Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде

2019 елның 11 августында бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның  10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2019 елда Корбан бәйрәме 11 августка туры килә.

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә бу көнне бәйрәм вәгазе иртәнге 4.00-дә башлана. Гает намазы 04:30 сәгатьтә. Башка шәһәр һәм авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 20 000 сумны тәшкил итә. Корбан бәйрәме көннәрендә халыкның мохтаҗ катламы өчен корбан итләрен тарату белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды шөгыльләнә.

Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак:

№ п/п Оешма / мәчет Адрес, телефон
«Казан Нуры» Фатыйх Әмирхан ур., 3

523-16-55, 523-14-95

«Салихҗан» Бестужев ур., 66а

513-66-50, +7 939 393-29-26

«Әл-Мәрҗани» Каюм Насыйри ур., 17

293-36-86, +7 937 284-19-02

«Гадел» Оренбург проезды, 193

269-50-37

«Ризван» Хөсәин Мәүлетов ур., 48а

224-38-47

«Апанай» Каюм Насыйри ур., 27

293-42-92

«Тынычлык» Мелитопольская ур., 15 (Тынычлык)

+7 927 249-56-67, +7 904 767-81-61

Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс Бертуган Петряевлар урамы
«Ярдәм» Серов урамы, 4а

223-03-59, 223-03-75, +7 904 760-99-50

«Рамазан» Окольная урамы, 25б

260-03-13, +7 952 149-53-77

«Мәүлид» Селянская урамы, 23 (Залесный)
«Җомга» Ильич урамы, 4
«Коддус» Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)

+7 937 776-07-74

«Иман Нуры» Дорожная урамы, 32а (Нагорный)

+7 987 226-03-13

«Дин-Ислам» 262-30-88, +7 903 305-59-34
«Билал» Иркен урамы, 29 (Вознесенское)

+7 937 280-84-35

«Фатиха» Рихард Зорге урамы, 4а, (Кадышево)

+7 927 245-66-72

«Рәҗәп» Энгельс урамы, 20

Татарстанның зур шәһәрләрендә корбан чалу урыннары

1. Яшел үзән Җәмигъ мәчет янында – Гоголь урамы, 19, тел. +7(843)714-08-86
2. Чистай “Ислам” үзәгендә (Нариманов урамы, 74) һәм “Әнәс” мәчетендә (Мичурин урамы, 10б)
3. Түбән Кама Үзәк мәчет янында – Химиклар проспекты, 59
4. Чаллы Сидоровка бистәсендә (элекке ит комбинаты артында), тел. +7(967)464-39-38
5. Әлмәт Бигәш урамында урнашкан махсус мәйданчыкта (Әлмәт кыр аэродромы), тел.: +79276707970, +79520310570, +78553457145.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды шулай ук корбанлыкларга гаризалар кабул итә. Теләгән һәркем фондтан сарыклар сатып алып, корбан чалып аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә, ятимнәргә тапшырырга мөмкин. “Зәкят” фонды барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: күпләп сатып алу бәясеннән сарыклар тәкъдим итүдән алып мохтаҗларга өләшүгә кадәр. Моннан тыш, фондта корбан чалу буенча квалификацияле белгечләр һәм корбанлыкларны алып килүчеләр белән киңәшләшергә мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Сарыкларның бәясе – 8000 сум. Белешмәләр өчен телефон: 225-33-22.


Фикер өстәү