Партияләр төрле булса да, максат бер. Бишенче чакырылыш соңгы утырышын уздырды

Бишенче чакырылыш Дәүсо­ветның соңгы утырышы моңсу гына саубуллашуны хәтерлә­тер сымак иде. Ни дисәң дә, сентябрьдә узачак сайлаулардан соң парламент, ким дигән­дә, яртылаш үзгәрәчәк. Шуңа күрә бу утырышта бераз битарафлык та сизелер дип көттек. Әмма ул бик эшлекле узды.

Иң элек шунысын әйтик әле: утырыш башында Президент Рөс­тәм Миңнеханов Дәүсоветның бишь­еллык эшчәнлегенә бәя бирде: “Татарстан – социаль-икътисади үсеш­тә, дибез икән, монда пар­ламентның өлеше зур. Гомумән, дәүләт хакимиятенең бөтен тармак­лары бердәм эшләделәр. Депутатлар төрле партияләрдә, иҗ­ти­магый хәрәкәтләрдә торсалар да, максатлары бер иде. Ул – Татарстан, аның халкына хезмәт итү”. Яңа парламентка да уңышлар те­ләде Президент. Үз сүзләре белән әйтсәк “Парламентка күпмилләтле халкыбыз­ның иң яхшы вәкилләре киләчәгенә ышанам. Әлбәттә, бүгенге депутат­ларның бер өлеше, халык хуплавын алып, үз эшләрен дәвам иттерер һәм бу закон чыгару эшчәнлегендә дә­вамчан­лык дигән сүз”.

Яшьлек дәрте һәм өлкән буын тәҗрибәсе гомер буе бер-берсен тулыландырды инде ул. Президент шулай ук Дәүсоветтагы төрле фракцияләр эшчәнлегенә дә югары бәя бирде.

Чүп мәсьәләсен – референдумга

КПРФ депутаты Артем Про­кофь­ев парламентка халыктан бер мө­рәҗәгать керүе турында әйтте. “Халыктан” дию бик үк дөрес түгел­дер. Депутат әйтүенчә, инициативалы бер төркем әйләнә-тирә мохит­кә, кешенең сәламәт­ле­генә зыян ки­терүче чүп яндыру (рәс­мирәк әйт­сәк, көнкүреш калдыкларын тер­мик эшкәртү) заводы мәсь­әләсе бөтен­халык хөкеме­нә, ягъни референдумга чыгарылырга тиеш, ди. Аның фикерен хуплаучы булмады. Берен­че­дән, әлеге мөрә­җәгать үзе­нең асылы, мәсьә­ләнең куелышы белән референдум турындагы Россия һәм Татарстан законнарына каршы килә. Чыгыш ясаучы депутат Альберт Хәбибул­лин әйтүенчә, парламент референдумга каршы карар чыгарырга җыенмый, бәлки, мөрә­җә­гать­нең гамәлдәге законнарга ни дәрәҗәдә туры килүенә бәя бирә.

Чыгыш ясаучыларның кайбер­ләре фикеренчә көнкүреш калдык­ларын җиргә күмеп кенә чүп мәсьәләсен хәл итеп булмый. Алга киткән илләр инде чүп-чардан файда алырга күптән өйрәнделәр.

Дәүсовет рәисе урынбасары Юрий Камалтынов исә, депутатка сайлаулар алдыннан “пиар” белән шөгыльләнмәскә, чүп мәсьәләсен сәясиләштермәскә киңәш итте. Әмма, бу мәсьәлә тагын, тик башка ягы белән калкып чыкты әле.

Җил тегермәннәре яңадан кайта

Утырышта “2030 елга хәтле ягу­лык-энергетика комплексын үс­терү стратегиясен раслау ту­рын­да”­гы Татарстан законына үзгәреш­ләр кертү турында гыйб­рәтле генә сөйләшү булды. Хикмәт шунда: бүген Татарстанны электр һәм җы­лылык белән тотрыклы тәэмин итәр өчен, энергия җитеш­терү системасына заманча техно­ло­гияләр ниге­зендә үзгәрешләр кертергә кирәк. Заман үзгәрә, чимал сатып көн күрүдән ваз кичеп, җитештерү-эш­кәртү тармагына игътибарны арттыру энергияне һаман да күбрәк куллануга китерә. Шуңа күрә энергетика системасын яңарту өстенә, традицион чы­ганак­лар белән бер­рәттән җил энергиясен файдалану мәсьәләсе дә каралды. Хәзерге вакытта Президент фәрманы ниге­зендә җил энер­гетикасы станция­ләре төзү проектлары эшләнә. Рес­публика­бызның кайсы төбәгендә җилләр­нең ничек исүен дә тик­шерәләр икән. Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәри­мов әй­түен­чә, мәсәлән, 100 метр биеклектә җил тизлеге секундына 7 метр икән.

Утырышта әлеге дә баягы чүп-чарны, тиресне энергия алу чыганагына әйләндерү, кояш энергиясен файдалану турында шактый сүз булды. Дөресен әйткәндә, чит илләрдә кояш энергиясен күптән файдаланалар инде. Гомер буе нефть-газны энергиянең төп чыганагы итеп яшәп булмаячак. Алар мәңгелек түгел. Министр әйтүенчә, нефть чыгаруны арттыру 2025 елга хәтле дәвам итәчәк, шуннан соң әкрен-әкрен артка китә башлаячакбыз. Шуңа күрә энергия запасларын үстерү буенча бүген үк эш башларга кирәк.

“Бакчачы көне”

Көн тәртибендәге бер мәсьәлә, депутат Валерий Власов әйтүенчә, Татарстанда яшәүче һәр ике кеше­нең берсенә кагыла. Бездә меңнән артык бакчачылык шир­кәт­­ләре бар. Моңа әле авылда, районда, Казанда үз йортлары белән яшәүче­ләрнең өй яны бакчаларын да кушсак, бакчачыларны миллионлап санарлык. Шулай итеп, бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр турындагы законны тагын да тулыландырып, һәр елны сен­тябрьнең беренче шимбәсен “Бакчачылар көне” буларак билгеләп үтәчәкбез. Бакчачылар өчен тагын бер күңелле хәбәр бар әле. Әгәр дә Россия Думасы Татарстан депутатлары сүзенә колак салса, бакчачылар лицензиясез дә җир асты суларыннан файдалана алачаклар. Дөрес, Дәүсоветның Дума рәисе Вячеслав Володин исе­менә кабул иткән мөрәҗәгатендә лицензия алмыйча җир асты суларыннан файдалану хокукын озайту турында гына язылган. Әмма, барыбер яхшыга өмет бар бит. Мәгълүм булганча, кешене өмет яшәтә.

Утырыш ахырында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эшчәнлегенә йомгак ясады. Аның белән дүшәмбе көнне тагын очрашабыз әле һәм сөйләгәннәрен тәф­силләп язарбыз. Әмма бер фикерен укучыларыбызга җиткерер­гә күңел кытыкланып тора. Кайбер җитәкче­ләрнең халыкка арт белән борылырга яратуын тәнкыйтьләде ул. Ягъни, халык гозерен тыңлау, ярдәм итү урынына мөрәҗәгать итүчедән ничек булса да котылырга телиләр. “Бу җитәкчелекнең аб­руен төшерә”, – диде Фәрит Мө­хәм­мәтшин. Ә парламентның һәр­вакыт халык мәнфәгатьләрен кайгыртачагына ышандырды. Кешегә игътибарлы булу – безнең тарихи миссия, диде.

  • Бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары 49 утырыш уздырган. Аларда 1989 мәсьәлә каралган. Татарстан Президенты тарафыннан 561 закон имзаланган. 692 федераль закон проекты һәм Россия Федерациясе субъектларының 95 мөрәҗәгате каралган.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү