бердәнбер булган “Әлифба музее” директоры Дамир Таҗиев, “Казан Арты” музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов Сәләй ага турында сөйләгәндә, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәргә әзер идем.

Татар мәгарифе тарихында әлеге шәхеснең үз урыны бар. Сәләй аганы “татар Әлиф­басы атасы” дип атау, бер яктан, бик үк дөрес тә түгелдер. Чөнки аңа хәтле татарның алты Әлифбасы булган. Беренчесе – Иман шарты. Аннан соң Сәгыйть Хәлфин, Әхмәтһади Максуди (ике Әлифба), Мө­хетдин Корбангалиев, Габбас Сәй­фул­линнар Әлифба китап­лары язалар. Сәләй Вәгый­зов Әлиф­басы иң озын гомерле булганга, мин аны Әлифба атасына тиңләдем.

1965 елдан башлап татар баласы 50 ел буе нәкъ менә Сәләй ага һәм аның тормыш иптәше Рәмзия апа язган Әлифба буенча укырга, язарга өйрәнгән. Дамир Таҗиев әйтүенчә, чит ил­ләрдә яшәү­че татар балалары әле бүген дә нәкъ менә шушы Әлиф­баны кулланалар икән.

Петербургның бер галиме бөтен дөньядагы Букварь һәм Әлифбалар буенча док­торлык диссертациясе язган булган һәм нәкъ менә Сәләй ага Әлифбасын иң яхшысы дип аерып куйган. Бу Әлифба 50 ел эчендә 40 мәртәбә басыла. Беренче басмасы, әйткәнемчә, 1965 елда чыга, Әлифбаның гомуми тиражы исә миллионнан артып китә. Моннан тыш Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова-Вәгыйзова татар телен өйрәнү методикасы буенча 43 китап язалар.

Гыйбрәтле язмыш

Без әнә шундый шәхес­нең туган нигезенә сәфәргә чыктык. Шәхсән үземә Камышлыда булырга туры кил­сә дә, Сәләй аганың туган авы­лы Байтуганга юлым төш­кәне булмады. Монысы да, әлеге да баягы, мәгъ­нә­сезлек иде. Милләт язмышына бәйле күпме язмаларым чыкты, ә Сәләй агай турында ике сүз язганым да булмаган. Юлдашларым аның гыйбрәт­ле язмышы турында сөйли башлагач, һәр сүзләрен кү­ңелемә сеңдереп калырга тырыштым. Сәләй аганың мул­ла кушкан исеме Сөләй­ман булган. Фамилиясе – Хәлиуллин. Камышлы райо­нының Байтуган авылында дөньяга килгән. Аңа 6 ай вакытта Камышлы базарында әтисен үтерәләр, башка кеше белән бутыйлар. Шуннан соң әнисе Гайшә, имчәк баласы Сөләйманны алып, авылдан китәргә тели. Әмма каенанасы Шәмсехәят, ир бала әтисе гаиләсендә калырга тиеш дип, Сөләйманны Гайшәгә бирми. Каенана, картайгач, авырый башлагач, Сөләй­ман­ны баласыз бер гаиләгә тәрбиягә бирә. Менә шул гаиләдә Сөләйманның исем-фамилиясен үзгәртеп, “Вә­гый­зов Сәләй” дип яздыралар. Чит гаиләдә ул ата-ана назын тоймый, әлбәттә.

Ул Камышлы авылында җидееллык мәктәпне тәмам­лый, аннан соң Богырыслан педагогия техникумына укыр­га керә. Техникумнан соң Оренбург педагогия институтында укый башлый, ә ике курстан соң Казан пед­институтына күчә. Шунда үзе кебек үк тома ятим Рәм­зия Вәлитова белән таныша, соң­гы курста өйлә­не­шәләр. Яшь гаиләне юллама белән Арча педучилищесына укытырга җибәрәләр. Сугышка хәтле ике балалары туа. Кызлары Римма инде вафат, уллары Камил безнең белән сәфәргә чыкты. Төс-кыяфәте нәкъ әтисенеке. Күзләре уйчан, сүзгә бик үк юмарт түгел Камил абый. Шуңа күрә әти­сенең язмышы турында төп­ченергә кыймадым. Аның каравы Дамир Таҗиев Сәләй ага өлешенә тигән ачы гый­брәт турында шактый тәф­силләп сөйләде.

“Хыянәтче”

Сәләй 1942 нче елны фронтка китә. Сугыш баш­лан­гач, Арча педагогия училищесы бинасын госпиталь итәләр һәм училище Үрнәк авылына күчә. Рәмзия апа исә минем туган авылым – Субаш-Аты мәктәбендә укыту бүлеге мөдире булып эшли башлый. Монысын да белми идем. Олылар белән сөй­ләшеп утырганда әти белән әни Рәмзия апаның, Сәләй абыйның исемен, ул чакта район халык мәгарифе бүле­ге мөдире, аннан соң Татарстан мәгариф министры урынбасары булып эшләгән Равил Галиәхмәтовны телгә алгалыйлар иде. Телгә алалар иде дә, уфтанып, авыр сулап куялар иде. Баксаң, Равил Әлмиевич Сәләй абый һәм Рәмзия апа тормышында аерым бер урын алган булган. Хикмәт шунда: 1943 елда Сәләй солдат Харьков янында барган сугышларда әсирлеккә төшә. Аны 1945 елда Америка солдатлары азат итә. Иң кызыгы, союз­ник­лар Совет әсирләренә туган илгә кайтмаска киңәш итә, анда сезне төрмә көтә, диләр. Кайберәүләр кала да. Сәләй солдат исә Арчага, гаиләсенә ашыга. Бу очракта “үз башына ашыккан” дияргә туры килә. Чөнки Сәләй Вәгыйзов, күп әсирләр кебек Ватанга хыянәт итүдә гаеп­ләнеп, Печора елгасы тирә­сендәге лагерьга җибәрелә. “Хыянәтче”ләрнең 10 елга хөкем ителүен беләсез инде. Рәмзия апа, балаларын ияртеп, елга бер мәртәбә ире белән очрашуга бара. Ул вакытта нибары алты яшьтә булган Камил абый мондый очрашуларны хәтерли әле. “Бала күңеле фаҗигане кабул итә алмаган, күрәсең. Әнине ниндидер чит ир кочаклаганга ачу килгәне генә хәтердә калган!” – дип моңсу елмая ул. Әтисе сугышка киткәндә, аңа бит яшь тә тулмаган була.

Рәмзия апа ире янына ике җәй бара. Аннан соң, Ватанын саткан кеше янына барган өчен, аны эшеннән алалар, фатирдан куып чыгаралар. Ул ике бала белән туры мәгънәсендә урамда кала. Бу хәбәр Сәләйгә барып ирешә һәм ул ышанычлы кешеләр аркылы хатынына хат җибәрә. Органнарга хыя­нәтче иреңнән ваз кичүең турында рәсми хат яз, фа­ми­ли­яң­не алыштыр, ди. Рәмзия апа шулай итә дә укыта башлый. Юлдашларым әйтүенчә, алар ул чакта Арча башкарма комитетында эш­ләгән Мәрьям Гайнуллина аркылы хат алышканнар. Аның ире Рәфкать Гайнуллин Арча райкомында идеология секретаре була. Шундый куркыныч заманнарда үз язмышларын куркыныч астына куеп, Сәләй белән Рәм­зиягә булышкан бу ке­ше­ләр­нең рухына олы рәх­мәт хис­ләре барып ирешсен иде.

Сәләй солдат, 1955 елда лагерь срогын тутырып, Арчага кайта, әмма аны эшкә алырга куркалар. Менә шунда мин телгә алган Равил Галиәхмәтов аңа ярдәм кулы суза да инде. Бернинди кисә­түләргә карамыйча, Сәләй солдатны Мөндеш авылы мәктәбенә эшкә урнаштыра. Ә тагын 5 елдан Вәгыйзовлар икәүләшеп Арча педагогия училищесында эшли башлыйлар. Шул елларны Татарстан Мәгариф министрлыгы Әлифба китабына конкурс игълан итә. Сәләй ага кулъязма китабын алып Казанга бара һәм конкурс комиссия­сенә тапшырмакчы була. Әм­ма аны кире боралар, янәсе, Әлифба язу белән галимнәр, профессорлар шөгыль­лә­нер­гә тиеш, ә монда ниндидер авыл укытучысы авторлык дәгъвалап йөри. Сәләй агага монда да Равил Галиәх­мәтов ярдәмгә килә. Кулъязма китабын кабул итәләр һәм конкурс нәтиҗәләре буенча II урынны бирәләр. I урын, гомумән, беркемгә дә бирелми. Вәгыйзовлар Әлифба­сының ярты гасырга сузылган гомер юлы әнә шулай башланып китә.

Әлифба тавында

Якташларым сөйләгәнне тыңлый-тыңлый, Камышлыга барып җиттек. Шул ук көнне кире кайтасы булганга, Самарадагы кардәшләр белән озын-озак сөйләшә-серләшә алмадык. Безнең бит әле Байтуган авылына барасы, Сәләй ага нигезендә өч ел элек ачылган музейны күрәсе бар иде. Авылга якынлашканда бер гаҗәпләндек: Байтуган тавында әллә ничә чакрымнан “Әлифба” дигән язу күренеп тора иде. Хәреф­ләрне, нык булсын дип, тимердән эшләгәннәр һәм ак төскә буяп куйганнар. Икенче шаккатырган нәрсә – балаларның саф татар те­лендә шигырь укулары иде. Бит Байтуганда барлык фән­нәр дә урысча укытыла, татар теле факультатив дәрес буларак кына керә. Авыл кешеләре әйтүенчә, “Татар теле белән кая барасың? Татар теленең нигә кирәге бар?” – кебек сүзләр ата-ана­ларның теленә дә кереп карамый.

Музейны карап тотучы Нурания Абзалова безне өченче тапкыр шаккатырды һәм сокландырды. Хәер, ул музейга күз-колак булып торучы гына түгел, Сәләй аганың туган нигезендә музей булдыруны да Нурания ханым башлап йөргән. “Язмаган җирем калмады, “уйлашырбыз” диюдән уза алмадылар. Аптырагач, Президент Рөстәм Миңнехановка хат яздым. Музей-йортны салырга ул акча бирде, рәхмәт төшкере”, – ди. Аның бит әле төп эше бар, Байтуганның фельдшеры ул. 2015 елда Самара өлкәсенең “Иң яхшы земский фельдшеры” дип танылган. Һәр сүзен бастырып әйткән, чат-чат итеп торган бу ханымга ничек генә сок­ланмыйсың ди инде?! Авыл халкы белән бергә музейны җиһазлауны да ул оештырган.

Өзелмәс сукмак салына

Арча белән Камышлы райо­нының үзара йөрешә башлавы да Нурания ханым­ның тынгысызлыгына бәйле. 1999 елда Арчага килгән Сә­ләй аганы эзләп таба ул. Үзе­нең туган авылыннан кеше киләчәген алдан ишеткән Сә­ләй ага аңа: “Мин өлкән­рәк кешене көткән идем”, – ди. Ну­раниянең Әлифбаны тотып та карамаганын бел­гәч: “Гаҗәп хәл, Әлифба укымаган кеше Әлифба авторын эзли”, – дип куя. Нинди уйлар, нинди хисләр йөрткән Нуранияне? Аптыраш инде. Аның: “Бу күрешү беренчесе һәм соңгысы булган икән”, – дип елап җибәрүеннән тамакка төер утырды.

Шул очрашудан соң Арча һәм Камышлы арасында өзелмәс сукмак салына. Быел октябрьдә кардәшлә­ре­без Арчага килергә тиеш­ләр. Һәр­хәлдә, Арча хакимият башлыгы урынбасары Гөл­нара Гарипова һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары рәсми чакыру калдырып киттеләр. Ок­тябрь­дә Арчадагы “Әлифба музее”на 20 ел тула, анда Сәләй ага һәм Рәмзия апа рухы саклана. Кире Арчага кайтканда берәү: “Үзенең 95 яшьлек юбилеенда Сә­ләй ага “Олы юлның тузаны” дигән җырны башкарган иде. Бөтен куплетларын җырлап бетерде”, – дип куйды. Мин Сәләй аганың гыйбрәтле тормыш юлын искә төшердем. Күпме рә­хим­сез­лекләр, рәнҗе­тү­ләр күргән ул тормыш ди­гән бу олы юлда, әмма күңе­ленә тузанның бөртеге дә кунмаган, бәгыре катмаган. Аны саф күңелле, тыйнак, көчле рухлы кеше итеп искә алдык.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү