Ел саен – бер ярыш. Казанда зур спорт чаралары кабул итәргә әзерләнәләр

Иран КамАЗга игътибар иткән, Әлмәт нефть-газ өлкәсе белән кызыксынган яшьләрне үзенә җыя, Президент Казанда ел саен дөньякүләм спорт чараларын оештырырга куша. Хөкүмәт йортында узган брифингта атна вакыйгалары турында сөйләштеләр.

Гадәттәгечә, Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова башта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы чаралар турында хәбәр итте. Күптән түгел Хөкүмәт йортында “Сәүдә вәкилләре атнасы” кысасында узган очрашу булды. Президент РФнең чит илләрдәге сәүдә вәкилләре белән очрашты. “Узган ел нәтиҗәләре буенча, чит ил инвестицияләре 590 млн долларга җиткән. 2018 елда Татарстанның чит илләр белән тышкы сәүдә күләме 19 млрд доллар тәшкил итте. Очрашуда Әзәрбайҗан, Иран, Норвегия, Төрекмәнстан, Украина вәкилләре катнашты. Сүз Татарстан продукциясен бу базарларга чыгару өлкәсендә хезмәттәшлек турында барды”, – диде Лилия Галимова.

Җомга көнне Әлмәттә Нефть саммиты уза. 18 нче мәртәбә оештырылган чарада республиканың нефть тармагы җитәкчеләре җыела. Мәскәүдән Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокинны көтәләр. “Быел Саммит халыкара статусын алды һәм Беренче халыкара нефть-газ яшьләр форумы белән бер мәйданчыкта уза”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Брифингта яңгыраган сораулар арасында мәгариф темасы да күтәрелде. Ата-аналар, кайбер мәктәпләр балаларны 10 сыйныфка алмыйлар, дип зарлана. Моң-зар түгүчеләр – Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүчеләр. Исегездә булса, әлеге “чистарту” эше турында “ВТ” хәбәрчесе дә язып чыккан иде. Хөкүмәт исә бу проблема белән таныш һәм мәсьәлә укучылар файдасына хәл ителә, ди. Лилия Галимова әйтүенчә, урта белем алу – һәркемгә Конституция тарафыннан бирелгән хокук. “Мәгариф министрлыгы мондый сораулар буенча “кайнар линия” оештырды”, – диде ул.

Казан халкын шәһәр эчендә коймалар тоту күренеше борчый. Социаль челтәрләрдә кирәксә-кирәкмәсә киртәләр белән уратып алынган җәяүле юллары фотосурәтләре чыгып тора. Лилия Галимова, хөкүмәт мәсьәлә белән таныш, әмма әлегә хәл итү юлларын таба алмый, ди.

Казанда һәр ел саен зур масштаблы спорт чаралары үткәрелә башламагае. Рөстәм Миңнеханов шундый теләк белдергән икән. Бу республикада элек оештырылган чаралардан калган корылмаларны буш тотмас өчен дә кирәк. “Казанның мондый чараларны оештыруда тәҗрибәсе зур. Шулай ук шәһәрнең исеме дә танылды. Димәк, спорт чараларына чит ил кунаклары да киләчәк”, – диде Лилия Галимова. Билгеле булганча, Казан футбол буенча УЕФАның 2023 елгы Суперкубок матчын кабул итәргә өметләнә. Берничә көн элек исә Татарстан башкаласының кабат Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга да дәгъва кылганы ачыкланды. Гаризаны киләсе атнада тапшырачаклар. Кабул итсәләр, бу ярыш 2025, 2027 яки 2029 елда узачак. 2015 елда Казанда әлеге чемпионат бер мәртәбә оештырылган иде инде һәм тарихта иң яхшысы дип бәяләнде.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү