ЮХИДИ штрафларын түләмәүчеләргә дәүләт хезмәтләреннән файдалануны чикләмәкчеләр

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф түләмәүчеләргә кайбер дәүләт хезмәтләреннән файдалануны чикләргә тәкъдим иттеләр. Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисенең беренче урынбасары Вячеслав Лысаков шундый инициатива хакында сөйләде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Әгәр автомобиль хуҗасы штрафларын түләми һәм аларның күләме иң югары ноктасына җиткән икән, сәламәтлек һәм өченче затларның мәнфәгатьләре хакында сүз бармаган очракта, билгеле бер дәүләт хезмәтләреннән (әйтик, паспорт алыштыру, белешмә алу) файдалануны чикләргә тәкъдим ителә», — дип ачыклык кертте парламентарий.

Шул ук вакытта, Лысаков ике елдан соң ЮХИДИ штрафларының автоматик рәвештә юкка чыгуын көтүчеләргә зарланды һәм штрафларны тиз арада түләгән өчен 50 процентлы ташлама булмаса, штрафларын түләмәүчеләр саны тагын да күбрәк булыр иде, дип белдерде.

Суд приставлары мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2019 елның беренче биш аенда түләнмәгән ЮХИДИ штрафлары турында карарлар саны 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда 20 процентка диярлек артып, 22,4 миллионга җиткән.

«Татар-информ»


Фикер өстәү