Татарстан йөзүчесе Григорий Тарасевич Универсиададагы өченче медален яулады

Татарстан йөзүчесе Григорий Тарасевич Италиянең Неаполь каласында узучы Җәйге Универсиада ярышында тагын бер медаль яулады. Якташыбыз 200 метр арага аркада йөзүдә финишка икенче булып килде.

Бу – Григорийның Универсиада ярышларындагы өченче уңышы. Моңа кадәр ул 100 метрга йөзүдә – беренче, 50 метр арада исә икенче булган иде.

Шулай итеп, Татарстан спортчылары быелгы Универсиадада сигез медаль отты. Моңа кадәр Егор Куимов  100 метрга баттерфляй алымы белән йөзүдә финишка беренче булып килде. Ирина Приходько 800 метрга ирекле йөзүдә һәм иптәшләре белән 4х200 метрлы эстафетада өченче булган иде. Суга сикерүче Карина Шкляр белән өстәл теннисы ярышларында чыгыш ясаучы Сәгъди Исмаиловның да бронза медальләре бар.

 


Фикер өстәү