Казандагы Зорге урамына урнашкан 21 нче поликлиниканы күргәч, менә бу ичмасам – яңа гасыр дәваханәсе, дип уйлыйсың. Барлык поликлиникалар да шундый булсын иде, дигән теләк уяна.
Поликлиникада иң беренче, бассейн игътибарны җәлеп итә. Анда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә су коена ала. Суга төшерү өчен махсус җайланма куйганнар. Тернәкләндерү кабинетында инсульт-инфаркт кичергәннәр, терәк-хәрәкәт аппараты авыруларыннан интеккән кешеләр ачкыч, боргыч, әйләндергеч ише җиһазларны борып, аяк-кул мускулларын яза. Дәвалау физкультурасы кабинетында күмәк шөгыльләнәләр, шунда ук тренажерлар да урнаштырылган. 1 июльдән өлкәннәр өчен гериатрия кабинеты ачылган. Медицинаның түләүле өлешләре дә булуын белгәч, кешедә, болары да бушлай түгелдер, дигән фикер уянырга мөмкин. Су коенган өчен дә, велосипед әйләндерсәң дә, башка процедураларга да түләргә кирәкми, барысы да бушлай, дип аңлаттылар.
– Бөтен поликлиникаларда да бассейн ясарга вәгъдә итә алмасак та, үзгәрешләр булачак. Хәер, эш күптәннән алып барыла, яңартуларны, төзекләндерүләрне үзегез дә күрәсездер, – диде Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова 21 нче поликлиникада узган киңәшмәдә. Анда республикада эшләп килүче ветераннар оешмасы вәкилләре дә катнашты. Салмачыда яшәүче Надежда Васильевна бистәдә кайчан табиблык амбулаториясе ачылачагы белән кызыксынды һәм, 21 нче поликлиникага теркәлеп булмас микән, дип сорады. Бистәдә амбулатория августта төзелеп бетә, лицензия бирелгәч, сентябрь аенда эшли башлый икән. Салмачыга якын урнашкан бистәләрдә яшәүчеләргә дә медицина ярдәме шунда күрсәтеләчәк. “21 нче поликлиника барлык кешене дә кабул итә алмый, яшәү урыны буенча дәвалау оешмасына теркәлү уңайлырак”, – дип, сорауга сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев җавап бирде. Пациентларның, бик кирәк булганда, поликлиниканы елга бер мәртәбә алмаштыру хокукы барлыгын да искәртте ул.
Татьяна Ларионова үткәргән киңәшмәгә ветераннарның да чакырылуы юкка гына түгел. Татарстан поликлиникаларында ел азагына кадәр өлкәннәр өчен 45 гериатрия кабинеты ачарга ниятлиләр, унысы эшли башлаган. Ул “Демография” илкүләм проекты буенча финанслана. Гериатрия кабинетларында өлкәннәргә аерым игътибар күрсәтеп, аларның яшәү сыйфатын яхшыртмакчылар. “Киләчәктә уртача гомер озынлыгы 79 яшькә җитәргә тиеш. Хәзер ул күрсәткеч Татарстанда – 74, Россиядә – 72 яшь. Кешенең авыру халәттә җан асравы хакында сүз бармый, актив, сәламәт картлык турында сөйлибез”, – ди Татьяна Петровна.
Министр урынбасары Альмир Абашев әйтүенчә, бу уңайдан Казан дәүләт медицина академиясендә 40 табиб-гериатр махсус әзерлек курсларында укый. Гериатрның төп бурычы: дәва билгеләүдән тыш, картларны көндәлек тормышта үзен карарга өйрәтү, аралашырга чакыру, аларда әйләнә-тирәгә кызыксыну уяту. Хастаханәләрдә ел азагына кадәр 140 гериатрия ятаклары булдырылачак. 13 район шул эшкә кушылган. Казандагы сугыш ветераннары госпиталендә ел башында ук бу эшкә керешкәннәр иде. 11 нче һәм 18 нче шәһәр хастаханәләрендә, Чаллыдагы сугыш ветераннары госпиталендә, Чистай, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Буа, Апас, Яшел Үзән, Әтнә районнарында да өлкәннәр өчен аерым ятаклар әзерләнә.
21 нче поликлиникадагы гериатрия кабинетын карагач, Татьяна Петровна кимчелекләрен дә тапты. “Әби-бабайларга кабинет өченче катта ачылган, аны беренче катта урнаштыру әйбәтрәк булыр иде. Бүлмә башка кабинетлардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый, ике өстәл дә ике компьютер. Йомшак кәнәфиләр куеп, шунда кабул итсәң, әби-бабай хәлен сөйләп, ачылып китәр иде, – ди ул. – Олы кешегә күп кирәкми. Бу эшне никадәр әйбәтрәк оештырсагыз, шулкадәр яхшырак, өлкәннәргә хөрмәтегез күренер”.
Гериатрия хезмәте 65 яшьтән узганнарга күрсәтелә. Ул яшьтәгеләр республикада – 21 процент, Россиядә – 22, Европада – 26 процент. “Демография” илкүләм проекты буенча тормышка ашырылучы “Өлкән буын” төбәк проекты буенча быел 546 млн сум акча бүленәчәк.
Фәния Арсланова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat