Дөресен әйткәндә, әлеге тема белән ныклап кызыксына башлаганчы, шәхси хуҗалыклардан тыш җиләк-җимеш агачларын үстерү республикада юк дәрәҗәсендә дип уйлый идем. Һәм, яшермим, аның ихтыяҗын да әллә ни күрми идем. Тик бакчачылык юнәлешендә эшләүче фермерларның карашлары башка төрле булып чыкты. Бакча җиләге һәм җиләк-җимеш агачлары үстерү Татарстанда ни дәрәҗәдә киң җәелгән? Аларга сорау бармы? Ничек саклыйлар һәм эшкәртәләр? Фермерлар белән бергәләп әнә шул сорауларга җавап эзләдек.
Җиләк чоры
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов фикеренчә, берничә елдан Татарстан төшле җимеш культураларын үзенә җитәрлек күләмдә җитештерә алачак.
– Соңгы елларда фермерлар җиләк культуралары, күпьеллык үсентеләр белән актив шөгыльләнә башлады, – дигән иде министр быел журналистлар белән очрашуда.
Республикада, шәхси хуҗалыкларны да кертеп, җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары 8,3 мең гектар мәйданда үсә. Әйтик, Әлмәт районында “Яшелчә үзәне” дип аталган масштаблы проект эшләп килә. “Авыл” кооперативы буларак берләшкән 16 фермер 110 гектар мәйданда яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә. Чөгендер, кишер, пекин, төсле һәм гади кәбестә, брокколи кебек яшелчәләрдән тыш, монда кура җиләге, карлыган, бакча җиләге, кара бөрлегән сатып алырга мөмкин. Узган ел биредә 3 мең тонна сыйдырышлы җимеш саклагыч төзелде. Моннан тыш, шул ук Әлмәттә “Җиләк үзәне” җәмгыяте дә шактый уңышлы эшләп килә. Узган ел алар 9 млн сум табыш алган. Биредә үскән бакча һәм кура җиләге, карлыган үсентеләре Россия төбәкләренә һәм Татарстанга тарала. Җиләк культуралары үстерү буенча фермер хуҗалыклары да нәтиҗәле эшләргә омтыла. Узган ел, мәсәлән, Илназ Харрасов һәм Ренат Азизов “Эш башлаучы фермер” программасы буенча 1,5 млн сум грант откан.
Белгечләр фикеренчә, бакча җиләген үстерү отышлы, чөнки сату белән проблема юк. Бу шөгыльне аеруча зур шәһәрләргә якын булган районнар үз иткән. Шулай булмыйни, җиләкнең бер килограммын 250–280 сум дип алсаң, бер килограмм ит бәясе бит бу! Быел әлеге юнәлештә 9 кеше грант откан иде. Димәк, тагын 14 гектар җирдә яңа бакчалар барлыкка киләчәк дигән сүз.
Өмет – интенсив бакчаларда
Татарстанда 2017 елда интенсив бакчалар утырту программасы да эшли башлады. Нәкъ менә аларга җитәкчеләр зур өметләр баглый да. Үзенең бер чыгышында авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов:
– Бакчачылык белән элек ныклап шөгыльләнә идек. Әмма соңгы елларда продукцияне сату бәясе түбән булу сәбәпле, эшкәртү предприятиеләре дә таралып бетте. Шул ук вакытта җиләк-җимеш үстерү буенча без икенче сулыш алып киләбез. Бүген күбрәк интенсив бакчалар тотабыз, – дигән иде.
Гадәти бакчалардан аермалы буларак, җимеш агачлары (алмагач, чия, слива, груша) монда кыска һәм ян-як ботаксыз (колоновидный) булып үсә. Үстерү технологиясе дә аерыла. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге белгечләре “ВТ”га биргән мәгълүматлары буенча, интенсив бакчалар 2017 елда – 59, 2018 елда – 110, быелның язында 68 гектар мәйданда утыртылган. Көз көне тагын 100 гектар яңа бакчага нигез салыныр дип уйлыйлар. Әлегә мондый төр бакчалар Мамадыш (2 хуҗалык), Буа (2 хуҗалык), Чүпрәле районнарында киң җәелеп килә. Алар барысы да крестьян-фермерлык хуҗалыгы булып теркәлгән.
Дөрес, әлеге агачларның беренче җимешләрен, ким дигәндә, 3 елдан соң гына татып карарга мөмкин булачак. Белгечләр барлык утырткан агачлар да җимеш биргән очракта, бер гектардан 400 центнердан артык уңыш алып булыр дип өметләнә. Шулай булгач, чыгымнар – биш елдан, ә бәлки аннан да иртәрәк капланыр ди, алар. Дәүләт тә ярдәмен зурдан күрсәтергә уйлый, чөнки интенсив җиләк-җимеш бакчасы төзү өчен тотылган чыгымнарның бер өлеше субсидия рәвешендә кире кайтарыла. Бер гектар интенсив бакча утыртуның бәясе – 1 млн сум тирәсе. 2017-2018 елларда шуның 300 мең сумы субсидия рәвешендә кайтарылган.
Әлегә республикада мондый төр бакчаларның иң зурысы – Мамадыш районының Каен Аланы авылында яшәүче Оксана һәм Алексей Писцовлар хуҗалыгында. Чаллыдагы бизнесларын калдырып, авылга кайтып төпләнгән фермерлар 2018 елда – 50 гектар алмагач бакчасы, быел 50 гектар чия һәм 10 гектар груша утырткан. Көзен тагын – 40, киләсе елга 100 гектар алма бакчасы утыртмакчылар. Оксана Писцова әйтүенчә, әлеге агачлар 3-4 елдан соң җимеш бирә башлаячак. Ә инде тулысынча мул уңыш җыеп алу бишенче-алтынчы елга гына насыйп булачак.
– Моңарчы җиләк һәм кура җиләге үстердек. Сату белән бернинди дә проблема юк. Сораучыларның нибары 5 процентын гына канәгатьләндерә алабыз. Үзебезгә килгән кешеләрне күршедәге җиләк үстерүчеләргә җибәрәбез хәтта. Сатып алучылар арасында Татарстан гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Башкортстаннан килүчеләр дә күп. Шуңа күрә безнең иртән җыйган җиләкләрне төштән соң алып та бетерәләр, – ди алар.
Хуҗалыктан халыкның өзелмәвенең тагын бер сәбәбе бар: Писцовлар – Татарстанда “органик җиләк” сертификаты булган бердәнбер фермерлар. Ягъни алар барлык җиләкләрне дә химия кулланмыйча гына үстерә.
– Җиләкне күп кеше балаларына ала. Ә аларның ризыкларына аеруча да сак карарга кирәк. Җиләк бит ул бөтен агуны үзенә бик тиз сеңдерә. Хәтта ниндидер ашламаны артыгын кулланып җибәрү дә җиләкнең сыйфатына бик зур йогынты ясарга мөмкин, – ди Оксана Писцова.
Булганны ничек сакларга?
Үстерүен үстерәләр, тик менә саклау һәм эшкәртүне генә җайга сала алганнары юк әлегә. Республикада җиләк-җимеш эшкәртү цехы юк. Саклагычлар җитәрлек күләмдә булып, эшкәртү цехлары да эшли башласа, табыш та күбрәк керер иде анысы. Ә болай акчаның күпчелек өлеше арадашчылар кесәсендә кала.
– Җиләк – тиз бозыла торган культура. Аны шундук туңдырырга кирәк. Өзеп алганнан соң бер сәгать эчендә шок алымы белән туңдырылган җиләк кибет суыткычында ярты ел тора ала. Гадәттә, җиләкне суыткычтан алгач, аның суы агып бетә. Ә шок алымы белән туңдырылганныкы алай булмый. Моны соңрак эшләгән саен, саклану вакыты да кыскара бара. Шуңа күрә әлеге культураны үстерүчеләр болай мәшәкатьләнеп тормый, җыялар да шунда ук сатып җибәрү ягын карыйлар, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.
Эшкәртү бөтенләй үк юк та түгел үзе, тик республика күләмендә караганда ул бик кечкенә. Узган ел “Кукмара РайПО” кооперативы халыктан һәм фермерлардан җыелган яшелчә, җиләк-җимешне туңдырып саклау һәм эшкәртү буенча эш башлаган. Кооператив җитәкчесе ярдәмчесе Илһаметдин Зарипов әйтүенчә, алар кыяр һәм помидорны тозлый, солянка, борщ әзерли, җиләк-җимешләрнең бер өлешен туңдыралар, бер өлешеннән кайнатма, джем, компот ясыйлар.
– Шунысы бар: без кыйммәткә сатып ала алмыйбыз. Аны эшкәрткәч, әзер продукт алтын бәясендә йөриячәк. Аларны үзебезнең кибетләргә куябыз, мәктәпләр белән эшли башладык. Безнең продукцияне халык гадәттә кыш көне сатып ала. “Ашан”, “Зельгрос” кебек кибетләр дә үзләренә кую тәкъдиме белән чыккан иде. Чөнки халык үзебездә үскән, җитештерелгән ризыкка өстенлек бирә икән. Ләкин аларга зур күләмдә һәм даими рәвештә кирәк. Без алай булдыра алмыйбыз. Иң зур проблемабыз – эшчеләр табу. Киләбез, эшлибез, дип ашкынып торучылар юк, – ди Илһаметдин Зарипов.
Андый эшкәртү цехын булдыру ихтыяҗы турында Югары Ослан районындагы данлыклы “Заря” хуҗалыгы (элеккеге “Татплодоовощпром”) җитәкчелеге берничә ел сөйли инде.
– Бик кирәк шул, тик менә башкарып чыгар өчен акча гына җитми, – дип көрсенә директор урынбасары Ринат Миначев.
212 гектар мәйданда алмагач, груша, слива, чия, карлыган, бакча һәм кура җиләге үстерүче хуҗалык өченче ел гына 1000 тоннага исәпләнгән җиләк-җимеш саклагычы төзегән иде. Алмаларны кышка кадәр шунда сакласалар, җиләкләрне исә җыеп алу белән үк сатып бетерәләр.
– Узган ел алма бәясе 30-40 сумнан артмады. Бу арзан инде. Быел да алма уңышы узган ел кебек үк булырга охшап тора. Бакча һәм кура җиләге, карлыган былтыргыдан күбрәк булыр төсле. Ә менә чия, слива юк быел, – ди ул.
Әгәр соңгы өч елда интенсив ысул белән утыртылган яшь җимеш агачлары мул уңыш бирә башласа, булган җиләк саклагычларның гына җитмәячәге көн кебек ачык.
Бу мәсьәлә Буа районының Бик-Үти авылында яшәүче Миләүшә һәм Җәмил Дәүләтшиннарны да борчый. 8 гектар мәйданда 9700 төп агач (алмагач, кура җиләге) утырткан хуҗалык моның белән генә чикләнеп калмаска уйлый.
– Хәлебез, көчебез, мөмкинлегебез булса, бер гектарга 2500 үсенте утыртырга хыялланабыз, – диде безгә Миләүшә Дәүләтшина. – Авырлыкларга килгәндә, тәҗрибә һәм белемебез җитеп бетмәүне әйтер идем. Барысын да үзең эшләп, үзебезнең табигать шартларында үстереп карамыйча, уңай нәтиҗәгә ирешеп булмый. Аннан соң иң зур проблема – үсенте табу. Питомникларда алганнар безгә туры килми. Уңышлы сортларны табу бик кыен.
Утыртылган җимеш агачлары мул уңыш бирә башлагач, тырышлыкларыбыз юкка чыкмас микән, дигән куркулары барлыгын да яшерми Миләүшә ханым.
– Шуның кадәр тырышып үстергән җимешләребез әрәм булмасын иде, җир тутырып ятмасыннар иде инде, дип тә телибез. Бакчаны бик тырышып утыртырга мөмкин, ләкин аны саклап калу тагын да авыррак. Һәр агачны бала тәрбияләгән кебек кадерләп үстерергә кирәк. Саклауга килгәндә, бизнес-планны төзегәндә үк алдан карап эш итәргә туры килә. Шуңа күрә бакчада җәйге алмалар барлык мәйданның нибары ун процентын гына алып торырга тиеш. Август ахыры – сентябрь башында җыела торган көзге алмаларны (30 проценты) яңа елга кадәр сакларга мөмкин. Ә инде октябрьдә өлгерә торган сортны (70 проценты) кыш беткәнче, яз башына кадәр саклап була. Шуңа күрә алма саклагыч һичшиксез кирәк булачак. Мин үзем кура җиләгеннән кайнатма ясарга да хыялланам, ләкин әлегә барысына да вакыт һәм акча кирәк. Эш искиткеч күп, – ди Миләүшә ханым.
Нәтиҗә
Авырлыклары, җайга саласы мәсьәләләре булса да, теләк булганда, яшелчә, җиләк-җимешне безнең шартларда да рәхәтләнеп үстереп була икән, дигән нәтиҗәгә килдек. Сатып алучысы да, кайдадыр теләсә нинди шартларда җитешкән җиләк-җимешкә караганда, үз туфрагыбызда үскәнне алып ашар иде. Димәк, бу юнәлештә эшләргә дә эшләргә әле. Әнә бит, күпләр шикләнеп, куркып торганда, Писцовлар тотканнар да эшләгәннәр. Һәм шактый уңышка ирешкәннәр. Бүгенгедән бик канәгатьләр.
– Миңа калса, бу юнәлешнең киләчәге бар. Җиләк-җимешкә сорау зур. Эш башлаучы фермерларга куркырга кирәкми. Агроном булып тумыйлар, аңа тормыш өйрәтә. Теләк бар икән, өйрәнергә бервакытта да соң түгел. Соңгы вакытта үзебезгә дә киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләр арта һәм без аларда көндәшлек күрмибез, – ди Оксана Писцова. – Чөнки республика халкына алма да, җиләк тә җитми. Чит илдән бик күп күләмдә алма кертелә. Күз алдына китерәсезме, Польшада алмагачларны бер сезонга 36 тапкыр эшкәртәләр. Безнең әлеге культураны Европадан алып кайта торган дусларыбыз бар. Алар аның нинди шартларда үскәнен күргәч, үзләре бер генә алманы да ашамый.
Зөһрә Садыйкова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat