Ярдәм көн дә кирәк. Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллеге телефон аша “кайнар линия” элемтәсе үткәрде. Белгечләргә гаиләдә, көнкүрештә килеп чыккан низаглар, борчыган мәсьәләләр хакында хәбәр итәргә мөмкин иде. Сорауларга Эчке эшләр, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” берләшмәсе вәкилләре, Прокуратура хезмәткәрләре җавап бирде.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова әйтүенчә, халыкны иҗтимагый кабул итү вакытында да, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Гаиләдәге аңлашылмаучанлыклар буенча “кайнар линия” үткәрү тәкъдиме белән дә ул чыккан. Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллегенә дә, булышуны сорап, мөрәҗәгать итүчеләр байтак. Хәзер “Халык контроле” порталын да республикада белмәгән кеше бик сирәк. Кая барырга, нәрсә эшләргә, дигән сорау алдында калучылар шунда хәбәр юллый.
Татарстанның кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиллеге 2017 елда “ГЛОНАСС-112” системасы белән килешү төзегән.
– Узган ел, бездән ярдәм сорап, 200дән артык кеше мөрәҗәгать итте, быел биш айда 164 очрак теркәлде. “ГЛОНАСС” аша көн саен 5-6 хәбәр килә, – ди республиканың кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская. – Бер генә мөрәҗәгатьне дә җавапсыз калдырмыйбыз. Чара күрү өчен урыннарга барабыз, фактларны тикшерәбез.
Мөрәҗәгатьләр төрле
Бер йөкле хатын-кыз: “Ирем өйдән куып чыгарды, ни документым, ни акчам юк, миңа хәзер нишләргә?” – дип шалтыраткан. 13 яшьлек бала, әни кыйный, дип борчылса, бер хатын-кыз, ирем улымны үзенә алып китте, баланы карамый, дип зар елаган. Ирем кызыма кул күтәрде, зинһар, чарасын күрегез, дип ялваручылар да бар. Төрмәдән чыккан ир әнисен, сеңлесен җәберли икән, ул хакта туганнары хәбәр итә. Һәр очракны аерым тикшермичә булмый. Республикада ялгыз карт-карчыклар турындагы мәгълүмат базасы да бар. Аларның балаларын, туганнарын эзлиләр, табылмаса, опека органнары караучы билгели. Гаиләдәге низагларга багышлап үткәрелгән “кайнар линия”гә дә шактый кеше шалтыратты.
Кемгә сөйлим серләремне?
Республиканың бер районыннан урта яшьләрдәге ир-ат, әни үлде, ялгыз калдым, дип хәсрәте белән уртаклашты. Бер карасаң, элемтәгә чыгуының артык сәбәбе дә юк кебек, сорау да бирмәде, гозерен дә әйтмәде. Кешегә кайчак тыңлаучы табып, сөйләшеп бушану да җитә.
Бушлай дару ник юк?
Казанда яшәүче ханым инфаркттан соң даруханәдән бушлай бирелергә тиешле даруны ала алмый. Аңа билгеләнгән дару май аенда да булмаган, июньдә дә кайтып җитмәгән. Казандагы Идел буе районында яшәүче ханымның әнисе инфаркт кичергән. Ул да, авыру әнигә ике ай дәвамында бушлай бирелә торган дарулар юк, кайчан булыр икән, дип шалтыратты. Сәрия Сабурская аларның соравы буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән сөйләште. Министрлыкта шалтыратучыларның адресын, телефон номерларын язып алдылар һәм, ярдәм итәрбез, диделәр. Бер районда яшәүче ханымның, операция ясап, бер бөерен алганнар. Шуңа карамастан, аңа инвалидлык бирмиләр. Лаеш районыннан диабет белән авыручы инсулин булмаудан зарланды. “Минздравның “кайнар линия”сенә берничә тапкыр шалтыраттым, файдасы юк”, – ди ул. Балык Бистәсе районыннан: “Күзгә салырга дарулар кыйммәт. Операция ясатырга квота бер елдан соң гына, тизләтергә ярдәм итсәгез иде”, – дип шалтыраттылар. Сәламәтлек саклау мәсьәләсенә кагылышлы сораулар байтак иде. “Кайнар линия”дә министрлык вәкилләренең булмавы гына кызганыч.
Санаторийга бушлай юллама көтмәгез, яки Менә сиңа яңа закон…
Гомер буе авыр эшләрдә эшләп ялга чыккан, хәзерге көндә Казанда яшәүче 80 яшьлек пенсионер санаторийга юллама алырга 2015 елдан бирле чиратта тора. Быел белгечләргә юллама сорап баргач, син – зур милеккә хуҗа, торагың синең исемдә, шуңа күрә бушлай юллама тиеш түгел, дигәннәр.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары узган ел азагында, социаль ярдәм милек белән тәэмин ителеш дәрәҗәсеннән чыгып кына күрсәтелергә тиеш, дигән яңа тәртип кертте. Яңа закон быел апрель аенда гамәлгә керде. Аның буенча, кеше берничә автомобильгә ия булса яки фатиры яисә дача участогының мәйданы 40 квадрат метрдан артып китсә һәм ул торакта балалары белән яшәсә, аз керемле булып саналмый, аңа ташламалар да ясалмый. Юллама сорап баручы ханымга шул закон буенча җавап кайтарганнар. Янәсе, милегең бар, өең зур, анда алты кеше теркәлгән, бушлай юллама бирә алмыйбыз. Теге ханымның әлеге закон белән килешәсе килми, гомер буе авыр эшләрдә эшләдем, ничә ел юллама көтеп чиратта тордым, ничек алай була, дип аптырый ул. Бу мәсьәләне аерым өйрәнәчәкләр.
Улым эчә, эшләргә җыенмый…
Казаннан 1941 елгы әби: “Улым, эчеп, үзәгемә үтә”, – дип шалтыратты. Бергә яшиләр, улы беркайда эшләми, биш ел дәвамында тәртипсез тормыш алып бара, тавышлана икән. Дәваланып, айнырга теләми. “Кул күтәрмиме, сугышмыймы?” – дип сорагач, бичара ана: “Юк, әлегә…” – дип җавап бирде.
Казанның Дементьев урамында яшәүче ханым да 1984 елгы улыннан зарланды. “Хатыныннан аерылды, кечкенә баласы бар, эшләми, эчә башлады, тавыш чыгара, өйгә кеше җыеп утыра. Тыңлата алмыйм, шуның белән сөйләшеп карасагыз, бәлки, төзәлер иде. Эшләп, баласына алимент түләсен иде”, – ди ана.
Мондый адәмнәрне мәҗбүри дәвалап булмый. Яшәү урыны буенча участок инспекторларына хәбәр иттеләр. Алар күрешеп, сөйләшеп, бәлки, ир-атларны эчмәскә, дәваланырга, эшкә урнашырга күндерә алыр…
Кияү алименттан кача
Актаныш районында яшәүченең кызы кияүдән аерылып кайткан, ике баласын ялгыз тәрбияли. Кияү Түбән Камада яши, суд карары була торып, балаларга алимент түләми. Сорау суд приставларына юлланды.
Хушбуй акчасын ничек кире кайтарырга?
Новосибирскидан почта аша 7 мең 134 сумга косметика кайтарткан ир-атның – үз борчуы. Аны товарның сыйфаты канәгатьләндермәгән, сатучыны табып, акчасын кире кайтаруны сорый. Икенче үтенече: 2013 елда бер сәүдә челтәрендә телевизор сатып алу өчен 32 мең сум акча түләгән. Сатучылар, товар кайткач, китереп бирербез яки үзегез кибеткә килеп алырсыз, дигән. Хәзергә кадәр техника ала алганы юк икән. “Кибет җитәкчелеге акчаны кире кайтарырга тели. Телевизор бирсеннәр яки, хәзерге бәядән чыгып, өстәмә компенсация түләсеннәр”, – дигән дәгъва белдерә ир-ат. Үтенечне язып алдылар һәм Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсендәге кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгечләренә җибәрделәр.
Социаль яклау бүлегенә барыгыз
Бер хәйрия оешмасы: “Ярдәм сорап шалтыратучылар күп, барысына да булыша алмыйбыз. Авыр хәлдә калган кешеләргә кая барып, кемнән ярдәм сорарга?” – дип кызыксынды. Татарстанда вакытлыча ярдәм күрсәтүче үзәкләр шактый. Авыр хәлдә калган кеше иң әүвәл социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итсен иде. Җавап әнә шундый булды.
Хатын китте, балалар калды
Казанга Үзбәкстаннан килгән бер мигрантның соравы да социаль яклау өлкәсенә кагылышлы иде. Хатыны Төркиягә киткән. Ул биш бала белән берүзе калган, бер мәчеттә эшли. “Балаларга вакытлыча яшәп тору урыны табарга ярдәм итегезче”, – дип шалтыратты әти кеше. Аңа Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
Вәкаләтле вәкил кайда кабул итә?
“Кайнар линия” вакытында, Сәрия Сабурская белән сөйләшмәкче идем, телефонны аңа бирегез әле, дип сораучылар да бар иде. Аның янына килергә җыенам, сорауларым күп, телефон аша гына әйтә торган түгел, ул кайчан кабул итә, вәкаләтле вәкиллекнең адресын әйтсәгез иде, дип тә сорадылар. Казандагы оешма Карл Маркс урамы, 61 нче йортта урнашкан. Алдан шалтыратып язылырга кирәк.
Фәния Арсланова әзерләде
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat