Татарстан спортчылары Җәйге Универсиадада унынчы медален яулады

Татарстан спортчылары Җәйге Универсиадада унынчы медален яулады. Бу юлы уңышка өстәл теннисчысы Сәгъди Исмаилов уңышка иреште.  Ул ир-егетләр ярышында өченче урынны алды һәм бронза медаль гә ия булды. Моңа кадәр бу ярышта Росия спортчыларының уңышка ирешә алган юк иде.

Бу – Сәгъдинең быелны Универсиададагы икенче уңышы. Берничә көн элек ул Яна Носкова белән катнаш ярышта уңышка ирешкән иде.

Шулай итеп, Татарстан спортчылары быелгы Универсиадада барлыгы 10 медаль отты. Моңа кадәр йөзүче Григорий Тарасевич алтын, көмеш һәм бронза медальләр яулады. Егор Куимов 100 метрга баттерфляй алымы белән йөзүдә финишка беренче булып килде. Алар икесе эстафета ярышында тагын бер бронза отты. Ирина Приходько 800 метрга ирекле йөзүдә һәм иптәшләре белән 4х200 метрлы эстафетада өченче булган иде. Суга сикерүче Карина Шклярның да бронза медале бар.


Фикер өстәү