“Казанны сагынырмын әле”. Төрек консулы туган иленә кайтып китә

Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган үз вазифасыннан китә. Төрек дипломаты “Татар-информ” агентлыгында узган очрашуда ике арадагы сәүдә мөнәсәбәт­ләре турында сөйләде.

Генераль консул әйтүенчә, 2018 елда Татарстаннан Төркиягә 120 миллион долларлык тауар озатканбыз, шул ук вакытта Төр­киядән Татарстанга 194 миллион долларлык тауар кайтартылган. Дөрес, бу төгәл саннар түгел. Монда сүз Идел буе таможня идарәсе аша узган күрсәткечләр турында гына бара. Әле бит безнекеләр Мәскәү һәм башка таможнялар аша да төрек малы кайтара.

Үзара икътисади багланышлар үсә бара. Соңгы елларда Төр­кия­нең республикабызга 2,3 миллиард дол­ларлык инвестиция кер­түе шул турыда сөйли. Россия белән Төр­кия­нең энергетика тармагында хез­мәттәшлек итүе, тә­гаен алганда Төркиядә АЭС коруда катнашуы, диңгез төбеннән нефть үткәргече сузуы – ике ил арасындагы икътисади багланыш­ларның тотрыклы үсүенә яхшы мисал. Төрекләрнең төзелеш, хез­мәт күрсәтү өлкәсендә саллы нәти­җәләр күрсәтүе дә яхшы мәгълүм.

Россиялеләрнең Төркия диң­гез буйларын үз итүен дә яхшы бе­ләбез. “Былтыр Төркиядә Россия­дән алты миллион турист булды. Быел бу сан тагын да артыр дип өметләнәбез. Былтыр Татарстаннан – “Казан” һәм “Бигеш” аэропортларыннан 250 мең турист илебезне гизгән. Әмма татарстанлылар һәм татарлар башка аэропортлардан да күп оча”, – дип сөйләде Әхмәт Садыйк әфәнде.

Журналистлар Генераль консулдан: “Ни өчен Казанга Төркия туристлары аз килә? Мәгълүм сәбәп­ләр аркасында дүрт ел элек ябылган Казандагы Юныс Әмрә үзәге кайчан ачылыр, кайчан эшли башлар икән?” – дип кызыксынды. “Россия туристлары Төркиягә визасыз бара ала. Әмма Төркия туристларына бирегә килү өчен виза кирәк. Бу мәсьәлә уңай хәл ителсә, безнең тарафтан сезгә килергә теләүчеләр һичшиксез артачак, – дип сөйләде Әхмәт Садыйк әфәнде. – Юныс Әмрә үзәгенә килгәндә, үз вакытында КФУда ачылган әлеге оешма тулы канлы мәркәз түгел, аның бер вәкиллеге генә иде. Төрек теле курслары исә КФУда, Халыклар дуслыгы йортында һәм кооператив институтта дәвам итә. Без аларны методик әдәбият белән тәэмин итеп торабыз (бу урында шуны әйтеп китәргәдер: ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр бозылып торганда, Төркиядә бер генә урыс мәдәни үзәге дә ябылмаган иде, димәк, элеккеге мәдәни багланышлар тулаем тергезелмәгән әле. – Р. М.).

Консул әфәнде быел Россиядә һәм Төркиядә, үзара багланышларны ныгыту максатында, туризм һәм мәдәният елы үткәрелүен, бу уңай­дан Татарстанда да төрледән-төр­ле чаралар оештырылуын хәбәр итте. Шуның бер мисалы итеп, журналистларга төрек артистларының балалар өчен оештырган бәйрә­мен, дөресрәге, шуннан бер өзек тәкъдим иттеләр.

Шуны да әйтеп китү кирәктер: Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы вәкалә­тенә Башкортстан, Чувашия, Мари Иле, Мордовия республикаларында, Самара өлкәсендә эш йөртү дә йөкләнгән. Әхмәт Садыйк әфәнде, Казандагы кебек актив булмаса да, әлеге төбәкләрдә дә эш йөртергә тырышуын, Идел буе федераль округының бик күп шәһәрләрен күрүен җиткерде.

Матбугат җыелышының ахыры бераз моңсурак булды. “Бу очрашуда мин сезнең белән хушлашам. Инде китәр вакыт җитте: Казандагы вәкаләтем тәмамланды. Берничә атнадан ватаныма – Төркиягә кайтачакмын. Россиядә дипломат булып эшләү – зур мәртәбә. Монда дипломат булып эшләвемә бик шатмын. Сез – безнең мөһим хез­мәттәшебез. Икътисади гына түгел, тарихи-мәдәни багланышларыбыз ерак заманнардан килә. Ышанам: миннән соң киләчәк консуллар да Төркия – Россия, шул исәптән Төркия – Татарстан багланышларын үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертерләр. Татарстан, Казан безнең өчен зур әһәмияткә ия. Монда машина төзелеше, авыл хуҗалыгы гына түгел, белем бирү, мәдәният, сәнгать өлкәсе дә алга киткән. Казан миңа бик ошады. Кунакчыл, дустанә, матур шәһәр. Казанны сагынырмын әле”, – дип белдерде ахырда дипломат.

Сүз уңаеннан. Әхмәт Садыйк Доган әфәнде Төркия Республика­сының Казандагы Генераль консулы булып 2018 елның 15 гыйнварыннан эшләде. Башкалабызга кил­гәнче, Болгариядә, Софиядә эшлә­гән булган. Төркия законнары буен­ча дипломат чит илләрдә биш елдан артык эшли алмый. Шуңа күрә хәзер эшчәнлеген Әнкарада, Тышкы эшләр министрлыгында дәвам иттерәчәк. Казанга баш консул булып кем киләчәген август азагында яки сентябрь башында беләчәкбез. Төркиядә булачак кандидат инде тәгаенләнгән, әмма аны әле Россия хакимиятләре бе­лән килештерәсе бар.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү