Татарстан партияләре Дәүләт Советына сайлауга 250 кандидат тәкъдим итте

Cентябрь аенда Дәүләт Советына сайлауларда катнашучы 11 сәяси партия Республика Үзәк сайлау комиссиясенә 25 кандидатның исемлеген тәкъдим итте. Кандидатларны тәкъдим итү этабы 7 июльдә тәмамланды. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«Закон нигезендә, 7 июльдә бездә кандидатлар һәм кандидатлар исемлеген тәкъдим итү этабы тәмамланды. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе һәм округ сайлау комиссияләрен тәкъдим итү документларын 8 июньнән башлап 7 июльдә төн уртасына кадәр кабул иттеләр», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Ул билгеләп үткәнчә, бердәм сайлау округы буенча Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 11 сәяси партиясе республика исемлекләрен тикшергән.

«Алар бердәм сайлау округы буенча исемлекләр составында 250 кандидат тәкъдим итте. Бер мандатлы сайлау округларында исә 296 кандидаттан – 105 үз-үзен тәкъдим итүче һәм 191 сәяси партия вәкиленнән документлар кабул иттеләр», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында.

Утырышта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тәкъдим иткән исемлекне дә теркәделәр. Теркәлгән кандидатларга махсус таныклык та бирәчәкләр. Исемлектә барлыгы 55 кеше бар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Без җиңәчәгебезгә ышанабыз. Сайлауда партиянең төбәк исемлеге күчелекнең тавышын җыячак», – ди Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең вәкаләтле вәкиле Юрий Камалтынов.


Фикер өстәү