Соңгы көннәрдә Луиза Хәйруллинаның исеме телдән төшми. Ике бала анасын бер банкның Башкортстандагы Салават шәһәрендә урнашкан бүлегеннән 23 миллион сумнан артык акча урлауда гаеплиләр. Аны гаиләсе белән Казанда эзләп таптылар. Иренең сүзләренә караганда, ул моннан берничә ел элек букмекерлык белән мавыгып киткән һәм күп акча оттырып, әҗәткә баткан. Әнә шуларны түләр өчен хатыны банктан 10–100 мең күләмендә акча ташый башлаган. Урынына исә муляж калдырган. Акча беткәч, качарга булганнар. Халык исә ничек итеп озак вакыт банктан кешегә күренмичә акча алып булганга гаҗәпләнә. Ә сез банкларга ышанасызмы?
Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты:
– Дәүләтнеке булган банкларга ышанмый чара юк. Картлык көнгә дигән акчаны шунда сакламый, кайда тотарга соң? Шәхси банклар белән бәйләнешкә кергәнем юк. Без бит – ничә тапкыр акчасын югалткан, алданган буын. Заемнар алып, аны отышлы итәргә омтылган чаклар да булды. Хәзер инде картлыкка дигәне сакланыр дигән өмет белән яшибез. Ул өмет тә юкка чыкмасын иде инде.
Мәрьям Китаева, биш бала анасы:
– Банкларга ышанычым да, сакларлык зур суммада акчам да юк. Ихтыяҗын да күрмим. Булган акчаны тотып барам. Кулланам дисәң, акча чыгарып салырга урын табыла ул.
Нәҗибә Сафина, шагыйрә:
– Пенсиям карточкага килә һәм автоплатеж функциясе булдырганга, шунда ук чыгып та китә. Кайчагында ипи-сөт алырга да җитә. Шуннан гайре бүтән төрле карточкам да, запасым да юк. Бөтен булганы әнә шулай әйләнештә йөри. Бу дөньяда бердәнбер ышаныч – үземә генә. Россия банкларына бернинди ышаныч юк. Мөдәррис Әгъләм, алырга гына килгән кешеләрдән ераграк йөр, дип әйтә иде. Мин тагын да ераграк китәр идем, ни чарадан бичара шушылар белән беррәттән яшәргә туры килә.
Мөнир Абуллин, журналист:
– Пенсия ала торган Сбербанктан башкалары белән эш иткән юк. Караклар бөтен җирдә бар. Урлашуның бер сәбәбе: Россиядәге җәзасызлык. Җәза юк яисә ул йомшак, шуңа курыкмыйча урлыйлар. Банктан да алып чыгалар, инкассаторларга да һөҗүм итәләр. Банктан акча урлау очрагы элек тә булды, киләчәктә дә булачак. Безнекен Америка законнары белән чагыштырсаң, шаккатасың. Самолетларда тавыш чыгаручыларны гына алыйк: бер стюардесса ил Президентына мөрәҗәгать иткәч кенә, Җинаятьләр кодексына өстәмә керттеләр. Анда да штраф кына салына. Америкада самолетта холыксызланучыга 20 елга кадәр төрмә яный.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казандагы Гаилә мәчете имам-хатыйбы:
– Ул ханым турындагы хәбәрләрне даими биреп баралар. Бу хакта ишеткән, укыган саен гаҗәпләнәбез. Банкларда эш барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырылган. Урларга ниятләгән кеше, барыбер, киртәләрне узып, аны булдыра алган. Шайтан аңа юлларын күрсәткән. Банкка ышанасызмы дигәндә, ниндидер тискәре мисаллар аркасында, аны бөтенләй инкарь итеп булмый. Мәчет каршында мәдрәсә төзергә ниятлибез. Аның исәп-хисап счетларын ачарга кирәк. Кардәшләребезнең өлеш чыгарган хәер-сәдакалары шунда җыела.
Мәдинә Гайнуллина, Татарстанның атказанган артисты:
– Банкларга ышанычым кими бара. Элегрәк акчаны банкларга сала идек, күчкән акчаларны да шуларда сакладык. Үзегез беләсез, билгеле банкларда күп кешеләрнең акчалары янды. Минем иремнең абыйлары да, күпме генә судлашып йөрсәләр дә, үзенекен кайтара алмады. Бер банкка гына бераз ышанычым калды. Хезмәт хакларын да, күчү белән, картадан алабыз.
Нурсил Шәймәрданов, заправка хуҗасы:
– Безнең илдә банкта акча тотарлык акча эшләп буламыни ул? Булса, сакларга урын табыр идек әле. Әле менә ягулык станциясен ябарга дип уйлап торам. Авыл җирендә аны тоту бер дә отышлы түгел. 5 тонна бензинны 190 мең сумга сатып алам. Шуннан бары 5-6 мең файда кала. Акча булсын өчен, абзарда 7-8 үгез асрыйбыз.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat