Казандагы Үзәк базарның кырмыска оясы кебек гөжләп торган чагы. Күпләрнең кулында – кәрҗин, арба тартып килүчеләр дә бар. Кышка очсызрак бәядән җиләк-җимешен, яшелчәсен юнәтеп калырга тырышалар. “ВТ” хәбәрчесе базардагы бәяләр белән танышып кайтты.
Кая карама – җиләк. Аларның хуш исе борынга бәреп керә. Күбрәк Йошкар-Ола, Чуашстанның Шыгырдан һәм Урмай якларыннан килеп саталар икән. Кукмарадан Нурания ханым да, электричкага утырып, көнаралаш базарга килә.
– Азмы-күпме акча керер дип маташу инде бу. Барысы да – үзебезнең бакчадан. Виктория җиләге белән быел мактанып булмый. Бик соң өлгерде, артык баллы да түгел. Кешеләрнең бик исе китми. Каен җиләген урманга барып җыям. Ике литры – 600 сум. Җыярга авыр булгач, бәясен бер тиенгә дә төшермим, – ди ул.
Сатуда яңа бәрәңге дә бар. Йошкар-Оладан килгән Гәрәй абый аны мактый-мактый сата.
– Кичә генә казыдык, бүген инде сатарга дип алып килдем. Аның тиз өлгерә торган сортларын утыртам. Шулай итеп, көз җиткәнче акча эшләп калырга тырышам. Килосын бер дә 7-8 сумга гына сатасы килми. 40 сум сорыйм. Пенсия акчасына иш янына куш булыр, дим, – ди абзый.
Авыл кызы буларак, мине бигрәк тә кузаклы борчак кызыксындырды. Авылда бушлай ашап булган борчакны монда килосын 150 сумга саталар. Шәһәр кешесенә тансык шул. Борчак тирәсендә бөтерелүчеләр аз түгел. Сатучы Роза апа аны бакчасында үстерә икән. Бер стаканын 40 сумга бирә.
Кышның корсагы озын. Хуҗабикәләр кайнатмасын, компотын әзерләп калырга тырыша. Шуңа күрә өрек, шәфталуны әрҗәсе белән торган сатып алучылар да бар. Кибеттә 120 сум торган өрекне монда, сатулашмыйча гына, 70-80 сумга алырга мөмкин. Чия сатучы Илья әллә чынлап, әллә уйнап, җимешне ярты бәягә төшереп тәкъдим итә. Кичә аның бәясе 200 сумнан артык булган. Хатыны ясаган чия компотын да бик теләп алалар. Анысы – 120-150 сум.
Кавын, карбыз халыкны әллә ни кызыктырмый әле. Җитешмәгәндер, дип, күпләр шикләнеп узып китә. Базарга йөрүче халыкка үзе пешкән, үзе әле генә агачтан өзелеп төшкән булсын.
Райлә Шәйдуллина
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat