«Кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык». Депутатлар үз эшләренә бәя бирде

Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатлары үз эшчәнлегенә нинди нәтиҗә ясый? Алар нинди уңышла­ры­на сөенә һәм кайсы уңыш­сызлыкларына көенә? “ВТ” хәбәрчесе шул хакта белеште.

Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:

– Күңелне иң борчыганы – телләр проблемасы. Без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырыштык. Россия җитәкчеле­генә дә, Дәүләт Думасына да кат-кат мөрәҗәгать иттек. Әмма бу мәсьәлә без теләгәнчә хәл ителмәде. Дөрес, кайбер сүз­ләребезгә колак салдылар, лә­кин ул Россиядәге бик күп халыкларны канәгать­ләндерер­лек дәрәҗәдә түгел. 2018 елда “Мәгариф турында”гы законга кертелгән үзгәрешләр ниге­зендә, туган телләрне ата-аналар те­ләге буенча гына укыталар һәм дәрес саннары да шактый кимеде. Тагын да куркынычрагы – дәү­ләт телләренең язмышы. Россиядә үз дәүләт телләре расланган 21 милли республика бар. Ата-аналар инде туган телне сайлады. Әмма дәүләт теле сайланырга тиеш түгел. Без аны Конституциябезгә керттек һәм бу мәсьәлә тирәсендә бәхәс кубарга тиеш түгел иде. Бүген мәгарифнең Россиядәге федераль стандартлары әзерләнә. Дәүләт телен мәҗбүри итеп кую турындагы тәкъдимнәре­безне керттек. Әлегә алар кабул ителмәгән. Дәүләт Советы­ның киләсе чакырылыш депутатлары бу мәсьәләгә кире кайтырлар дип уйлыйм. Безнең комитет соңгы 5 елда 59 закон проекты әзерләп чыгарды. Алар кабул ителде. Шуларның 2се – “Татарстан республикасында театрлар һәм театр эш­чәнлеге турында”гы һәм “Матди булмаган мәдәни мирасны саклау турында”гы законнар аеруча игътибарга лаек, чөнки алар Россиядә юк.

Марат Галиев, Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе:

– Икътисадка кагылышлы мәсьәләләр дигәндә, бу чакырылышта 2015 елда Татарстан үсешенең төп документы – 2030 Стратегиясе кабул ителде. 2018 елда аңа төзәтмәләр кертелде. Әлеге документ бөтен өлкәне дә колачлый. Хәзер без аны илкүләм проектларга бәйле төзәттек. Куйган максатларның күпчелегенә ирешеп киләбез. Клиникалар, мәктәпләр төзек­лән­дерелә, 3 яшькә кадәрге мәктәпкәчә белем бирү мәсь­әләсе хәл ителде диярлек, 2021 елда ясле төркемнәре буенча да проблемалар чишелеш табар дип планлаштырыла. Тормыш булганда, проблемалар һәрвакыт булачак. Шуны әйтә­сем килә: республика җитәк­челеге аларны чишә алырлык хәлдә. Иң мөһиме, барысы да – парламент та, хөкүмәт тә – бер­ләшеп эшлиләр. Бу икътисад­ның позитив динамикасын сак­ларга бик нык ярдәм итә.

Ринат Гайзатуллин, Дәүләт Советы депутаты:

– 5 еллыкның төп уңышы дип мин республика икътисадында һәм халыкның яшәү рә­вешендә ныклы даимилек барлыкка килүне билгеләр идем. Республика икътисады ныклы була икән, аның белән “үзәк” тә санлашачак. Сораулар да бар, әл­бәттә. Мәсәлән, алданган өлеш­челәр проблемасын хәл итү юлларын карап бетерәсе бар. Шуңа күрә киләсе чакырылыш депутатларына эшләр өчен уңай шартлар булуын телим.

Индус Таһиров, галим, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе:

– Хәл ителмәгән мәсьәлә ул – милләт һәм аның теле. Тел мәсьәләсендә безнең депутатларыбыз, Дәүләт Советы оттырды. Һәм халык үзеннән башка ярдәм итүче көч юк икәнен күрде. Киләсе Дәүләт Советы­ның составы шушы хаталарны төзәтердәй, телебезне, миллә­тебезне саклардай дәрәҗәдә була күрсен иде, дигән теләктә калам.

Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт-Милосердие” депутат хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе:

– Берләшмә исеменә лаек булган гамәлләр кылырга тырыштык. Күп балалы гаиләләр­гә, инвалид балаларга, гадәти гаиләләргә күп игътибар күр­сәттек. Бүген без беренче укылышта ЮНЕСКО объектлары белән бәйле мәдәни мирас турындагы законга үзгәрешләр кертүне караячакбыз. Кызганыч, аны беренче укылышта гына карыйбыз, ә гомумән түгел. Аның каравы, яңа составның үз эшчәнлеген нәкъ менә бу за­кон­нан башлавы символик мәгъ­нәгә ия, чөнки мәдәни мирас турындагы закон ул – мә­дәни объектлар гына түгел, ә халыкның рухи халәте дә.

Таһир Һадиев, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе:

– Комитет 54 закон әзерләп тәкъдим итте һәм алар кабул ителде. Шуларның һәрберсе кирәкле. Аеруча авылны саклау буенча кабул ителгән законнар игътибарга лаек. Бүген алар барысы да эшли. Минем уемча, без үзебезнең сынауны ныклы “4” билгесенә тапшырдык. Ки­ләсе чакырылыш депутатлары “5”кә омтылырлар, дигән те­ләктә калам.

Зөһрә Садыйкова


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *